Беркайчан онытылмас!

 

 

 

1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайткан Мәмсә авылы егетләре һәм кызлары

 

 

 

     Бөек Ватан сугышының  дәһшәтле 1418 көне һәм 1418 төне  кешелек хәтереннән мәңге чыкмас.  Илебезнең 40 миллионга якын ул һәм кызлары  җирдә тынычлык хакына башларын салдылар. Солдатлар фронтларда, партизаннар дошман тылында, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр заводларда һәм иген кырларында – көченнән килгән һәркем Җиңү сәгатен якынайтты.

    Илебезгә 2600 триллион сумлык зыян килде. 1710 нан артык шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык  авыл, 32 меңнән артык предприятие җимерелде. 65 мең км дан артык тимер юл линиясе сафтан чыкты.  “Барысы да фронт өчен, барысы да  Җиңү өчен!” – бу лозунг Совет кешеләренең лозунгысына әверелде.  Җиңүгә завод-фабрикаларда, колхоз кырларында зур өлеш кертелде.   Татарстанга илебезнең көнбатыш өлешләреннән 70 тән артык завод-фабрика күчерелде һәм тиз арада алар фронт өчен продукция әзерләп чыгара башладылар. Белоруссия, Украина, Балтыйк буе республикаларыннан Татарстан территориясенә качаклар кайтты. Татарстан җире күпме язучы, шагыйрь, сәнгать әһелләрен үз канаты астына алды.

    Татарстан территориясеннән 560 меңнән артык егет һәм кыз илне сакларга китте. Аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады.   Районыбыз егетләре һәм кызлары фронтта үзләрен аямыйча көрәштелә.  4 егет – Иске Кишет авылыннан Гани Биккенә улы Сафиуллин, Арча егете Валентин Федорович Ежков, Түбән Оры авылы егете Гатаулла Салих улы Салихов, Мирҗәм авылы егете  Нәкыйп Сафа улы Сафин сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое  исеменә лаек булдылар. 157 арчалы Дан ордены белән бүләкләнде, 5 кеше – Кызыл байрак, 251 кеше Кызыл Йолдыз, 71 кеше – Ватан сугышы ордены кавалерлары.

 Авыл халкы: хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торды.  Фронт өчен күпме икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырылды, йон бияләй, оекбашлар бәйләнде, шәхси самолет, танклар төзү өчен акча күчерелде. Барысы да Җиңү өчен эшләнде. Күпме кеше торф чыгару, урманда утын әзерләү буенча эшләделәр. Дошман Мәскәү шәһәренә якынлаша башлагач, күпме хатын-кыз, яшь егетләр, кызлар окоп , траншея казырга йөрделәр.

    Еллар уза. Сугыш дәһшәте беткәнгә дә 75 ел тула. Батырларның исеме мәңгелек. Ләкин сугыш кырларында ятып калган, каберләре дә билгесез каһарманнар күпме! Сугышка киткән кайбер егет һәм кызларның исемнәре дә билгесез. Кечкенә генә авылдан күпме кеше фронтларда катнашкан – төгәл билгеле түгел. Ветераннар исән чагында истәлекләр язып алу, мәңгеләштерүгә аерым игътибар ителмәгән. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз, намусыбыз эше.

 

 

Фамилиясе, исеме, атасының исеме

Туган елы

Кыскача белешмә

искәрмә

1

Аскаров Шамил

Әскәр улы

1922

  1942 нче елда сугышка алына. Япон мелитаристларына каршы Ерак Көнчыгышта көрәшә. Көньяк Сахалинны азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен 1945 нче елның 23 нче августында № 372 приказы нигезендә рәхмәт белдерелә. 1946 нчы елның 7 ноябрендә СССР Югары Советы Указы нигезендә  “За победу над Япронией” медале белән бүләкләнә. 1945 нче елның 1 феврале указы нигезендә “Годный к нестроевой службе” диелгән карар чыгарыла. 1946 нчы елда туган якларына кайта. Асия исемле кызга өйләнә, 6 балалары туа. Яңа Кенәр МТСында, К.Якуб исемендәге колхозда тракторчы булып эшли.  1979 нчы елда вафат, Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

2

Асадуллин Мөбәрәк

Әсәдулла улы

1915

1941 нче елда мобилизацияләнә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Сугыш башланганда шунда була. Япон самурайларына каршы көрәшә. 1949 нчы елда Казан шәһәренә кайтып төпләнә. Кайбыч районы кызы Зәйтүнә апа белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерә. Киндери зиратында күмелгән.

 

3

Әхмәтгалиев Гаптелхай Әхмәтгали улы

1913

  1941 нче елда армия сафларына чакырыла. 1942 нче елда яраланып кайта. Башта колхозда эшли, аннан соң Үзбәкстан якларына бәхет эзләргә чыгып китә.  Вафат. Үзбәкстанда җирләнгән.

 

4

Әхмәтгалиев Вәли

Әхмәтгали улы

1900

   1942 не елда армия сафларына чакырыла. Шул ук елны яраланып, туган якларына кайта. Авылда төрле эшләр башкара. 1975 нче елда вафат, Мәмсә авылы зиратында күмелгән.

 

5

Әхмәтҗанов Мостафа

Әхмәтҗан улы

1894

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла.  1946 нчы елда демобилизацияләнә. Гади колхозчы булып хезмәт итә. Вафат, Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

6

Бариев Зөлкәрәм

Барый улы

1925

   1943 нче елда сугышка китә. 1947 нче елда демобилизацияләнә.

