Ташкичү төбәгенең тарихи вакыйгалары елъязмасы

 

Еллар

Вакыйгалар

ХVII гасыр ахыры

Мәмсә авылына нигез салына, башта Байчура пучинкәсе исеме белән атала

1678

Татар энциклопедиясенең 5 нче томында Ташкичү авылына нигез салынган дип языла. Башта Ходайколы бушлыгы, Ходайколы пучинкәсе исемнәре белән телгә алына 

1717

Ш.Мәҗани Ташкичү авылы тарихын шушы ел белән башлана дип саный

XVIII гасыр башы

Ташкичүдә мәдрәсә ачыла

1734-1744

Ташкичү мәдрәсәсендә татар-башкорт халыкларының азатлык хәрәкәте башлыгы Батырша укый

18гасырның икенче яртысы

Агач мәчет, татарларны көчләп чукындырган чорда, хәрәбә хәленә килә

1817 нче ел

Ташкичү авылында таш мәчет салына

1821

Ташкичү авылы мәчетенә имам-хатыйп итеп Баһаветдин бине Собхан  китерелә. Ул үзе белән 3 яшьлек улы – киләчәктә бөек шәхес буласы Шиһабетдин Мәрҗанине алып килә

1822-1890

Икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсафа Галикәев Мәмсә авылында туа. Сабын заводы төзетә, шул завод эшләп чыгарган әйберләр белән сәүдә итә. Казан шәһәрендә зур йорты була. Ул төзеткән биналар Мәмсә авылы халкына 1965 нче елларга кадәр хезмәт итте. 1880 нче елларда Ш.Мәрҗанига “Мәрҗани” мәдрәсәсен төзүдә ярдәм итә

1886-1920

Мәмсә авылында дин әһеле, педагог Сабирҗан Габделбадиг Мәмсәви туа, иҗат итә. “Гамәли хисап”, “Әлифа” китаплары авторы. Ул төзегән “Әлифба” китабы  Казан Дәүләт университетының Лабочевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана

1878-1879

Мәмсә авылында крестьяннар чуалышы үтә

1897

Халык санын алуга каршы Мәмсә авылында чуалышлар була

1920 елга кадәр

Мәмсә, Ташкичү авыллары Казан губернасы  Мәмсә өязе составына керә

1920 нче елдан

Мәмсә, Ташкичү авыллары ТАССРның Арча кантоны составына кертелә

1920

Мәмсәдә 2 айлык укытучылар әзерләү курслары эшли

1929

Ташкичү, Мәмсә авылларында колхозлашу чоры башлана. 1930 нчы ел башына Ташкичү авылында колхозга 35-40 кеше керә. Колхозга Камил Якуб исеме бирәләр. Мәмсә авылындагы колхоз Тукай исемен йөртә.

1929

Ташкичүдә  Хидиятуллина Факия апа йортында 4 класслы мәктәп ачыла

1930

Мәктәп  итеп иске канцелярия  бинасын файдалана башлыйлар

1930

Мәчетнең манарасы кисеп ташлана

 

1930 нчы ел,

10 август

Ташкичү, Мәмсә авыллары Тукай районы составында

1933

Колхоз рәисе итеп Гарапшин Габдулла сайлана

1935 нче ел,

10 февраль

Ташкичү, Мәмсә авыллары Кызыл Юл районы составында

1937

Ташкичү авылында агач мәктәп салына

1939

Авыллар радиолаштырыла

1943

Ташкичүдә СССР Югары Советының Милләтләр советы рәисе Н.М.Шверник була

1943

Ташкичү авылына клуб бинасы төзелә

1948

Мәктәп “Җидееллык мәктәп” статусы ала

1948

Таш мәчет бинасы мәктәп итеп үзгәртелә

1957-1959

Колхоз рәисе булып Кашшапов Әнәс эшли

1958

К.Якуб исемендәге колхозга Кысна авылының “Комминтерн” колхозы кушыла.

1958

Мәмсә авылы механизаторы Хабибрахманов Зөфәргә “РСФСРның атказанган механигы” дигән исем бирәләр

1956 нчы ел,

18 июль

Ташкичү, Мәмсә авыллары Тукай районы составында

1959, көз

К.Якуб һәм Мәмсә авылының “Тукай” колхозы   кушыла.

1959-1961

Колхоз белән Нигъматуллин Әсәт идарә итә

1961-1978

К.Якуб исемендәге колхоз белән Фәхретдинов Рәис идарә итә

1962

Мәктәп “Сигезъеллык мәктәп” статусы ала

1963 нче ел,

 1 февраль

Ташкичү, Мәмсә авыллары Арча районы составында

1964

К.Якуб колхозына Ашыташ авылындагы “Йолдыз” колхозы кушыла

1965

Ташкичү авылында медпункт ачыла

1971

Ташкичү авылында яңа клуб ачыла

1971

Мәмсә авылында яңа таш мәктәп ачыла

1978-1990

Колхоз белән Нурмухамметов Фәрит идарә итә

1978

30 декабрьдә һава температурасы 53 градуска түбән төште

1980

Мари Эл телләр, әдәият, тарих институты Ташкичү авылы тирәсендәге зиратларны тикшерә. У тикшерүнең максаты – Татарстан Республикасы территориясендә марилар яшәвен ачыклау. Дөрестән дә татарларга хас булмаган күмү йолалары белән күмелгән каберлекләр табалар

