Сишәмбе, 20.02.2018, 11:01
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Фотоальбом » Мәктәп тарихы » Музей

Музей

Ши­һаб хәзрәт

Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Бер җан белән тиздән милләт бәйрәм итә,
Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисеме үлек, исеме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!

“Таттелеком” милли элемтә оешмасында эшләү­челәрне моннан ике ел элек а Мәр­җани­нең туган нигезе – Әтнә районының Ябынчы авылына истәлек ташы куйдылар, чиш­мәне яңартты­лар. Ис­тәлек ташы янында мәр­мәр­гә Тукайның шушы шигыре языл­ган иде. Быел Ши­һа­бетдин Мәрҗани мәд­рә­сәдә укыган һәм укыткан Арча районы Ташкичү авылы мәк­тәбендә музей ачылды. Мәк­тәп алдындагы мәр­мәр ташка да Тукайның “Ши­һаб хәзрәт” дигән шигыре уеп язылган. Бу очраклы хәл тү­гел. Музей ачучылар – шул ук элемтә­челәр, әлеге ике шәхеснең татар дөнья­сын­дагы урынын дөрес бәя­лә­гәннәр.

Музейда Шиһабетдин хәзрәт кулъязмаларының төп нөсхәләрен күрү миңа бераз гаҗәп тоелды. Бит музейларда, гадәттә, документ-кулъ­язмаларның күчер­мә­ләре генә саклана. “Каян алдыгыз?” – дип төп­ченә башлагач элемтә оешмасында эшләүче мәгълүм шагыйребез Рөстәм Зәкуан: “Таптык инде”, – дип кенә куйды. Музейда бер китапка тап булдым. Андый китап беркайда да юк. “Нужен ли XXI веку “татарский Геродот – Марджани?” – дип атала ул.
Бактың исә, элемтәче егетләр ислам динен кабул иткән урыс егете Джаннат (Җәннәт) Сергей Мар­кус­ның Шиһабетдин Мәр­җани нә­селе вәкилләре белән әңгә­мәләрен табып-туплап шуларны китап итеп чыгарганнар. Музей экспонатлары кеше кулына бирелми. Бик игътибар белән актарып утыруымны күргәч, Рөс­тәм: “Мә, берәр атнага бирәм, өеңдә иркен­ләп укырсың!” – диде.

Музейга килгән кеше әле тагын бер олы шәхес, Мәр­җанинең туганы Мәх­мүт Га­ләү рухы белән дә очрашачак. Кечкенә генә бер татар авылында ике олы шәхес яшәве үзе үк гаҗәп нәрсә. “Халык дошманнары шаукымы” шактый еллар дә­вам иткәнгә, М.Галәүнең шә­х­си әйберләре дә сакланмаган. Бар булганын аның улы Надир Галәветдинов Таш­кичү мәктәбенә бүләк иткән һәм алардан стенд төзелгән.

Бу язманың максаты укучыларыбызга Шиһабетдин һәм Мәхмүт Мәрҗаниләр турында тулы мәгълүмат бирү түгел иде. Әгәр Арчага, Таш­кичү авылына сәфәр чыгарга ниятләүче булса, кем янына барганын белеп торсын дидем.
Бер сүзем калган икән әле. Музейга килгән һәркем мондагы мирасны барлап-өйрәнеп, озаклап утыра алмас. Шуңа күрә бөекләребез турында кыска һәм оста итеп сөйләрлек экскурсоводлар да кирәк түгел микән дим. Хәзергә бу вазыйфаны тарих укытучысы Фәнил Кашаповка йөклә­гәннәр.

(“Ватаным Татарстан”, / № 153, 17.10.2017/ Риман Гыйлемханов )
14 0 5.0

Өстәлгән 25.12.2017 tashkichu10

Барлык комментария: 0
avatar