Пәнҗишәмбе, 18.04.2024, 16:58
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2022 » Август » 20 » 19 май – Пионерия туган көн
08:17
19 май – Пионерия туган көн

Бүген мәктәбебездә “Пионериянең 100 ел”лыгына багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 4 класс укучылары  Татарстан  Варислар Берлегенә һәм 6 класс укучылары  Россия укучылар хәрәкәте сафларына кабул ителде. Әлеге тантанада Ташкичүмәктәбендәозакелларпионервожатый булып эшләгән  Рузалия Ибраһим кызы Насибуллина да катнашты.  Рузалия Ибраһимовна  пионерия оешмасының тарихы, атрибутлары белән таныштырды, галстуклы мәктәпеллары хатирәләре белән уртаклашты. Заманында алдынгы вожатый, бүгенге көндә дә тынгысыз йөрәкле ветеран укытучыбыз чыгышын укучылар бик кызыксынып тыңладылар.Һәрвакыт көләч йөзле, ачык һәм киң күңелле  Рузалия  апабызны пионериянең 100 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез.Аңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез.

Карау: 191 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментария: 0
avatar