Пәнҗишәмбе, 25.04.2024, 13:25
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2018 » Апрель » 27 » Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары берләшмәсенең күчмә утырышы
13:29
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары берләшмәсенең күчмә утырышы

20 апрельдә Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең “Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә” темасына багышланган күчмә утырышы булды. Чарага республика районнарындагы хатын-кыз депутатлары берләшмәләре җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре килгән иде. Күчмә утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. 

Утырышка килгән хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре ул көнне эшне районның социаль һәм мәгариф учреждениеләре белән танышудан башлады. Моның өчен алар Ташкичү авылына юл алды. Кунаклар Ташкичү балалар бакчасында булдылар, мәктәптә Хәбибуллиннар гаилә династиясе белән очрашуга багышланган сыйныф сәгатен карадылар, Шиһабетдин Мәрҗани музее белән таныштылар. Балалар һәм ата-аналар кул эшләреннән торган күргәзмә аларны аеруча сокландырды. Биредә чөгендер чәчә, үлән турый, бау үрә, бәрәңге кисә, тимераяк кайрый торган җайланмаларны күреп таң калдылар. 

— Һәр уку елы ахырында балалар үзләренең иҗат проектларын тәкъдим итә. Кечерәк сыйныфларда алар гадирәк булса, ел саен катлаулана бара. Ә олимпиадаларда катнашырга, җиңәргә теләгәннәр аларның тагын да катлаулырак формаларын эзләргә мәҗбүр, — диде технология укытучысы Рөстәм Камалиев. 

Чираттагы тукталыш – Ташкичү мәдәният йорты. Биредә кунакларны үзләренең матур көйләре белән мәңге яшь “Өммегөлсем” фольклор ансамбле (җитәкчесе Розалия Насыйбуллина) каршы алды. Ә сәхнәдә аларга республикада бердәнбер булып безнең районда оештырылган “Авылым күрке – яшь гаилә”, “ Төп йорт килене” бәйгеләре җиңүчеләре Кышкардан Зариповлар гаиләсе һәм Якты Көннән кайнанасы Рауза апа белән килгән Лилия Муллагалиева чыгышлары күрсәтелде. Чигүле киемнәре, урын-җирләре белән авыл өе эче, авыл хатын-кызларының кул эшләре белән күргәзмәләр, төп йорт киленнәре төзегән шаҗәрәләр янында да кунаклар тоткарланырга мәҗбүр булды.

http://arskmedia.ru

Карау: 501 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментария: 0
avatar