1886 нчы елда Арча ягы дөньяга ике даһине тудырган. Аның берсе - бөек Тукай, икенчесе татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салган М.Галәү. Мәхмүт Галәүнең туган көне дә, үлгән вакыты да бик серле. Энөеклопедиядә туган 8 сентябрь дип бирелсә, ул үзе 8 ноябрьдә туганмын дип яза. Үлгән елы 1938 нче ел дип бирелсә, архив материалларында 1937 нче ел дип күрсәтелә. Шунысы билгеле: ул Ташкичү авылында туган, 11 яшькә кадәр яшәгән. Бүген мәктәптә М.Галәүне искә алу укулары үткәрелде. Аның үлемсез әсәрләре искә төшерелде. |
Вафина Альфия Альфритовна https://sites.google.com/site/himiaanglijskijazykvafinaaa |
Бүген илебез халкы олы бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә бу бәйрәм кысаларында волейбол ярышлары оештырылды. Мәктәбебезне тәмамлап, Татарстанның төрле почмакларында яшәүче ир-егетләребез кайтты бу ярышларга. Әтнә, Биектау районнарыннан, Арча, Казан шәһәрләреннән кайтканнар иде алар. Киеренке ярышта яшьләр командасы җиңеп чыкты.
&nbs ... Тулырак мәгълүмат» |
2019 нчы елның 16 ноябре Ташкичү авылы халкы исендә озак сакланыр. Бу көнне авылда мәктәп ачылуга 90 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә шушы мәктәпне тәмамлаучылар, мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар, беренче укыту эшен башлап, бүген республикабызның төрле почмакларында яшәүче һәм эшләүче укытучылар чакырылды. Бәйрәмдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И.Гарифзянов, Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе бүлеге" җитәкчесе Р.Д.Мөһәммәдияров катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Кунаклар мәктәп тормышыбелән бәйле истәлекләрне яңарттылар, мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәгебелән таныштылар.
  ... Тулырак мәгълүмат» |
Киножурнал Татарстан, №4, 1937г |
Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Ташкичүдә. |
Кырык эшең торсын кырык якта, Таһир ШӘМСУАРОВ |
|
|
|