1984

Ташкичү сигезъеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә

1986

Ташкичү авылында яңа мәктәп бинасы сафка басты

1986

Мәчет бинасында авыл советы, почта бүлекчәсе эшли башлады

1989

Кысна һәм Ашытбаш авыллары Камил Якуб исемендәге колхоз составыннан чыга

1990-1994

Колхоз белән Мөхәммәдиев Равил идарә итә

1991

Татарстан Министрлар Кабинетының 31 нче июлендә чыккан “О включении в список памятников архитектуры местного значения архитектурных сооружений г.Казани и регионов Респулики Татарстан” дип аталган №337 нче карары нигезендә Ташкичү авылы мәчете архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелде. Регистрация номеры – 161610745990005

1992

Мәктәп директоры Р.Г.Габдраупов милли мәгарифне үстерүдәге уңышлары өчен республиканың

Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек була

1993-2004

Мәктәп директоры булып Насбиуллина Рузалия Ибрагимовна эшли

1995-1998

Колхоз белән Яңа Кишеттән Арсланов Тәбрис идарә итә

1996

Ташкичү, Мәмсә авыллары газлаштырылып бетте

1998-2017

Күмәк хуҗалык белән Миначетдинов Марат җитәкчелек итә

2004-2014

Мәктәп директоры булып Фатихова Надия Гаптельфәтовна эшли

2008, май

Ш.Мәрҗанинең 190 еллыгына агышланган “Без – Мәрҗани оныклары” районара яшь иҗатчылар конкурсы. Оештыручы – филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәияты укытучысы Р.Г.Фатхрахманов

2008, май

Ш.Мәрҗанинең 190 еллыгына багышланган Халыкара конференция оештырылды

2010,

20 январь

К.Насыйри исемендәге премиягә лаек булу-булмауны тикшерү комиссиясе килде

2010,

17 февраль

Кытай татарлары Ташкичү урта мәктәбенә кунакка килде

2010,

20 март

Республикакүләм “Нәүрүз” бәйрәме оештыру. Педагогика фәннәре кандидаты Ә.Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә Татарстан Респбуликасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге делегациясе белән очрашу

2010

Урта мәктәп төп мәктәп статусы ала

2010

19 гасыр архитектура истәлеге Ш.Мәрҗани исемендәге мәчеттә капиталь ремонт узды

2010,

октябрь

Бөтенроссия татар укытучыларының V корылтае вәкилләре Ташкичү мәктәбендә кунакта улды

2010

Милли мәгарифне үстерү өлкәсендә хезмәтләре өчен Ташкичү урта мәктәбе коллективы Каюм Насыйри исемендәге Республика премиясенә лаек булды

2014 нче ел, 1 март

Мәктәп директоры итеп Илгиз Илсур улы Гибадуллин билгеләнә

2016,

октябрь-май

Мәктәп, Культура йорты биналарына капиталь ремонт ясалды

2016,

15 сентябрь

“Без ит Арча яклары” китабын тәкъдим итү республикакүләм кичә. Язучылар Гәүһәр Хасанова, Гафур Каюмов белән очрашу

2016,

12 октябрь

“Болганчык еллар җырчысы” дип аталган Республикакүләм М.Галәү укулары. Шагыйрь, фәнни хезмәткәр Ф.Яхин белән очрашу  

2016 нчы ел

М.Галәүнең оныгы Олег Надирович (Хабаровск шәһәре), оныкчыклары Анастасия Олеговна (Мәскәү), Олҗга Олеговна (Иркутск), оныкчыкның кызы Александра (Иркутск) очрашу

2017

Башлангыч класслар укытучысы Камалиева Мәүҗидә С.Вагизов һәм Р.Вәлитоваларның “Әлифба” дәреслеген ФГОС таләпләренә җавап ирерлек итеп эшкәртеп чыгарды

2017,

8 декабрь

Ш.Мәрҗани исемендәге музей ачылды, Т.Ларионова җитәкчелегендә кунаклар булды. М.Галәүнең оныкчыгы Анастасия Олеговна кайтты

2017

Ветеран укытучы Р.И.Насибуллина мәктәп, үз тормышы турында “Тормыш тәгәрмәчләре” дип исемләнгән китабын бастырды

2018,

2 март

Бөтендөнья татар конгрессы делегациясен кабул итү, ачык класстан тыш чаралар оештыру

           2018,

30 март

Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Республикакүләм Мәрҗани укулары оештырылды

2018,

20 апрель

Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы делегатлары белән очрашу

2018

26 июль

Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы делегациясе  кунакка килде

2018,

ноябрь

Ветеран укытучы Р.И.Насибуллина Социалистик Хезмәт Герое  Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы С.З.Габдрахманова турында “Акланган өметләр” дип исемләнгән китап бастырды

2019 нчы ел, 19 ноябрь

Ташкичү авылында мәктәп ачылуның 90 еллыгын билгеләп үтү