 

7

Бариев Хабибрахман

 Барый улы

1923

   1942 нче елда сугышка озаталар.1945 нче елда туган авылына кире кайта. Колхозда эшли башлый. Бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китә. Шунда вафат, Үзбәкстанда җирләнгән.

 

8

Бариев Кави

 Барый улы

1926

   1944 нче елда сугышка алына. 1948 нче елда сугыштан кайта. Туган авылыннан чыгып китә, шахтер булып эшли.

 

9

Валиев Габделхак

 Вәли улы

1899

   Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән. Ачлык елларында колхозчыларга хезмәт хакын ашлык белән бирдергән. Бу эше югары органнарга охшамаган. Габделхак абыйны колхоз рәисе вазыйфаларыннан азат иткәннәр.  2 ай вакытын сак астында үткәрә. Аклана, кире кайта. 1941 нче елның октябрь аенда мобилизацияләнә. 1944 нче елда яралана, госпитальдән соң, 2 айга авылга кайтарыла. Яңадан 2 нче Украина фронтына җибәрелә. Прага, Будапешт шәһәрләрен азат итүдә көрәшә. 1945 нче елның 9 маен  Австриянең башкаласы Венада каршылый. Шушы шәһәрне азат итүдә катнаша. 1945 нче елның  ноябрь аенда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, Мәмсә авылында гади колхозчы булып эшли. Хатыны, Иске Ашыт кызы Рауза апа белән 4 бала үстерә. Бер улы, Вәлиев Инсур, Арча, Питрәч, Алексеевск районнарында җитәкче урыннарда эшләде. Олы улын яшен сугып үтерә.  Улы Инсур абый тәрбиясендә яшәде. Габделхак абый 1982 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

10

Валиев Гали

Вәли улы

1926

   1944 нче елда Юдино военкоматыннан армия сафларына чакырыла. Ефрейтор. 1950 нче елда демобилизацияләнә, Мәмсә авылына кайта. К.Якуб исемендәге колхозда комбайнер, механизатор булып эшли. Вафат.

Сафин списогында юк

  11

Валиев Нургали

 Гариф улы

1926

  1944 нче елда мобилизацияләнә. Казан шәһәрендә яши. Казанда җирләнгән.

Сафин списогында юк

12

Валиуллин Зәйнулла

 Валиулла улы

1989

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла. 1946 нчы елда кире әйләнеп кайта. К.Якуб колхозында гади колхозчы булып эшли. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

13

Валиуллин Хафиз Вәлиулла улы

1906

  1941 нче елда мобилизацияләнә. Авыр яралардан 1942 нче елда демобилизацияләнә. Яңа Кенәр авылында яши, “Яңа Кенәр” совхозында тимерсе вазыйфалары башкара. 1984 нче елда вафат. Яңа Кенәр авылы зиратында җирләнгән.

 

14

Вафин Салихҗан

 Вафа улы

1927

   Белешмә юк. Казан шәһәрендә яши. Шунда ук җирләнгән.

Сафин списогында бирелә

15

Вафин Харис

 Вафа улы

1924

   Армия сафларына 1942 нче елда чакырыла. Сугыштан кайткач, Казан шәһәренә барып урнаша. Шунда вафат.

 

16

Вафин Шамил

Җәләй улы

1915

   1942 нче елда мобилизацияләнә. 1945 нче елда сугыштан кайта. Яңа Кырлай авылында яши, мәктәптә укыта. 1966 нчы елда вафат. Яңа Кырлай авылы зиратында җирләнгән.

 

17

Вафин Шәрәфетдин Вафа улы

1918

   Армия сафларына 1939 нчы елда алына. Сугыш башлангач, дошманга каршы көрәшкә чакырыла. Яралана. 1947 нче елда демобилизацияләнә. Гайшә исемле кыз белән гаилә кора. Балалары булмый. Казан шәһәренә барып төпләнә. 2002 нче елда Мәмсә авылы зиратына җирләнә.

 

18

Вафин Сәләхетдин Вафа улы

1926

   1943 нче елда армия сафларына алына. 1950 нче елда демобилизацияләнә. Кече сержант. Сугышта контузияләнә. Тыныч тормышта К.Якуб исемендәге колхозда шофер булып хемәт итте. Хатыны Гөлгазәр апа белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Авылда Газинур исемле уллары тәрбиясендә булдылар. 1991 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

19

Вафин Мостафа (Бәлли)

1904

   1948 нче елда демобилизацияләнгән. Бәхет эзләп Үзбәкстанга чыгып китә. Шунда җирләнгән.

 

20

Габдрахманов Әхәт Хәбри улы

1911

  Мәмсә тарихында данлыклы шәхес: колхоз төзелгәч, беренче тракторны ул алып кайта.  Авылда яши. Сельпо мөдире булып эшли. 1941 нче елда фронтка китә, 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Харьков шәһәренә күчеп китә. Хатыны Хаҗәр, укытучы. Сугыштан соң бер ел Мәмсә башлангыч мәктәбендә рус теле укыта. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.  Венера исемле кызы – химик. Казан һәм Новосибирск ВУЗларында укыта. Новосибирск шәһәрендә яши. Әхәт абый 1964 нче елда вафат, Харьков шәһәрендә җирләнгән.

