Җомга, 19.04.2024, 07:24
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Фотоальбом » Авыл тарихы » Чишмә ачу тантанасы

Чишмә ачу тантанасы

(Арча, 8 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Арча районы Ташкичү авылыннан ерак түгел урында – олы юл буенда Мәрҗани чишмәсе ачылды. «Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани яшь чагында шушы чишмә суын эчеп үскәнлеге мәгълүм. Шуңа да аны төзекләндереп, чишмәгә Мәрҗани исеме бирергә булдык», – ди төзекләндерү чыгымнарын күтәргән Лотфулла Шәфигуллин.

Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган, шундагы мәдрәсәдә белем биргән Ташкичү авылындагы мәктәптә музей ачу тантанасыннан соң, Арча ягы кунакларын әлеге чишмә буена – ал тасма кисәргә чакырдылар.

Бүген яңа төсмер алган чишмәнең тарихы ерак елларга барып тоташа: авыл халкы гомер буе печән өстендә шушы чишмә суын эчеп сусавын баскан, чишмә суы юлчыларның җан азыгына әйләнгән.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, Лотфулла Шәфигуллин тарафыннан төзекләндерелгән чишмәләр моның белән генә бетми. Андыйлар рәтендә Ахун һәм Курсави чишмәләре дә бар икән.

«Шиһабетдин Мәрҗанинең галим генә түгел, тирә-юньдә танылу алган батыр көрәшче булуы да мәгълүм, – дип уртаклашты Лотфулла әфәнде. 17-20 яшьләрендә егетләр аны әтисеннән сорап алып китеп, Сабан туйларына йөрткән. Бер аркасына салганнан соң, ул кеше белән кабат көрәшеп тормаган инде ул. Мәрҗаниның шушы чишмә суын эчеп үскәнлеген белгәнгә күрә дә, төзекләндерәсем килде».
495 0 5.0

Өстәлгән 05.02.2018 tashkichu10

Барлык комментария: 0
avatar