Тормыш дулкыннары безнең авыл кешеләрен кая гына илтмәсен, ул нинди юллар үтмәсен, һаман туган ягын — Ташкичүен сагына, күңеле белән, уе белән туган якларга омтыла.
Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта да тора.
Туган якка мәхәббәт нигезендә бөек көч-туган илне, шул җирләрдә яшәүче халыкның эшен, тормышын ярату, патриотизм хисе ята.
Туган ягыңа, илеңә мәхәббәт, патриотизм хисе, яшь буында, үзең, әти-әниең, бабаларың, яшәгән авылның тарихын белүдән, аны тирәнтен өйрәнүдән башлана. Ташкичү мәктәбе коллективы бу гыйбарәне тирәнтен аңлап, авыл, туган як тарихын эзлекле өйрәнүдә максатчан эш алып бара.
Материалов нет

