Якшәмбе, 29.01.2023, 09:56
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Яңалыклар архивы

Бүген мәктәптә "Бәйрәм белән, егетләр!" - дип аталган кичә булды. Һәр класс кызлары үз классларында укучы егетләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар

Просмотров: 535 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 22.02.2017 | Комментарии (0)

      21 февраль - халыкара туган тел көне. Безнең телебез - татар теле, дөньядагы телләр арасында күренекле урын тотучы тел.

    Бүген А.Т.Ахмадуллина һәм Р.С.Шагидуллина татар теленә багышланган музыкаль композиция оештырдылар. Туган телне ярату, аны үстерү рухында оештырылды бу кичә. Кичәдә танылган язучылар, сәнгать ияләренең тел турында үлмәс фикерләре яңгырады. Татар теле турында шигырьләр, җырлар тыңланды. Кичә Г.Тукайның татар гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән йомгакланды.

Просмотров: 481 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 22.02.2017 | Комментарии (0)

 Бүген патриот-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 111 ел. Шушы уңайдан мәктәптә М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына  багышланган әдәби-музыкаль композиция оештырылды. Кичәдә Мусаның үлемсез җырлары, шигырьләре яңгырады. Шагыйрьнең биографиясе белән укучылар яңадан таныштылар. Кичәнең икенче өлешендә укучылар М.Җәлил шигырьләрен укыдылар, шул шигырьләрне яклап, иҗат проектлары белән таныштырдылар. 

Просмотров: 460 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 21.02.2017 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 5