Пәнҗишәмбе, 25.04.2024, 18:21
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2017 » Февраль » 25 » Ватанны саклаучылар көне.
14:59
Ватанны саклаучылар көне.

Хәрби-патриотик айлык  кысаларында Ташкичү төп мәктәбендә укучылар арасында ярышлар, әңгәмәләр, очрашулар узды. Айлыкның соңгы көнендә әтиләр, укучылар, ир укытучылар, Ташкичү, Мәмсә егетләре өчен волейбол буенча ярышлар оештырылды.  Ярышларда 5 команда катнашты. Киеренке көрәштә Мәмсә авылы укучылары әтиләре җиңү яулады. Алар 3 таймда узган уенда 2 җиңү яулап, беренче урынга чыктылар. Мәктәп укытучылары 2 нче, 8 класс егетләреннән торган команда 3 нче урынны яулады.

    Шунысы куанычлы, бәйрәмдә Галаветдиновларның династияләре катнашты. 64 яшьлек Тәбрис Галаветдинов күп еллар буе күмәк хуҗалыкта механизатор  булып эшли, күп еллар Сабантуе батыры, спорт ярышларының актив катнашучысы. Бүген дә ул ярышлардан читтә калмады, спорт киемнәре  алып килеп, ярышларда катнашты.

    Ярышлар бүләксез булмый. Ярышларга катнашкан һәр кешегә Арча район электр челтәре начальнигы Нияз Фәрит улы Нурмухаметов истәлекле бүләкләр тапшырды, чәй өстәле әзерләде. Ул үзе дә ярышларның актив уенчысы булды. Улы, Илсаф, бу ярышта 2 нче призлы урынны яулады.Ярышта җиңүчеләрне котлаганда ул бәйрәмнең бик күңелле узуы, Мәмсә, Ташкичү авылы әтиләренең бик актив булуларын билгеләп үтте.

     Ярышларның кунагы итеп,  бүгенге көндә Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә урта мәктәбендә физкультура фәне укытучысы Нәкыйп Әлтаф улы Магсумов та чакырылды. Ул бик теләп, моннан 11 ел элек үзе укыткан туган мәктәбенә килүен белдерде. Үзе укыткан укучыларның балаларын ярышларда күреп соенүенә басым ясады.Әтисенең улы, улының әтисе өчен шатланып торуын, тәрбия эшендә мондый ярышларның бик кирәк булуына басым ясады.

    Мәктәп директоры И.И.Гибадуллин барлык укучылар, укытучылар, әтиләрне бәйрәм белән котлады. Үзенең чыгышында ул укыту-тәрбия эшендә соңгы елларда әтиләрнең активлашуын белдерде.

    Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар, әтиләр, кунаклар тәмле пылау, хуш исле чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды.

 

    

Карау: 536 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментария: 0
avatar