Кузэтеп баручы

13.02.2017 19:21

"Зөбәер әфәнде, бар синең милләткә файдалы эшләрең! Булыр әле,алга таба да! Саулык-сәламәтлек телим сезгә. Азрак дуамал булсагыз да,гадел кеше бит сез. Халык күрмәсә дә,балык күрер,дигәндәй..Бәяләнер әле,хезмәтләрегез!"
Билгеле, мондый фикер гади халык фикере. Без бит синен белэн ботенлэй ук гади тугелдер. Хэм бераз анализ ясаганда шул билгеле була: "Звезда Поволжья" да урыс телендэ чит исем белэн миллэтенэ каршы шпионить итуче, ниндидер микъдардагы талант иясе, - ул безнен Зобэер икэн лэбаса...
Урысча эйтмешли, какие наши годы. Килэчэктэ бары да билгеле булыр... Хэм бары да курсэткэн эше буенча бэялэнер...
Шэйми турында ана карата да шундый ышаныч белдерелгэн: эгэр уйланып халкы очен яши башласа, бэлки авыр хэлдэге халкы аны кичерер, дигэн фикер. Шул ук фикер синэ дэ кагыладыр...
Оченче фикер. Мин инде Мэскэу управленецларынын бик тубэн дэрэжэдэ эшлэулэре турында куп мэртэбэлэр язып чыкканым бар. Аларнын талантсыз эшлэулэре бар яклап та илгэ файда урнына зарар гына китерэ. 
Менэ шуларнын оптималь уйда булмаулары, оптималь сэйэсэт алып бара алмаулары безнен татарны комга утыртты да инде: бердэн, буген без гайрэтле, кимендэ 45-50 млн.лы халык урнына мескен хэлдэге 5-6 млн.лы халыкка калып, шул ук булдыксыз управленецлар тарафыннан безгэ каршы котырткан элекке туганыбыз кечек кенэ сандагы башкорт алдында пасуем... Монда да синен кысылыш юк тугелдер...
Э бит, халкы тиз усеп барган торки дэулэтлэр гел теге булдыксыз управленецларны тынлап кына яшэмэс. Алар берлэшеп урысларга каршы эш итэ башлаулары кон кебек ачык. Тик булдыксыз управленецлар шуны белсен: ул вакытны кул астында хэръяклап булдыклы татар юк инде...


Кадерле Имаметдин

13.02.2017 12:49

Нишлисен, тормыш шундый булды: егерменче гасыр башлары татарга зур трагедия алып килде. Мэхмут Галэу генэ тугел, хэттэ боеклэрдэн боек, Совет республикасында беренче социалистик герой атамасына лаек булган Галимжан Ибрахимов та байтак китапларын узгэртеп язып, чын булганнарын яндырырга мэжбур булган. Эммэ алай режимга ярарга тырышу да булышмаган, барыбер тегелэр аны да утерэлэр...
Э Мэхмут Галэунен романнары чыгу белэн мин аларны укый бардым. Ул елларда бэлки татар турында реалистик китаплар чыкмаганга, М.Г. китаплары, аннан да бигрэк узе, минем очен аныма свыеп бетмэслек эйберлэр иде. Эйе, Мэхмут Галэу, - ул татарнын йорэк ярасы, ачык, кан сауган ярасы... 
Бердэн, буген дэ татар авыр дэверлэр кичерэ. Шушы галэмэтнен курсэткече булып, дигэндэй, миллэтнен чын зыялысы буген санаулы гына. Алар да, йэ Зобэер эфэнде шикелле, миллэтенэ хезмэт иту очен акча омет итэ, э ул юк, я башка сэбэптэн, ул хезмэтне башкару ысулын таба алмый аптырауда яши. Хэттэ ки буген барча торки халыклары интернет аша уз тарихи урыннарын дэррэу яклаганда, татар аптыравыннан кутэрелэ алмый: элегерэк, берничэ дистэ ел татарны эт итеп, торле югарылыктагы чиновниклар, хэм алар артыннан башистлар мыскылласа, хэзер аларнын урыннарын массово безнен торки туганнарыбыз ала... 
Э татар?! - дип сорасагыз, алар да шул тирэдэ чемченэ дигэндэй. Нидер язсалар да, чиновникларга ярашу (шул ук Шэймивека, дигэндэй, анын портреты, анын турында роман...) юнэлешеннэн ары китучелэр сирэк...


