Шимбә, 27.04.2024, 03:39
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2017 » Март » 10 » 8 март
18:55
8 март

        Март аеның беренче бәйрәме - 8 март көне һәркемнең күңелен җилкетә, яшәргә дәрт өсти! Сөекле әниләребезне сеендерәсе, күңелләребезнең җылысын бирәсе килә. Шушы максаттан, 6 март көнне әниләребезне, әбиләребезне, гомүмән, барлык хатын -кызларны мәктәпкә дәштек. Аларны 3 өлештән торган бәйрәм каршы алды. Педагог-оештыручы Г.Д.Касимова әниләрне актлар залына дәште. Бәйрәмчә киенгән укучылар аларны матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән котлады. Актлар залыннан барлык кунаклар, укучылар спортзалга юл алды. Монда Мәмсә авылы әниләре Ташкичү авылы әниләренә каршы спорт ярышларында катнаштылар. Аларга ярдәмгә кызлары да килде. Китте скакалка сикерү, капчык киеп йөгерү, кыршау әйләндерү, көнгерә булып йөгерү...  Бер әнинең дә, укучы кызларның да сынатасы килмәде. Шулай да "Нечкәбил", "Чикерткә", "Иң оста ярышучы" һәм башка номинация җиңүчеләре  билгеләнде. Уйнап арыгач,барлык укучылар, кунакларны чәй өстәле көтә иде. Арча электр челтәре начальнигы Н.Ф.Нурмухаметов спонсорлыгында, бик бай өстәл әзерләнгән иде. Кунаклар, яңадан килергә вәгъдә итеп, күңел ачып, өйләренә таралды.

   

Карау: 576 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык комментария: 0
avatar