 

21

Габдрахманов Наил

Хәбри улы

1924

Фронтка 1942 нче елда китә. Ленинград фронтында фашистларга каршы сугыша. Блокада авырлыкларын барлык “ачысы”н да татый. 1944 нче елда яраланып кайта. Сугыштан соң Яңа Кенәр МТСында эшли.  1951 нче елда Хәмдениса исемле кыз белән гаилә кора, Анадырь шәһәренә барып урнаша.  Портта эшли. Гаиләдә 2 егет, 1 кыз туа. Балалары туган шәһәрләрендә яшиләр. Гомеренең көзендә Баулы шәһәренә кайтып урнаша. 1998 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнде.

 

22

Габдрахманов Камил

Хәбри улы

1926

Сугышка 1943 нче елда китә. Танкист . Сугыштан соң, 1951 нче елда Казанда яши башлый. 16 нчы авиация заводына урнаша. Гади эшчедән цех мастерына кадәр күтәрелә. 1953 нче елда Рәхилә исемле кыз белән гаилә кора, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. 2013 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнде.

 

23

Габдрахманов Хабибрахман Габдрахман улы

1896

   1942-1944 нче елларда фашистларга каршы сугышта катнаша. Сугыштан соң – гади колхозчы. Хатыны Сабира апа белән 1 кыз, 2 егет үстерәләр. Бер улы Габдрәфикъ абый озак еллар Мәмсә авылында мулла вазыйфаларын башкарды. Хәбибрахман абзый 1969 нчы елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән. 

 

24

Габдуллаҗанов Әхмәтҗан

Усман улы

1923

   1941-1946 нчы елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

 

25

Габдуллаҗанов Гали

 Усман улы

1926

   1943 нче елда мобилизацияләнә.

 

26

Галиуллин Әгъзәм

 Галиулла улы

1926

   1946 нчы елда демобилизацияләнә

 

27

Галиев Ягъфәр

 Гали улы

1926

   1944-1947 нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Сугыштан соң Казан шәһәренә төпләнә. Шушы шәһәрдә вафат, шунда җирләнгән.

 

28

Галимуллин Әхәт

Галимулла улы

1918

   1940 нчы елда армия сафларына чакырыла. Срочный хезмәтне башкарган вакытта БВС башлана. Кече сержнт. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, Ташкичү мәктәбендә эшли. Яңа Кенәр авылына күчә, интернат мәктәптә тәрбияче, урта мәктәптә тәрбияче булып эшли. Укытучы кыз Рәхимә белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улы, Илшат,  Арча районы башкарма комитетында эшли. Илгиз исемле улы Яңа Кенәр авылында ветеринария врачы. Кызы Илгизә югары белемле укытучы, хәзер Шекә авылында яши. Илсия исемле кызлары фармацевт, Арчада яши. Әхәт абый 2003 нче елда вафат. Яңа Кенәр авылы зиратына җирләнгән.

 

29

Галимуллин Габделнур Галимулла улы

1922

 

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Казан шәһәрендә яши.  1984 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнгән.

 

30

Галимуллин Барый

 Галимулла улы

1925

1943 нче елның январь аенда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Горький өлкәсенең Арзамас шәһәрендә 6 айлык фронт өчен әзерлек курслары үтә. Шул ук елның сентябрь аенда автоматчы рядовой буларак Орша шәһәре тирәсендә беренче сугышчан чирканчык ала. Яралана. 4 ай госпитальдә дәвалангач, Барый абыйны  Белоруссия юнәлешендә тупланган запас полкка җибәрәләр. Станоклы пулеметчылар отделениесенең командиры итеп билгелиләр. Сары авыруы эләктерә. Госпитальдән чыккач, элемтәчеләр отрядына билгелиләр. Литваны, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша.1945 нче елның апрель аенда Кенигсбергны алучылар сафында була. 1945 нче елның май аенда Приморье өлкәсенә Япониягә каршы сугышларга озаталар. 1948 нче елда авылга кайта. Күкрәген “За победу над Германией”, “За отвагу”, “За взятие Кенигсберга”, “За победу над Японией” медальләре бизи. Салым инспекторы булып эшкә урнаша. Дания исемле кыз белән гаилә кора, бер егет үстерәләр. Дания апа үлгәч, улы Мәхмүт һәм килене тәрбиясендә кала. Мәмсә авылы зиратына җирләнә.

 

31

Ганиев Хәмит

Фатыйх улы

1924

   1942 нче елда мобилизацияләнгән. 1947 нче елдан Әтнә районы Ташчишмә авылында яши, тракорчы булып эшли. Шул ук авылда җирләнгән.

Сафин списогында юк

32

Гарифҗанов Зарифҗан

 Гарифҗан улы

1922

1941 нче елда фронтка китә.1943 нче елны Курск дугасы сугышында яралана, бер күзен калдыра. 1944 нче елда туган авылына кайта. Яралардан йөзе шулкадәр үзгәргән була, әнисе бу кешенең Зарифҗан булуына берничә көн ышанмый. Яралары төзәлгәч, Яңа Кенәр авылында сельпода бухгалтер булып эшли.  1948 нче елда Гөлбикә исемле кыз белән семья кора,7 бала үстерә. Өйләнгәч, гомере буе Мәмсә авылында яши, төзүчеләр бригадасында эшли, библиотека мөдире, колхозның ревизия комиссиясе составында эшли. Олы улы Мансур ТР атказанган шоферы, өченче улы Мәсхүт ТР атказанган укытучысы, ТР халык укытучысы. Улы Мәсхүт тәрбиясендә яшәде. 1983 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнде.

