Пәнҗишәмбе, 18.04.2024, 18:02
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2022 » Август » 20 » “Соңгы кыңгырау” бәйрәме
08:12
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез!

Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, классташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Белем һәм тәрбия биргән мәктәбегездә уку елларын күңелле хатирә буларак яхшы яктан гына истә калдырыгыз, Киләчәктә дә дус булып, аралашып яшәгез. Бәлки нәкъ менә Сез киләчәктә укытучы булырсыз?! Укытучы белем һәм тәрбия биргән кебек үк үз балаларыгызга белем һәм тәрбия бирерсез.

Соңгы кыңгырау мәктәптә соңгы мәртәбә чылтыраса да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Тормышыгыз якты, матур булсын!

Карау: 285 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментария: 0
avatar