Мәктәп директоры. Беренче карашка гади генә сүзләр бу. Ә төптән уйласаң, ул башкара торган эшнең никадәр кыен, четерекле булуына төшенәсең. Мәктәп директоры - укучылар, укытучылар, ата-аналарның акыллы киңәшчесе, остазы, һәркемгә дөрес юл күрсәтә алырлык тәҗрибәле, тирән белемле педагог ул. Арча районы Ташкичү урта мәктәбе директоры Насибуллина Рузалия Ибраһимовна әнә шундый сыйфатларга ия. Ул 35 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган.

Насибуллина Р.И. 1949 нче елда Иске Иорт авылында туа. Сигезьеллык белемне Өчиле мәктәбендә ала. Урта белем алу өчен 5км ераклыктагы Субаш-Аты урта мәктәбенә барып укый. Аны 1967 елда медаль белән тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1967 елның 1нче сентябрендә Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелә. 1970 елдан Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм музыка укытучысы булып эшли. 1972 нче елда үз теләге белән өлкән пионер вожатый эшенә күчә. Шул көннән башлап ул балаларның якын дусты,яхшы тәрбиячеҗиңәшче, оста оештыручы булып китә.Мәктәп-тә җыр дәресләре алып бара. Драм-хор, фото түгәрәген җитәкли. Шул еллардан башлап мәктәпнең пионер дружинасы алдынгы сафларга баса, үзешчән сәнгать коллективы ел саен призлы урыннар ала,

            Укучыларның белемгә карашы үзгәрә. Алдынгы укучылар белән Ка­зан, Ульяновск шәһәрләренә, Ленино-Кокушкино музейларына экскурсияләр, походлар оештыра. Бөтен йөрәген, күңелен биреп эш­ләүче кызны Бөтенсоюз пионер оешмасы " Иң яхшы вожатый" значо­гы һәм почет грамотасы белән бүләкли. Ул чорларда аның алган мак­тау кәгазьләре санап бетерерлек түгел. Әнә шундый булганы өчен аны хезмәттәшләре хөрмәт итә һәм җитәкче постына тәкъдим итәләр. 1986 елда аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. 1987- 93 нче елларда завуч булып эшли. 1993 нче елдан урта мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ул иҗади эшләүче, инициативалы, киң белемле, яңалыкка омтылучы, мәктәпнең укыту-тәрбия эшенә яңалыкларны кыю кертүче укытучы-директор. Аның тырышлыгы белән мәктәптә бердәм тату коллектив тупланды, заман таләпләренә туры килә торган уку кабинетлары җиһазландырылды. Ул - "Халык мәгарифе отличнигы", "Әйдәп баручы җитәкче".

    Мәктәптә ул вакытта 150 бала белем һәм тәрбия ала. Шуларга 29 укытучы белем бирә. Мәктәптә 1 филология фәннәре кандидаты, 12 укытучы 1нче категорияле, 5се икенче категория­дә.Барысы да белгечләр, югары белемле. Мәктәп 1986 елдан үз кон­трольдә эшли. 1990 елда " Ел мәктәбе " исемен яулады. 1996 елда республика авыл мәктәпләре арасында 2 нче урынны алды. Мәктәптә укуга караш тамырдан үзгәрде. 45-50% укучы 4 һәм 5 билгеләренә укый. Мәктәпне соңгы 5 елда 63 укучы тәмамлады, шуларның lie ВУЗларда, 8е техникумнарда укый.

Мәктәпнең   район,   республика   буенча   олимпиадаларда ирешкән уңышлары байтак.

Р.И. Насибуллина мәктәпнең материаль базасын ныгыту өстендә эшли. ГАЗ-66, Москвич-412 машиналарын алды, мәктәпкә, ашханәгә газ кертте. Күп кенә төзелеш эшләре алып барды.

Мәктәптә укыту-тәрбия эше эчтәлек ягыннан нык үзгәрде. Укыту-тәрбия барышында идея юнәлешен көчәйтү, төрле фәннәрнең бәйләнешен тәэмин итү, укытуның яңа алымнарын куллану максатлары куелды.

Мәктәптәге 29 укытучының 12 се Рузалия Ибраһимовнаның элекке укучылары. Аларның педагог һөнәрен сайлавына директорның үрнәге, аның эш стиле, үз эшенә намуслы карашы зур йогынты ясагандыр. Ул үзе дә бу һөнәрне гаилә традициясе итеп ка­бул итә.

Аның әнисе Сөләйманова Нәзирә Мотаһар кызы 33 ел гоме­рен балаларга багышлаган мөгәллим. Ул 17 яшеннән укытучы булып эшли башлый. Аның укучылары тирән белемле булдылар, тормышка өйрәнделәр. Республика күләмендә танылган Востокгаз-трест началь­нигы Шиһабиев Тәлгать Нигъмәтҗан улы - аның укучысы. Бөек Ва­тан сугышы елларында һәм сугыштан соң тернәкләнеп килгән авыл­ларда бик авыр шартларда эшли. Субаш Аты, Югары Аты, Наласа,Тү-бән Аты авылларында башлангыч мәктәптә эшли. 1947 нче елда Иске-Иорт башлангыч мәктәбендә укыта башлый.Үзе дә 6 бала тәрбия­ләп үстерә. Ул килгән гаиләдә дә Сөләйманов Гыйлмиҗан, Сөләйма­нова Фәймә, иренең туганнары укытучылар булган.

Рузалия Ибраһимовнаның үз гаиләсендә дә аның эшен дәвам иттерүчеләр бар.

    Кызы Раилә Камилевна Казан дәүләт педагогия институтын Кызыл диплом белән тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен алып чыкты.