 

33

Гарифҗанов Шәрифҗан Гарифҗан улы

1911

  1941 нче елда мобилизацияләнә. Башта Ульяновск шәһәренә җибәрәләр. Төзелешләрдә эшли.  Хатыны Нәсимә апа һәм Сафин Альтафның әтисе  Шәрифҗан һәм Альтаф абыйлар янына Ульяновскига ат белән баралар. Зур авырлыклар белән алар хезмәт иткән частьне табалар. Өч көн ял бирәләр. Атка төрле азык-төлек алып баралар. Аларга ияреп Иске Ашыттан һәм Ташкичүдән дә берәр хатын-кыз иярә. Алар чана тартып барганнар. Бу частьтә Мәмсәнең Шәйхетдинов Гыйльметдин һәм Шурадан Тимерша дигән кеше дә хезмәт иткән була. Берничә айдан, Шәрифҗан абыйны сугышка кертәләр. Сугышта контузия ала. Бер кулы яралана, колагы ишетми. Сафин Альтаф 313 нче аерым медицина полкында хезмәт иткән. Ә Шәрифҗан абый аның белән хезмәт иткәч, ул да шушы полкта хезмәт иткән дип нәтиҗә чыгарырга була. Кызы Нурсия сөйләве буенча, сугыштан кайткач, битендә эләккән пыяла кисәкләрен Шәрифҗан абый сыпыра-сыпыра чыгарган. 1945 нче елның май аенда демобилизациягә эләгә. Сугышка кадәр үк Нәсимә исемле кыз белән гаилә кора. Нурсия, Равил исемле балалары дөньяга килә. Сугыштан соң, 1946 нчы елда, Рафис исемле улы туа. Равил абый гаиләсендә тәрбияләнде. Шәрифҗан абый 1963 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында күмелгән.

 

34

Гатауллин Мөхәммәтдин

Гатаулла улы

1907

1942 нче елда армия сафларына чакырыла. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш кырларыннан кайткач, Нәгыймә апа белән гаилә кора. 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызы Мәсрүрә озак еллар Мәмсә авылы китапханәсен җитәкләде. Мөхәммәтдин абый пенсиягә чыкканчы колхозда эшли, атлар карый.1988 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнгән.

 

35

Гатауллин Кашшафетдин

 Гатаулла улы

1912

1942 нче елда сугышка алына. Авыр яралана. 1943 нче елда демобилизацияләнә. Кашшафетдин абый сугыштан соң колхозда эшли, семья кора. Улы Таһир дөньяга килә. Хатыны үлеп китә. Яңадан Оркыя исемле кызга өйләнә.  Тагын ике кызлары туа. Озак еллар механизаторлар бригадиры булып эшләде. 1997 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнде.

 

36

Гаффаров Ягъфәр

 Гаффар улы

1924

1941 нче елда армия сафларына чакырыла. Яралардан дәвалангач. 1944 нче елда демобилизацияләнә. Ташкичү авылында яши, шул ук авылда 1982 нче елда вафат.

???

37

Гиззатуллин Зиннәтулла Гыйззәтулла улы

1909

   1941 нче елда мобилизацияләнә. Авыр яралардан соң, 1944 нче елда демобилизацияләнә.  Сугыштан соң озак еллар Мәмсә авылы тимерчелегендә тимерче булып эшләде. 2 бала тәрбияләп үстерә. Хатыны вафат булганнан соң, сугыш ветераны Мәрьям апа Гыймадиева белән гаилә кора, яңа өй салып чыга.1985 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнде.

 

38

Гыйзәтуллин Габделбәр Гыйззәтулла улы

1923

   1941-1946 нчы елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, Казан шәһәрендә яши. Шул ук шәһәрдә җирләнгән.

 

39

Гиматдинов Низаметдин Гыймадетдин улы

1902

   1942 нче елда мобилизацияләнә. Сугышта авыр тән яралры ала. 1943нче елдан демобилизациягә эләгә. Туган авылына кайта, колхозда эшли. 1974 нче елда вафат. Мәмсә авылында җиләнгән.

 

40

Ганиев Сабит

Фатих улы

1926

 

 

41

Ганиев Хәмит

 Фатих улы

1924

 

 

42

Гумеров Фирдәвес

Гомәр улы

1926

   1943 нче елдан армия сафларында. 1950 нче елда демобилизацияләнә. Мәмсә авылында тракторчы булып эшли. Рәисә исемле кыз белән гаилә кора, 5 малай тәрбияләп үстерәләр. 2003 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына күмелгән.

 

43

Гиниятуллин Сибгатулла Гыйниятулла улы

1924

                            ???

 

44

Госманов Нәүфәл

Госман улы

1925

   1944 нче елда мобилизацияләнә. 1948 нче елга кадәр армия сафларында хезмәт итә. Сугыштан кайткач, Мәмсә авылы кызы Рәшидә белән гаилә кора, 4 бала үстерәләр. Казан шәһәрендә яши башлый. Үзәк Дәүләт банкында сакчы булып эшли. Вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

45

Җәләев Гаяз

Җәләй улы

1919

   1938 нче елда армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы башланганда армия сафларында була. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Мәмсә авылында яши, каравылчы булып эшли. Симетбаш авылы кызы Хәтимә белән гаилә кора. 2 балага тормыш бирәләр. Гомере генә озын булмый. 1949 нчы елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

46

Зайнуллин Фәрит

Зәйни улы

1925

   1943 нче елда мобилизацияләнә. Сугышта каты яралана. Ядрә кыйпылчыклары йөзен һәм аягын яралый.  Шул ук елны госпитальдән туган авылына кайта. Гомере буе К.Якуб исемендәге колхозда балта остасы булып хезмәт итте. Мәмсә авылы кызы Наҗия белән гаилә төзи. 8 бала үстерәләр. Бер кызлары (1956 нчы елгы) 6-7 яшьләрендә язгы суга батып үлә. 2000 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнгән.

