Шимбә, 27.04.2024, 04:57
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2017 » Август » 29 » Ш.Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы тиз арада реставрацияләнергә тиеш дип саныйбыз – А.Гайнетдинов
14:01
Ш.Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы тиз арада реставрацияләнергә тиеш дип саныйбыз – А.Гайнетдинов

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы табигый рәвештә җимерелеп, уалып бара. Арча районы Ташкичү авылы зиратында аларның икесенә бер кабер ташы куелган. Бу хакта “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов хәбәр итте.

“Өлешчә җимерелгәнгә күрә, кабер ташының текстына да зыян килгән. Без бу таш тиз арада реставрацияләнергә тиеш дип саныйбыз”, - ди галим.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Бохара мәдрәсәсендә белем алгач, башта Казан өязе Ябынчы авылында (хәзерге Әтнә районы) укыта, аннан Арча районы Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем бирә. Ш.Мәрҗани дә 4 сыйныфны әтисе мәдрәсәсендә тәмамлый. Әнисе Хөбәйбә исемле була. Ул Ш.Мәрҗанигә 5 яшь булганда үлеп китә.

Айдар Гайнетдинов, Арча районы зиратларында булып, XV гасырдан алып 1939 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнгән. Шиһабетдин Мәрҗанинең калган туганнары (әби-бабасы, энесе һ.б.) каберләре дә игътибардан читтә калмаган. Нәтиҗәдә “Арча районы эпиграфик истәлекләре” дигән хезмәт язылган.

Римма Гатина.

tatar-islam.com

Карау: 675 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментария: 0
avatar