1941 елның 22 июнь иртәсе. Безнең иле­безгә немец илбасарлары бәреп керә. Халкыбыз дошманга кар­шы изге сугышка, азатлык сугышына күтәрелә. Илебез солдатлары 4 ел буе немец фа­шистларына каршы көрәште. 1417 көн буе туплар ярылды. Җирдә яшәү өчен көрәш барды. Дошман никадәр генә котырмасын, без­нең солдатларның җиңүгә ышанычы көчле иде. Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре, ятим сабыйлар, тол хатыннар китерде.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз«,-дип китсәләр дәкүп авылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Менә Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә инде 73 ел үтте. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Бөек Ватан сугышында Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Аларның исемнәре — һәйкәлләрдә.

 

 

 

 

 

 

 

Җәләев Минхаҗ

1942 нче елның августында фронтка китә. Смоленск фронтында пулемет ротасында хезмәт итә. Калинин фронтына җибәрелә, Минск, Каунас, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1945 нче елның декабрендә исән-сау авылына әйләнеп кайта.

 

 

 

 

 

 

 

 

Маликов Габделнур

20 яшьлек егет 1941нче елда Ватан сугышына китә. Каты сугышлар башлана, корал җитми. Сугышчылар соңгы патронга кадәр көрәшәләр һәм чолганышта калып дошман кулына эләгәләр. Габделнур абый концлагерь җәфаларын кичерә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сафин Закир

Ташкичү авылыннан сугыш белән фронтка китә. Укчы полкта хезмәт итә. 1942 нче елны, авыр яраланып, туган авылына җибәрелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фатхрахманов Габделхак


1925 нче елда Ташкичү авылында туган. 1943 нче елда Япония чикләренә китә. Япония милитаристларын тар-мар итүдә катнаша.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Садриев Нәфыйк

1941 нче елның 26 нчы августында сугышка чыгып китә. Воронеңны азат иткәндә авыр яралана. Атакар госпиталендә дәваланганнан соң, Сталинград фронтына җибәрелә. Каты яраланып, авылына кайта. Күп кенә орден, медалҗләр белән бүләкләнә.