 

47

Загидуллин Хайрулла

Заһидулла улы

1898

   Хайрулла абый сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алынган. Аларны, өйрәтү максатында, Суслонгер лагерена җибәргәннәр. Монда ул барлык авырлыкны да: ачлык, салкынлык, төрле авырулар, бет – барысын да “татыган”.  Берникадәр урман кисү, окоплар казу кебек эшләр башкаргач, аларны фронтка озаталар. Гади солдат булып хезмәт иткән. 1946 (1945) нчы елда туган авылы Мәмсәгә әйләнеп кайта. Галия исемле кыз белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сибгать абый һәм Фагыйлә апалар тәрбиясендә яшиләр. 1962 нче елда Мәмсә авылы зиратына җирләнгән.

китапта 1945 нче елда демобилизацияләнә диелгән

48

Загидуллин Мәгъсүм Заһидулла улы

1926 (27)

   1944 нче елда армия сафларына чакырыла.  Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1951 нче елда демобилизацияләнә.  Байкал авылы кызы Мәсрүрә белән гаилә кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Колхаз рәисе вазыйфалары башкара.Аннан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Улы Фаршат тәрбиясендә яшәде. 2002 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

49

Закиров Сәетгәрәй Мөхәммәтзакир улы

1908

  1941 нче елда армия сафларына чакырыла.  1945 нче елда демобилизацияләнә.  Мәмсә авылында яши, гади колхозчы булып эшли. 6 бала үстерәләр. Улы Мөдәррис тәрбиясендә яшәде. 1982 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

Китапта Мөхәммәтзакиров бирелә

50

Зарипов Фатих

Зариф улы

1920

    Мәмсә авылында туган.  1942 нче елда сугышка алына. 1943 нче елда демобилзацияләнә. “Северный” совхозында гади эшче.  1983 нче елда вафат. Шекә авылында җирләнгән.

Сафин исемлегендә юк

51

Ибраһимов Муса Ибраһим улы

1898

   1941 нче елда мобилизацияләнә. 1946 нчы елда сугыштан кайта. Казан шәһәрендә яши. Шунда җирләнгән.

“Хәтер” китабында һәлак булучылар исемлегендә. Сафин Габдрафик истәлекләрендә сугыштан исән кайтты дип бирелә.

52

Касыймов Мәлик Касыйм улы

1914

1941 нче елда сугышка акыру ала. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан яраланып кайта. Төрнәле авылы кызы Гарифә апа белән сугышка кадәр үк гаилә кора. Балалары булмый. Колхозда төрле эшләр башкара. 1984 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнә.

 

53

Мусин Әдһәм

Муса улы

1927

 

Сафин исемлегендә

54

Мөхәммәтҗанов Габдулла

Мөхәммәтҗан улы

1899

   1941 нче елда сугышка китә. 1946 нчы елда демобилизацияләнә.

 

55

Мөхәммәтгалиев Барый Мөхәммәтгали улы

1909

   1941 нче елда сугышка китәргә чакыру ала. Яралана. Шул ук елны демобилизацияләнә. Мәмсә авылында яши. Гади колхозчы.  1989 нчы елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

56

Наҗмиев Габдрауф Гали улы улы

1925

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла. 1947 нче елда демобилизацияләнә. Казан шәһәрендә яши һәм эшли. 2004 нче елда вафат, Казан шәһәрендә җирләнгән.

 

57

Мухаметшин Дәүләт Мәхәмәтша улы

1924

Сугыш турында хәбәрне Дәүләт абый Донбаста ФЗӨ дә уку барышында ишетә. Донбассны немецлар басып алганчы, Идел аша мең авырлыклар белән туган авылына кайта. 1942 нче елның август аенда 1924 нче елгы 23 егетне комиссия уздыралар. Горький шәһәренә өйрәнүләргә җибәрәләр. 1943 нче елның январь аенда Ленинград фронтына күчерәләр. 355 нче запас укчы полкта хезмәт итә. Станоклы пулеметчы була. Мартның 17 ләрендә алгы сызыкка җибәрәләр. Көчле бәрелештә батальонда 54 кеше кала.  Икенче көнне шул көч белән атакага күтәреләләр. Окопта ятканда снаряд кыйпылчыгы аның уң күзен яралый. Аңын югалткан Дәүләт абый Лениград госпиталендә дәвалана. Бер айдан соң утын әзерләү отрядына беркетәләр. 1945 нче елның октябрь аенда авылга кайта. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Күп еллар учетчик хезмәтен башкара. Яңа Кенәр авылы кызы Ясминә апа белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1995 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнде.

