Җомга, 26.04.2024, 15:12
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2021 » Гыйнвар » 19 » 16 январь - Ш.Мәрҗани туган көне - 16 января - день рождения Ш.Марджани
12:55
16 январь - Ш.Мәрҗани туган көне - 16 января - день рождения Ш.Марджани

2021 нче елның 16 январе – бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Ш.Мәрҗанинең туган көне. Шушы уңайдан 15 январь көнне “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә “Ш.Мәрҗани мирасын барлау” исемендәге районкүләм укулар оештырылды. Укуларда Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтләрен анализладылар, туган җиребезне кадерләп яшәүләре, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

 

Карау: 401 | Өстәде: tashkichu10 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментария: 0
avatar