Пәнҗишәмбе, 25.04.2024, 04:08
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2017 » Апрель » 19 » Ташкичү мәктәбендә укучыларны милли рухта тәрбиялиләр
22:52
Ташкичү мәктәбендә укучыларны милли рухта тәрбиялиләр

Арча районы Ташкичү мәктәбендә укучыларны милли рухта тәрбиялиләр

 Татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, Арча районы Ташкичү мәктәбендә күптөрле чаралар үтә. Милли рухта тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен, мәктәп коллективы 2010 елда Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә дә лаек булган иде, дип яза район газетасы.

Мондый чараларның чираттагысын мәктәптә күп еллар өлкән пионервожатый, укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләгән Рузалия Ибраһим кызы Насибуллина оештырды. Рузалия апаның барлык гомере балаларга тәрбия һәм белем бирү белән бәйле. Инде лаеклы ялда булса да, ул авыл, район тормышында активлык күрсәтүче шәхес. Борынгы мирас , укучыларда туган якка горурлык хисе тәрбияләү иде аның бүгенге бурычы. “Әбиемнең сандык серләре” дип аталган кичәдә ул укучылар инде онытып бетерә язган бала итәкле күлмәк, чигелгән сөлге, читек, түбәтәй, калфаклар турында сөйләде. Баксаң, чигелгән мендәр тышлары яман күздән саклаган. Чәчләрдәге чулпылар хатын-кызның гәүдәсе туры, нәфис булсын өчен тагылган икән… Бик күп яңалык белделәр укучылар бу кичәдә.

Рузалия апа үзе – күпкырлы шәхес. Әтисенең ядкаре – тальян гармунын алды да, укучыларга уйнап та бирде. Нәфис сүз остасы да ул. Шигырьләр иҗат итә, спектакльләрдә уйный. Әле бу көннәрдә яшьлек елларын искә төшереп, авыл тарихын яза, эзләнә. Бүгенге чараны үткәрүе дә юкка түгел. Менә ничә еллар инде ул, “Өммегөлсем” фольклор ансамбле төзеп, борынгы йолаларны авыл, район, республика сәхнәләре аша халыкка җиткерү өстендә эшли. Илһамланып яши ул. Укучыларга да илһам өләшә, халык авыз иҗатының педагогик кыйммәте аша авыл халкын, укучыларны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Карау: 584 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментария: 0
avatar