Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов 1951 нче елның 27 мартында Арча районы Ташкичү авылының гади колхозчы гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе – Касыймов Ибраһим авылда балта остасы булып эшли. Тормыш иптәше Гафифә апа белән тату гаилә корып, 5 бала - 4 малай, 1 кыз үстерәләр. Ул-кызларын тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Бигрәк тә төпчеге Фаязга зур өметләр баглыйлар һәм ялгышмыйлар. Дөрес, калган 4 баласы да тормышта үз урыннарын табалар.

   Фаяз башлангыч һәм төп урта белемне Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә ала. Мәктәптә укыган елларын классташлары бик ихтирам белән искә алалар. Классташы Гарифзянова Мансура истәлекләрендә ул ярдәмчел, тәртипле, уңган, классташ кызларны яклый, саклый торган   кеше булып калган.

   Урта белемне Фаяз Яңа Кенәр урта мәктәбендә ала. Көн саен 7 чакрым араны җәяү уза. Күпме ихтыяр көче сорый торган батырлык бу!

   Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, 1969 нчы елны Казан дәүләт медицина институтының теш табибы факультетына укырга керә.  1974 нче елда институтны тәмамлагач, яшь белгечне Лениногорск районына эшкә җибәрәләр. Егет  Шөгер эшчеләр бистәсе хастаханәсендә теш табибы вазыйфаларын үтәргә керешә. Тырыш хезмәте аша ул үзен эшенең остасы итеп бик тиз таныта. Яшь белгеч тиз арада авторитет яулый һәм, шуны күреп, аны 1984 нче елдан шул ук хастаханәнең баш табибы итеп билгелиләр. Шушы елларда  бу хастаханә тирә-якта дан казана.  Инициативалы, яңалыкны бик тиз күреп алучы һәм аларны үз эшендә кулланучы белгечне 1994 нче елда “Бәкер” санаториясенең баш табибы итеп билгелиләр.

       Ф. И. Ибраһимов эшләгән чорда санаториянең матди-техник базасы бик нык үсә, ял итүчеләргә дәвалану өчен шартлар яхшыра. Санаториянең абруе, дәрәҗәсе ил күләмендә дә арта. Бу эшләрне оештыру башында, һичшиксез, Фаяз Ибраһимовичның өлеше бик зур. Ул үзен оста оештыручы, әйдәп баручы җитәкче итеп таныта. Фаяз Ибраһимовичның олы хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде.   Ул - Татарстан Республикасы атказанган табибы, Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исемнәрен горур йөртүче. Бүгенге көндә аның күкрәгендә  “Европа-Азия” Халыкара Гуманитар Академиясенең “Чор иҗатчысы” (“Творец эпохи”)  ордены балкый.

   Фаяз Ибраһим улы хатыны – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фирдалия  белән ике малай һәм бер кыз үстерәләр. Улы  Марат һәм кызы Гөлназ әтисе юлыннан киттеләр: табиб булып эшлиләр.

 

 

 

   «Поистине чудесные природные возможности грязеводолечения здесь дополняются исключительно профессионализмом, душевной теплотой и заботой врачей и всего медицинского персонала. Целеустремленность и поиск нового в лечебном процессе, строительство новых корпусов и приобретение современного медицинского оборудования – это особое качество руководящего состава  во главе с главным врачом Ф.И.Ибрагимовым»   

                     

                      Председатель Государственного Совета

                      Республики Татарстан                                               Ф.Х.Мухаметшин

 

 

 

 

 

     «….. На протяжении  десятилетий генератором пионерства, пассионарного подвижничества, профессионального фанатизма и высокой корпоративной культуры, присущие коллективу санатория, являлся его Главный Врач – Фаяз Ибрагимович Ибрагимов. Как нет песни без запевалы, музыка – без баяна, так и нет вдохновленности команды без творителя  одержимых идей, мобилизующих инициатив.

   «Творец эпохи» - так называется международный орден, которым Вы награждены Международной Гуманитарной Академией «Европа-Азия» (Казань), Международным фондом культуры мира (Испания), Международной Академией человеческого фактора  (Москва) за выполнение пилотного Проекта «Санаторий Бакирово: прорыв в XXI  век».В этом акте мы находим международное признание Вашего менеджерского таланта, искусства создавать и вдохновлять команду на реализацию мета-идей, инновационных проектов».

 

       Председатель Комиссии по международным наградам,

Ректор Института культуры мира ЮНЕСКО,

Президент Международной Гуманитарной Академии

«Европа-Азия», академик                                                                Э.Р.Тагиров

 

 

 

 

Самое дорогое в жизни человека – здоровье. Сейчас вы все во главе с удивительно инициативным главным врачом санатория « Бакирово» - Фаязом Ибрагимовичем Ибрагимовым создали уникальный, шикарный курорт-санаторий. Все на высоком медицинском уровне. Ваш коллектив отличается от других доброжелательностью. Пробыв у вас почти неделю, я сравнивая наши условия: деревянный, полуразрушенный курорт «Бакирово» 44-48 годов, радуюсь и говорю какие замечательные люди работают во главе с Фаязом Ибрагимовичем».

 

  Лавный врач курорта «Бакирово» 1946-1950 годов                      Ф.Ф.Кильматова