1992 нче ел Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты

Габдраупов Равил Габдраупович

 

   Актив җәмәгать эшлеклесе, агитколлектив җитәкчесе, лектор, пропагандист,  авыл советы депутаты... Тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар рононың хезмәт грамоталары, тәбрикләү хатлары иясе. Халык мәгарифе отличнигы,  “Әйдәп баручы җитәкче”, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. Бу кеше – Ташкичү урта мәктәбе директоры Равил Габдраупович Габдраупов.

   1933 нче елда Арча районының Үгез-елга авылында туа ул. Башлангыч мәктәпне үз авылларында, урта белемне Үгез-Елгадан 20 км ераклыкта урнашкан Яңа Кенәр авылына йөреп ала. 1957 нче елда армия сафларыннан әйләнеп кайткач, Шушмабаш авылы китапханәсендә эшли башлый, 6 айдан соң “Северный” совхозының комсомол секретаре итеп сайлана. Тырыш, кешеләр белән уртак тел таба белүче яшь егетне 1960 нчы елның 1 нче сентябрендә Ташкичү җидееллык мәктәбенә хезмәт һәм физкультура укытучысы итет билгелиләр. Шушы көннән башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр Равил абыйның тормышы Ташкичү авылы белән бәйле.

   Равил Габдраупович үз белемен күтәрү өстендә тырышып эшли, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, тарих укытучысы дипломы ала.

   1967 нче елдан Равил Габдраупович тынгысыз хезмәткә - мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ул вакытта мәктәп 2 бинада урнашкан. Иң кыены мәктәпне җылыту һәм укытучыларны утын белән тәэмин итү мәсьәләсе тора. Хуҗалык эше белән шогыльләнү мәктәп директорының күп вакытын ала. Беренче эше итеп иске клуб бинасын ашханә, Кысна авылы  мәчетен башлангыч класслар өчен укыту бинасы итеп күчереп салудан башлый. Тора-бара ике мәктәп бинасын да пар белән җылытуга көйләүне оештыра. Ике бина арасында йөреп уку балаларга да, укытучыларга да зур кыенлыклар тудыра. Заман таләпләренә җавап бирерлек мәктәп бинасы булса, укыту-тәрбия эшенең тангын да югарырак буласына төшенә ул. 1976 нчы елдан яңа мәктәп бинасы өчен прект артыннан йөри башлый. 1984 нче елда мәктәп урта мәктәп статусы ала. Ашытбаш һәм Иске Ашыт тулы булмаган урта мәктәпләреннән дә балалар килеп укый башлагач, мәктәп бинасын салу эше тизләнә. Һәм, ниһаять, 1986 нчы елда  типовой проект белән 320 балага исәпләнеп төзелгән урта мәктәпнең яңа бинасы сафка керә. Ашханәсе, спортзалы, иркен 17 кабинеты, лабораторияләре , китапханәсе, туалеты булган мәктәп тирә-яктаты педагогларны бик кызыктыра. Равил Габдраупович мәктәпне ныклы белемле, үз эшенә бирелгән кадрлар белән комплектовать итә башлый. Шушы елдан мәктәп үз контрольлегендә эшли башлый. 1990 нчы елда район мәктәпләре арасында барган “Ел мәктәбе” конкурсында беренче, 1996 нчы елда республика күләмендә узган конкурста 2 нче урынны яулый. Укучылар район, республика күләмендә узган олимпиадаларда призлы урыннар яулый башлыйлар. Бигрәк тә татар теле, химия, математика фәннәре буенча уңышлар күп була. Бу фәннәр буенча республика күләмендә дан казаналар. Мәктәп укытучыларының тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен, район, республика күләмендә семинарлар, конференцияләр оештырыла, вакытлы матбугатта материаллар күренә башлый. Укучылар һәм укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып, мәктәпне тәмамлаучылар арасында алтын, көмеш медальгә лаек булучылар арта.

   Укучыларның дәрестән тыш вакытын оештыру эше күзгә күренеп җанлана. Драмхор, фото, хореография түгәрәкләре эшли башлый. Алдынгы укучылар белән Казан, Ульяновск, Мәскәү шәһәрләренә, Ленино-Кокушкино  авылындагы музейларга, Мари Илендәге пыяла заводына, Лесхоз урманчылыгына  экскурсияләр, походлар оештырыла. Тимурчылык эше киң җәелә. Пионер дружинасы районда беренчеләрдән булып “Уң флангтагы” исемен йөртә башлый.

  Равил Габдраупович директор булып эшләгән чорда мәктәпнең материаль-техник базасы ныгый. ГАЗ-66, Москвич-412 автомобильләре алына. Кабинетлар заманча җиһазланыла. Шул чорда кирәкле барлык күргәзмә материал, техник средство булдырыла. Укытучылар 5 киноаппаратура, 10 телевизор, 9 кадоскоп, 1 видеомагнитофон кулланып, балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү өстендә эшлиләр.

   Мәктәпнең тәҗрибә участогында эшне җайга салуда да роле зур Равил Габдрауповичның. Моңарчы төрле җирдә урнашкан участокларда эш алып барылса, яңа мәктәп бинасы салынгач, мәктәп янында 0,5 га мәйданда җир участогы да алырга ирешә. Участокта тәҗрибә эше, кыш көне җитәрлек күләмдә җиләк-җимеш, яшелчә үстерә башлыйлар, артык продуктны район, республика күләмендә уза торган ярминкәләрдә саталар. Сатудан кергән акча ятим балалар, аз керемле гаиләләргә бирү, бәйрәмнәр үткәрү өчен тотыла.

   Тырыш хезмәте, татар мәгарифенә керткән уңышлары өчен 1992 нче елда Равил Габдраупович Габдрауповка Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә.

   Равил Габдраупов 1993 нче елдан  лаеклы ялда. Пенсиягә киткәч тә ул халыкка хезмәт итте. Күп еллар ветераннар советын җитәкләде. Авыл яшьләрен тәрбияләү, хөкүмәт карарларын халыкка җиткерү буенча армый-талмый эшләде.

   2008 нче елда вафат.