Шимбә, 20.04.2024, 06:17
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2017 » Декабрь » 1 » "Мәрҗани" автомарафоны бездә кунакта
20:00
"Мәрҗани" автомарафоны бездә кунакта

     Арча муниципаль районы хакимияте, "Казан арты" тарих-этнографик музее 2017 нче елның 29 ноябрендә Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан автомарафон оештырды. Марафонның беренче тукталышы Ташкичү авылында булды. Ташкичү авылы атаклы галим Ш.Мәрҗани, язучы М.Галәү исемнәре белән данлыклы.  Марафонда катнашучыларны Ташкичү төп мәктәбендә Ш.Мәрҗани музеенда каршы алдылар. 7 класс укучысы Гараев Әсхат, тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова Ш.Мәрҗани музее белән таныштырдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина марафонда катнашучыларны М.Галәү истәлегенә оештырылган стенд белән таныштырды, иҗаты, фаҗигале язмышы турында сөйләде.

Карау: 561 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментария: 0
avatar