 

58

Мухаметшин Мидхәт Мөхәммәтша улы

1927

  Мидхәт авыйга 18 яшь 1945нче елның май аенда тула. Армия сафларына 1945 нче елның 15 ноябрендә чакырыла. Егетне Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ә анда эле Япония белән сугыш хәрәкәтләре бетсә дә, тыныч булмый.1945 нче елның декабреннән 1946 нчы елның август аена кадәр 1044 нче номерлы аерым элемтә батальонында линейный надсмотрщик булып хезмәт итә. Август аеннан декабрь аена кадәр 29336 нчы номерлы частька күчерелә. Монда 152 мм гаубицалы ату коралы һөнәрен үзләштерә. 1946 нчы елдның декабрь аеннан 1948 нче елның декабренә кадәр 74317 нче хәрби частьтә 2 еллык курсларда укый. Укуны тәмамлагач, 1951 нче елның июль аена кадәр 29236 нчы хәрби частьтә 152 ммлы гаубицалы ату коралы командиры вазыйфаларын башкара.1951 нче елның июль аенда демабилизацияләнә. Туган авылында озак тормый, Ташкент шәһәренә китә. Гайшә исемле татар кызы белән таныша, гаилә кора. Бер кыз, ике егет үстерәләр. Тыныч тормышта маляр һөнәрен үзләштерә, төзелештә эшли. 1994 нче елда Узбәкстан Республикасының “Шухрат” медале, 1995 нче елда  Бөек Җиңүнең 50 еллыгы медале белән бүләкләнә.  1978 нче елның 4 январенда хәрби учеттан төшә. Вафат. Ташкент шәһәрендә күмелгән.

 

59

Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм

1927

 

Сафин списогында

60

Наҗмиев Усман

Нәҗми улы

1896

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. Пленга эләгә. Пленда чакта дошманнарга ярдәм иткән, дигән фикерләр бар. 1947 нче елда туган якларга әйләнеп кайта. Һәдия апа белән гаилә кора. Балалары булмый. Төрле эшләр башкара. Колхоз алма бакчасында каравыл торды.1971 нче елда үз-үзенә кул сала. Мәмсә авылы зиратында күмелгән.

 

61

Насибуллин Заһидулла Насыйбулла улы

1901

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла. Ефрейтор. 1945 нче елда демобилизацияләнә.  Колхозда эшли, тырыш хезмәте өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1972 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

62

Насибуллин Мәгъсүмҗан

1927

 

 

63

Насибуллин Нигъматулла Насибулла улы

1918

   1939 нчы елда армия сафларына чакырыла. 1941 нче елның мартына кадәр Алабуга шәһәрендә политруклар әзерләү курсларында була. 1942 нче елда Владимир шәһәренә җибәрелә, 446 нчы укчы полкы составында Украина фонтына эләгә.  Май-июнь айларында 2 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Новошахтинск шәһәре тирәсендә сугышта чолганышта кала, пленга алына. 1945 нче елның  маена кадәр Германиядә әсирләр лагеренда була. Азат ителгәч,  җәяүләп туган иленә кайта. “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.  1948 нче елда Көнчыгыш Казахстан якларына китә. Тыныч тормышта профессиясе – ташчы. Тирә-як авыл халкына мич чыгару, кирпечтән өйләр салу белән шогыльләнә. 1950 нче елда Ашытбаш авылы кызы Фарваз белән гаилә кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр.   Тырыш хезмәте өчен һәм 1958 нче елда республикада барган социалистик ярышта зур уңышларга ирешүе өчен 1959 нчы елда “Лучший колхозный строитель Республики” исеменә лаек була. 1978 нче елда “Ветеран труда” медале белән бүләкләнә. 2000 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

64

Насибуллин Әдһәм Насыйбулла улы

1921

   1939 нчы елда мобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр кичерә. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Тыныч тормышта укытучы булып эшли башлый. 1948 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

65

Нигъмәтҗанов Рәфкать Нигъмәтҗан улы

1914

   1941 нче елда сугышка алына. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Колхозда эшли. Гайшә исемле кыз белән гаилә кора.  4 егет үстерәләр. 1962 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

66

Нигъмәтҗанов Фоат Нигъмәтҗан улы

1926

       Улы Габдрәүфнең истәлекләренә караганда, Фоат абый сугышка кермәгән. Фоат абый үзе исән чагында бер дә сугышта булуы турында сөйләмәгән. Габрәүфнең әйтүенчә, әтисе тимер юл салуда эшләгән. Сугыш ветераны булып йөрмәгән.

Сафин исемлегендә сугышка керүчеләр арасында

67

Нурмөхәммәтов Вәзих Нурмөхәммәт улы

1927

   1944 нче елда армия сафларына чакырыла. 1948 нче елда демобилизацияләнә.  Казан шәһәрендә яши һәм эшли. Казанда җирләнгән.

 

68

Рахматуллин Гайфулла Рәхмәтулла улы

1893

   1941-1942 нче елларда фашистларга каршы көрәшә. Демобилизацияләнгәч. Мәмсә авылында яши һәм эшли. 1949 нчы елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

69

Сабирҗанов Мөхәммәтҗан Сабирҗан улы

1924

1942 нче елда армия сафларына чакырыла. Сугыштан 1944 нче елда яраланып кайта. Бик күп кан югалта. Авыл кызы Әминәгә өйләнеп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Мәмсә авылында яши, төрле эшләр башкара. 1989 нчы елда вафат. Мәмсә авылында җирләнде.

 

70

Сабирҗанов Мөбәрәк Сабир улы

1914

   1942 нче елдан 1947 нче елга кадәр армия сафларында була. Бөгелмә шәһәрендә яши. 1990 нчы елда вафат. Бөгелмә шәһәрендә җирләнгән.

 

71

Сабиров Шакур

1925

 

 

72

Садриев Гарәфетдин Садрый улы

1917

   1941-1946 нчы елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Сугыштан соң Казан шәһәрендә яши. Казанда күмелгән.

 

73

Садриев Минһаҗ Садрый улы

1914

   1941 нче елда сугышка алына, 1945 нче елда исән кайта. Колхозчы.  1968 нче елда вафат, Мәмсә авылында җирләнгән.

