Музей
Шиһаб хәзрәт
Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Бер җан белән тиздән милләт бәйрәм итә,
Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисеме үлек, исеме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
“Таттелеком” милли элемтә оешмасында эшләүчеләрне моннан ике ел элек а Мәрҗанинең туган нигезе – Әтнә районының Ябынчы авылына истәлек ташы куйдылар, чишмәне яңарттылар. Истәлек ташы янында мәрмәргә Тукайның шушы шигыре язылган иде. Быел Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәдә укыган һәм укыткан Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә музей ачылды. Мәктәп алдындагы мәрмәр ташка да Тукайның “Шиһаб хәзрәт” дигән шигыре уеп язылган. Бу очраклы хәл түгел. Музей ачучылар – шул ук элемтәчеләр, әлеге ике шәхеснең татар дөньясындагы урынын дөрес бәяләгәннәр.
Музейда Шиһабетдин хәзрәт кулъязмаларының төп нөсхәләрен күрү миңа бераз гаҗәп тоелды. Бит музейларда, гадәттә, документ-кулъязмаларның күчермәләре генә саклана. “Каян алдыгыз?” – дип төпченә башлагач элемтә оешмасында эшләүче мәгълүм шагыйребез Рөстәм Зәкуан: “Таптык инде”, – дип кенә куйды. Музейда бер китапка тап булдым. Андый китап беркайда да юк. “Нужен ли XXI веку “татарский Геродот – Марджани?” – дип атала ул.
Бактың исә, элемтәче егетләр ислам динен кабул иткән урыс егете Джаннат (Җәннәт) Сергей Маркусның Шиһабетдин Мәрҗани нәселе вәкилләре белән әңгәмәләрен табып-туплап шуларны китап итеп чыгарганнар. Музей экспонатлары кеше кулына бирелми. Бик игътибар белән актарып утыруымны күргәч, Рөстәм: “Мә, берәр атнага бирәм, өеңдә иркенләп укырсың!” – диде.
Музейга килгән кеше әле тагын бер олы шәхес, Мәрҗанинең туганы Мәхмүт Галәү рухы белән дә очрашачак. Кечкенә генә бер татар авылында ике олы шәхес яшәве үзе үк гаҗәп нәрсә. “Халык дошманнары шаукымы” шактый еллар дәвам иткәнгә, М.Галәүнең шәхси әйберләре дә сакланмаган. Бар булганын аның улы Надир Галәветдинов Ташкичү мәктәбенә бүләк иткән һәм алардан стенд төзелгән.
Бу язманың максаты укучыларыбызга Шиһабетдин һәм Мәхмүт Мәрҗаниләр турында тулы мәгълүмат бирү түгел иде. Әгәр Арчага, Ташкичү авылына сәфәр чыгарга ниятләүче булса, кем янына барганын белеп торсын дидем.
Бер сүзем калган икән әле. Музейга килгән һәркем мондагы мирасны барлап-өйрәнеп, озаклап утыра алмас. Шуңа күрә бөекләребез турында кыска һәм оста итеп сөйләрлек экскурсоводлар да кирәк түгел микән дим. Хәзергә бу вазыйфаны тарих укытучысы Фәнил Кашаповка йөкләгәннәр.
(“Ватаным Татарстан”, / № 153, 17.10.2017/ Риман Гыйлемханов )

Барлык комментария: 0 | |