Җомга, 26.04.2024, 10:45
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Фотоальбом » Авыл тарихы » Музей

Музей

Арча районы Ташкичү авылында тууына 200 булу алдыннан дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылу, ислам дөньясы өчен зур вакыйга саналырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый фикер җиткерде.
“Бу музейның ачылуы Ташкичү авылы, Арча районы, гомумән Татарстан өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен зур вакыйга булырга тиеш. Чит илләрдә, бигрәк тә ислам илләрендә булганда игътибар иткәнем бар – беренче чиратта Шиһабетдин Мәрҗанины, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Габдулла Тукайны искә алалар. Чынлап та халкыбызны, республикабызны бөек шәхесләр аша таныйлар икән, үзебез алар хакында тагын да күбрәк белергә тиешбез”, – ди Разил Вәлиев.
Депутат сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗанины үзебезгә дә өйрәнергә һәм балаларга да өйрәтергә кирәк.
“Алга таба эшләнәсе эшләрне барларга кирәк. Татарстан китап нәшриятында Америка профессоры Юлай Шамил углының Мәрҗанига багышланган затлы китабы чыгып килә. Безнең “Җыен” фонды Шиһабетдин Мәрҗаниның әсәрләрен татар, рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырырга ниятли. Тарихыбызны белмибез, аның бөек шәхесләре белән горурланып үсмибез икән, милләтебезнең дә куәте кимер”, – диде Разил Вәлиев. (Арча, 8 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов).
407 0 5.0

Өстәлгән 13.12.2017 tashkichu10

Барлык комментария: 0
avatar