 

74

Салихҗанов Гыйлемхан Салихҗан улы

1925

   1943 нче елда армия сафларына чакырыла. 1948 нче елда демобилизацияләнә. Казахстанда яши. Шунда җирләнгән.

 

75

Сафаргалиев Муллагали Сәфәргали улы

1906

   1941-1943 нче елларда Бөек Ватан сугышында дошманнарга каршы көрәшә. Авыр яралана. Казан шәһәрендә яши. Шунда ук җирләнгән.

Китапта “Вәли” дип бирелә

76

Сафин Нургали Сафа улы

1920

Кызыл Юл комсомол райкомы секретаре, Кызыл Юл, Балтач, Алабуга, Әгерҗе КПСС райкомының беренче секретаре, ТАССР Югары Советы рәисе урынбасары булып эшли. Әгерҗедә җирләнгән.  

Сафин списоында бар, “Алар илгә җиңү алып кайтты” китабында исеме юк

77

Сафин Әдһәм Сафа улы

1909

   Сугышның беренче елыннан 1945 нче елга кадәр сгыш кырында була. Яңа Кенәр агач эшкәртү комбинатында эшли. 1978 нче елда вафат, Арча шәһәрендә җирләнгән.

 

78

Сафин Нургали

Сафа улы

1922

1941 нче елда хәрби хезмәткә алына. Куйбышев шәһәрендә 6 айлык курсларда элемтәче һөнәрен үзләштерә. Көньяк фронтка эләгә, Сталинград өчен барган сугышларда катнаша.Контузия ала. Сугыш юлы Нургали абыйны Югославия җирләренә кадәр алып бара. Яралана. Терелгәч, яңадан фронтка озатыла. Сугыш бетү хәбәрен Будапешт шәһәрендә ишетә. Ләкин 1949 нчы елда гына демобилизацияләнә. Яңа Кенәр авылы кызы Фәимә апа белән семья кора. 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Нургали абый сугыштан кайткач, ун  еллар Мәмсә авылында колхоз рәисе булып эшли. Шушы чорда ул Мәмсә авылы уртасында алмагач бакчасы үстерә. Өй тирәсендә дә күп итеп алмагачлар үстерде, яшелчә бакчасы тотты, бал кортлары үрчетте. 2013 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында күмелгән..

 

79

Сафина Гөләндам

Сафа кызы

1922

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. 1945 нче елда демобилизацияләнә.

 

80

Сибагатуллин Мөхәммәтхаҗи

 Сибгат улы

1927

Мөхәммәтхаҗи өчен фронт 1944 нче елның көзендә башлана. Пенза өлкәсенең Селикса станциясенә алып киләләр аларны. Аннан Саратов шәһәрендәге өйрәтү полкына озаталар. Танкка билгеләнә. Башта корал биреп торучы, аннан соң танк йөртүче вазыйфаларын башкара. Армия хезмәте 1951 нче елга кадәр дәвам итә. Тыныч тормышта танк рулен автомобиль руле алыштыра.  Башта урман ташуда эшли. 1964-1968 нче елларда Арча сөт-май комбинатында механик, 1968 нче елдан шоферлыкка күчә.

 

81

Ситдиков Нурмөхәммәт Ситдыйк улы

1894

  1943-1946 нчы елларда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугыштан соң гади колхозчы булып эшли. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

82

Файзрахманов Габделфәрт

Фәйзрахман улы

1921

  1941 нче елда сугышка алына. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Авылга кайта, гади колхозчы булып хезмәт итә. Зәкия исемле кыз белән гаилә кора. Балалары булмый. 1969 нчы елда вафат, Мәмсәавылында җирләнә.

 

83

Файзрахманов Габдулла Фәйзрахман улы

1924

   1942 нче елда сугышка китә. 1946 нчы елда сугыштан кайта.

 

84

Фәйзрахманов Рәфкать

1923

 

 

85

Фәйзрахманов Солтан Фәйзрахман улы

1923

1941 нче елда сугышка керә. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, Яңа Кенәр авылында яшәде. Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Трактор” фәнен укытты, хезмәт укытучысы булып эшләде. Яңа Кенәр авылында җирләнде.

 

86

Фәйзрахманова Мәрьям Фәйзрахман кызы

1920

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла.  1945 нче елда сугыштан соң авылга кайта. Мирҗәм авылы егетенә кияүгә чыга. Шул авылда балалар бакчасы мөдире булып эшли. 2004 нче елда вафат.  Мирҗәм авылында җирләнгән.

Китапта Мирҗәм авылында туды диелгән

87

Хабибрахманов Зәкәрия Хәбибрахман улы

1905

   1941 нче елны, сугыш башлангач, фронтка алына. Каты яралана. Шул ук елны туган авылына кайта. Ишле гаилә. Зәкәрия абый кибеттә эшли. 1988 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

88

Халиуллин Гали(м)улла Халиулла улы

1895

   1942 нче елда сугышка китә. 1946 нчы елда кайта. Казан шәһәрендә яши, шунда җирләнә.

 

89

Халиуллин Сәмигулла Хәлиулла улы

1906

   1942 нче елда сугышка алына. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Авылда кала. Гади колхозчы булып эшли. 1997 нче елда вафат.

 

90

Хакимов Габделхак Әхми улы

1925

   1943-1945 елларда фашистларга каршы көрәшә. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

91

Хакимуллин Шәйдулла Хакимулла улы

1912

Фин сугышында катнаша, яраланып кайта. Минзифа апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Шәйдулла абый авылда пожар участогында эшләде.