Зөбәер Мифтахов

14.02.2017 13:43

"Акча өмет итә" дип теләсә кемне пычратырга була, каян да булса акча алмаган кеше дөньяда берәү дә юк. Ә безнең акча өмет итеп тә буш калулар аркасында – Татарча-Русча Тәрҗемәче, бүтән электрон сүзлекләр арытаба эшләнми ята, киң таратылмый, шул өлкәдә оялаган Казан жуликларына каршы көрәшеп булмый, һ.б., – чөнки без бүтән вак нәрсәләр өстендә әз-мәз акча эшләп чокчынырга мәҗбүр!.. Ә акчаны без заманында сездән дә (ягъни "милли хәрәкәт"тән дә) өмет иттек (милләт өчен генә түгел, "милли хәрәкәт" өчен турыдан-туры кылган эшләр дә күп булды) – тик сездән бер татар зыялысына да бер тиен дә таммады, ялган "милли хәрәкәт" оешмаларына спонсорлар "милләтне үстерер өчен" дип биргән бик күп акчаларны исә жулик "лидерлар" тиененә хәтле урлап бетерде!!. // Шуңа күрә без үз кылган эшләребез өчен тиешле җирләрдән акчалар даулаудан тартынмыйбыз, тормышта никадәдр тыйнак булсак та!!. Кулдан гына килми – өстегездән күлмәгегезне сыдырып алырга да ихтимал, югыйсә!!.


мохаммәт

12.02.2017 22:17

Кызганыч шул, татар каһарманары, мин аларны татар даһилары диәр идем(Г. Тукай, Г. Ибрагимов, Махмут Галәү). Мин, Мәскәүдә М. Галяу әсәре "Моһаҗирләр" буенча уздырган идем. Бу булды 1988-89-чымы еллар. Доклад сөйләгән иде Галия Хантимирова, филология ф. к. Халык күп җыелган иде, ялгышмсам, ДК "Метростроя"-да уздырдык. М ин бу романны укыган идем, миңа роман "Моһаҗирләр" ошады. Шулай, Алтын Урданы торгызмыйча без җәфа чигәрбез инде. Тизрәк торгызылсын иде Алтын Урдабыз.


Хак

12.02.2017 21:21

Хак эйтэсез, Зобэер эфэнде. Сезнен фикергэ кушылам.


Мунира

12.02.2017 20:43

Мэктэп елларында Мэхмут Галэунен "Моhажирлар" романын бик яратып укыган идем.


Фәния Җәләлиева

12.02.2017 17:53

Студент елларында "Мөһәҗирләр"не укып тетрәнгәнемне хәтерлим. Татар тормышын сүрәтләргә тырышкан сценаристлар бу китап белән файдалансалар,киләсе буыннар өчендә тарихыбызның ул еллар эзе югалмас 


Зөбәер Мифтахов

12.02.2017 15:19

Мәхмүт Галәүнең "Онытылмас еллар", "Мөһаҗирләр" романнарын www.tatarca-text.narod.ru сайтыннан алып укыгыз (бушлай, ирекле)... Мин аны Интернетка үзем кулдан җыеп салдым, 2003 еллар тирәсендә, татар әдәбиятендә иң хөрмәтле, иң тарихи әһәмиятле әсәр буларак, – шуннан соң аны копияләп күчереп күп кенә бүтән сайтларга да салдылар (шул исәптән дәүләт асрый торган сайтларга) – ә безне "ялгыш" та искә алучы юк, әлбәттә... (Менә шуннан – хет шартлап ярылсын динче исламистлар – мәгәр аларның оҗмахларына иң беренчеләрдән булып без керергә хаклы булабыз, милләткә бушлай, фәкать садака итеп шундый зур хезмәтләр кылган өчен!.. Ни үкенеч – диннәре вә оҗмахлары ялган...) // Ә иске татар авылы тормышын Мәхмүт Галәү чаклы яртылаш түгел, уннан бер кадәр тасвирлап язучы да бүтәнчә булмады бөтен мактаулы (һәм дә сатлык, түбән җаннар оялап яткан) татар әдәбиятендә!.. // (Искәрмә: М.Г. китаплары да идеаль түгел: 30нчы елларда шул ук кабахәт "совет" идеологиясе астына төзәтеп язылган, – тик анысын гына инде без төшенеп, күңелдән дөресләп укырга тиешбез...)


