Җомга, 19.04.2024, 11:05
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Фотоальбом » Мәктәп тарихы » Музей ачу тантанасы

Музей ачу тантанасы

"Бу тарихи бәйрәмгә күптән әзерләндек. Зур эш башкарылды. Болар барысы да тарихи үткәнебезне онытмау һәм милләтебезнең киләчәге өчен эшләнә. Шиһабетдин Мәрҗанине онытмаган татарның теле дә, фикере дә юкка чыкмас, - диде Лотфулла Шәфигуллин. - Мәрҗани чын мәгънәсендә бөек галим, татарның беренче кешесе булырга лаеклы шәхес. Аны чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Кызганыч, әле без тулысынча әлеге шәхесебезне өйрәнеп бетерә алганыбыз юк. Хәтта Казаныбызда аның музее да, һәйкәле дә юк. Шуңа да әлеге вакыйга Ташкичү авылы гына түгел, Татарстан, гомумән, татар дөньясы өчен дә зур вакыйга".— Мәрҗани – ул безнең тарихыбыз. Аның исемен мәңгеләштереп калу – безнең изге бурычыбыз, — диде ул. – Әтнә районы Ябынчы авылында (Мәрҗанинең туган авылы) таш куйдык, муллалар коесын тәзекләндердек. Ташкичүне (мәгърифәтче чирек гасыр гомер иткән авыл) хәзер музей тулыландырачак.
“Кешенең дөньяга карашы һәм аның әйләнә-тирәне күзаллавына мәктәптә нигез салына. Шуңа да бу музейны булдыру өчен иң кулай урын”, – дип билгеләп үтте Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов.
— Агачның тамыры булмаса, ул корый. Милләт булып яшәргә телибез икән, без тарихыбызны сакларга, шәхесләребезне белергә тиеш. Мәрҗани әсәрләре белән дәресләр бирәбез. Без аны дин әһеле, мәгърифәтче буларак кире кайтардык, — диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.
447 0 5.0

Өстәлгән 15.12.2017 tashkichu10

Барлык комментария: 0
avatar