 

92

Хакимов Самат

Әхми улы

1927

 

Сафин исемлегендә бар

93

Хакимҗанов Ахматхан Хәким улы

1897

   1942 нче елда фронтка чакырыла. Кече сержант. 1945 нче елда сугыштан кайта. Мәмсә авылында яши, 1978 нче елда вафат.

 

94

Хуҗиев Гаптелфәт Хуҗиәхмәт улы

1914

   Сугыш кырларында 1941-1943 нче елларда була. Авыр яралана. Сугыштан соң Казан шәһәренә барып төпләнә.  Казан шәһәрендә җирләнгән.

 

95

Шагадалиев Гаптелгани Шаһидали улы

1911

   1941 нче елда сугышка алына.  1947 нче елда,  демобилизацияләнгәч, Мәмсә авылына кайта. К.Якуб исемендәге колхозда төрле эшләр башкара.  Мәмсә авылында җирләнгән.

 

96

Шагадалиев Госман Шаһидәли улы

1903

   1941-1943 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Яралана.

 

97

Шагадалиев Гомәр Шаһидали улы

1902

   Гомәр абый 1941 нче елда сугышка китә. 1946 нчы елда кайта. Колхозда гади колхозчы булып эшли.  Фагыйлә исемле кыз белән гаилә кора.  4 бала тәрбияләп үстерәләр. 1967 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

 

98

Шагадалиев Мөхәммәтгали Шаһидали улы

1907

   1941 нче елда сугышка алына. 1946 нчы елда кире кайта.

 

99

Шайхиев Фатих ???

1921

  Фатих абый 1939 нчы елда армия сафларына чакырыла. Хезмәт иткән чорда Бөек Ватан сугышы башлана. 1944 нче елга кадәр фашистларга каршы көрәшә. Яралана. 1944 нче елда демобилизацияләнә. МТСта трактлорчы булып эшли, Шекә авылында яши һәм шул авылда җирләнә.

 

100

Шайхиев Нуретдин

1925

 

“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабында исеме юк

101

Шакиров Гайнан

1918

 

“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабында исеме юк

102

Шакиров (Шәкүров) Ханафия Шакир улы

1925

   1944 нче елда армия сафларына чакырыла. Сугышта авыр яралана. 1944 нче елда демобилизацияләнә. Мәмсә авылы кызы Зәкия белән гаилә кора. 3 кыз, 1 егет үстерәләр. Улы Рүзәл, кызы Рузалия  Ижевск шәһәрендә яшиләр.  Хәнәфия абый колхозда төрле эшләр башкара. Авыл халкының киез итекләренең астына төп салу буенча бик күп хезмәт күрсәтте.1982 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнде.

 

103

Шакиров Шамил Шакир улы

1916

1941 нче елда фронтка чакырыла. Сержант. 1942 нче елда яралана. Һәм госпиатальдән соң демобилизацияләнә. Тыныч тормышта Тукай МТСында эшли. Комбайнер. Пенсиягә чыгар алдыннан авыл ТОГында эшләде: икмәк киптерде.. 1946 нчы елда Латифа исемле кыз белән гаилә кора. 3 кыз, 2 егет тәрбиялиләр. Ләкин бер кызы – Фәризә, 4 яшендә кызамык авыруыннан үлә. Төп нигездә улы Рәфикъ яши. Шамил абый 1995 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнде.

 

104

Шәйхетдинов Гыйльметдин Шәйхетдин улы

1913

  1941 нче елда фронтка алына.  Сугышта яралана, 1942 нче елда демобилизацияләнә.  Сугыштан кайткач, Яңа Кенәр авылы кызы Майкамал апа белән гаилә кора. 3 егет, бер кыз үстерәләр. Бер улы , Нуретдин, Казан шәһәрендә озак еллар онкология больницасында врач булып эшләде. Гыйльметдин абый үзе кади колхозчы булды. 1983 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнде.

 

105

Гыймадиева Мәрьям Гыймади кызы

1919

Мәрьям апа Яңа Кенәр авылы кызы. 1942 нче елда мобилизацияләнә. Сугышны элемтәчеләр ротасында телефонистка булып башлый. Писарь да була, пешекче хезмәтен дә башкара. Орел-Курск дугасындагы сугышта катнаша. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтү эшен дә башкара. 1944 нче елның 6 августында Висла еласын кичкәндә, контузия ала. Кыска сроклы медсестралар әзерләү курларын уза. Медсестра булып 24019 нчы частьнең 304 нче санитар батальонында хезмәт итә. “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” , “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сержант М.Гыймадиева Сандомир плацдармын, Киевны азат итүдә катнаша. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Мәмсә башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. 1990 нче елда вафат. Мәмсә зиратында күмелгән.

Мәмсә авылында яшәде

106

Йосыпова (Сибгатуллина) Зәйнәп Вафа кызы

1921

  Арча районы Печмәнтау авылында туа.  1943 нче елда Ватанны сакларга чакырыла. 1945 нче елда мобилизацияләнә. Мәмсә авылы егете Габделнур  белән гаилә кора. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Уралда яшиләр. 1969 нчы елларда Мәмсә авылына кайтып төпләнәләр. Зәйнәп апа колхозда төрле эшләрдә эшли. Кызы Наҗия тәрбиясендә 1993 нче елда вафат. Мәмсә авылында җирләнгән.

Мәмсә авылында яшәде