Күзәтеп баручы

12.02.2017 18:54

Зөбәер әфәнде, бар синең милләткә файдалы эшләрең! Булыр әле,алга таба да! Саулык-сәламәтлек телим сезгә. Азрак дуамал булсагыз да,гадел кеше бит сез. Халык күрмәсә дә,балык күрер,дигәндәй..Бәяләнер 


Фәүзия Бәйрәмова

12.02.2017 13:44

Мәхмүт Галәү, әлбәттә, фаҗигале шәхес, аның язмышын гыйбрәт өчен өйрәнергә кирәк. Ә менә иҗаты каршылыклы, дияр идем. Үзем "Һиҗрәт" романын язар алдыннан, Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрен тагы бер тапкыр игътибар белән укып чыктым. Утызынчы елларның ялган идеологиясе шул хәтле көчле, ул язучы талантын басып киткән. Бу әсәрдә татар байлары да, төрекнекеләр дә - карак һәм оятсыз, муллалар - надан, режим - черегән. Ярлы гына яхшы. Татар мөһаҗирләре хәтта шул "черек" Төркиядә дә өмә ясап колхозга охшаган нәрсә төзиләр. Әмма болар берсе дә дөреслеккә туры килми шул... Шуңа күрә әсәр безнең чорда киң яңгыраш ала алмады, совет идеологиясе харап итте. Төркиянең Искешәһәр татар музеенда "Мөһаҗирләр"нең латин хәрефләре белән басылып чыккан вариантын күрдем. Госмания авылы кешеләре бу әсәрне үзләре турында, ди, әфәнде күпере авылында да шундыйрак сүзләр йөри. Әлбәттә, әсәрнең каһарманнары госманлыда яшәгән, әмма аларның тормышлары бөтенләй башка төрле булган. Үзем шушы темага тирәнтен кереп, моннан 110 ел элек Төркиягә һиҗрәт кылган себер татарлары турында роман язганда, мин моны тагы да яхшы 


Зөбәер Мифтахов

13.02.2017 02:28

Мәхмүт Галәүнең мулла-мунтагайларны татар халкын рәхимсез изүче итеп тасвирлавы – дөп-дөрес, натурадан алынган, шул ук вакытта читкә киткән эшмәкәрләрне (бигрәк тә Урта Азиядән кунакка кайткан бер байны, Урта Азиягә кәрваннар йөрткән бер сәүдәгәрне), урта хәлле авыл эшмәкәре Сафаны шул ук рәткә кертүе – әлбәттә, сталинизм йогынтысы... Ләкин шунсыз аның китапларын бөтенләй дөньяга чыгартмаслар иде бит!.. Артта калган, феодализмга батып яткан Төркияне тәнкыйтьләве дә дөп-дөрес!.. //М.Галәү әсәрләрендә "ярлы яхшы" түгел, шул ук вакытта – ярлы Йосыф, мәсәлән, анда көлке персонаж итеп бирелгән, мәгәр туып-үсеп килүче интеллигенция (Исмәгыйль) уңай сүрәтләнгән... // Фәүзия Бәйрәмова барлык элекке татар язучыларын пычратып чыкты инде, әле дә шуны дәвам итә... Үзенең бер "әсәре" дә бияләй кими кулга тотарлык түгел, шул ук вакытта!..


Татар атеист

14.02.2017 14:48

Адрес давай . Куп пар биялэй жибэрербез, шарты шул. ФБнын ботен китапларын укып чыгасын.


Зөбәер Мифтахов

15.02.2017 15:08

Бульдозер давай, алай бик бай булсаң – ФБның бөтен китапларын чүплеккә эттерергә!.. Берәү генә җитми, унны давай!..


https://www.azatliq.org/a/28251162.html

www.azatliq.org