Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган Ташкичү авылы егетләренә багышлана

     1941 нче елның 22 нче июнь таңы.  Илебезнең көнбатыш чикләрендә акрын гына таң ата. Шушы тынлыкны меңнәрчә фашист самолеты гөрелтесе, танк чылбыры тавышы бозды. Бөек Ватан сугышы башланды.  Бик күп кан, күз яше коелган  озакка сузылган 4 ел.  Һәр йортны, һәр гаиләне сугыш үлеме сагалап йөрде.  Илебез халкы, бердәм булып, фашистларга каршы көрәшкә күтәрелде. Миллионлаган намуслы ул һәм кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр. Шуның аркылы алар үлемсезлеккә атладылар.

     Яу кырында ятып калганнарның исемнәре “Хәтер” китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Сугыш кырларында кан койган, фашистларны җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән һәм кире әйләнеп кайтканнарның исемнәре “Алар безгә Җиңү алып кайтты” китабында теркәлгән. Ә күпмесенең исемнәре әле бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган!? Алар да миллионнарча!   

     Татарстан территориясеннән 560 меңнән артык егет һәм кыз илне сакларга китте. Аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады.  Алар арасында сугыш кырларында һәлак булучылар да, хәбәрсез югалганнар да, яралардан үлгән якташлар да бар.  Бу батырларның  исемнәре шәһәр-авыллардагы мемориалларда һәм һәйкәлләрдә генә калды. Аларның батырлыкларын әдәби әсәрләрдән, кинофильмнардан гына карап искә алабыз.  

   Безнең бу истәлек – сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызга багышлана. Исемлекне төзегәндә Мәмсә авылы гражданины Сафин Габдрәфикъ абыйның 1941-1944 нче елларда Мәмсә авылыннан сугыш кырларына киткән авылдашларыбызның исемлеге язылган дәфтәргә, “Хәтер” китабына, авылдашларыбызның истәлекләренә, 1940-1943 нче елда алып барылган “Хозяйственная книга” дигән бюллетеньгә таянылды.

Фамилиясе, исеме, атасының исеме

Туган елы

Кайчан һәлак була?

Хәрби вазыйфасы

Кайда күмелгән?

Искәрмә

1

Абдуллин Хәбибулла Абдулла улы

1916(1910)

билгесез

кызылармеец

билгесез

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

2

Абдуллин Нурулла Абдулла улы

1921

билгесез

кызылармеец

билгесез

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

3

Абдуллин Шәйдулла Абдулла улы

 

 

 

 

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

4

Әгълиуллин Абдулла Әгълиулла улы

1901

билгесез

кызылармеец

билгесез

 

5

Ахметзянов Абдулсабир

1910

01.1942

кызылармеец

Тверь өлкәсе, 18004, 939

“Арча хәбәрләре”,

№ 63, 28.08.2019

6

Бариев Һади Барый улы

1915

билгесез

кызылармеец

билгесез

 

7

Борханов Шәфикъ Борхан улы

1910

билгесез

кызылармеец

билгесез

 

8

Габдрахимов Ибраһим Габдрәхим улы

1913

билгесез

кызылармеец

билгесез

 

9

Габдрахманов Габдулла

1902

26.11.1942

кызылармеец, 177 нче аерым укчылар батальоны

билгесез

“Хәтер” китабында Абдрахманов бирелә

10

Габделхаков Габдулла Габдулла улы

1911

билгесез

кызылармеец

билгесез

Китапта Кече Төрнәле (Ташкичү) дип бирелә

11

Габдрахманов Фәйзрахман Габдрахман улы

1899

18.05.1944

кызылармеец, кыр почтасы 83284

Смоленск

 

12

Габдрахманов Хафиз Габдрахман улы

1902

04.1943

кызылармеец

билгесез

 

13

Габделхаков Кыям Габделхак улы

1923

22.09.1943

кызылармеец

Новгород өлкәсе, Поддорский районы, 977520, 214

Арча хәбәрләре, №4, 2020 ел, ике төрле фамилиядә бирелгән

Ибатуллин Кыям (газетада Каюм)

14

Галиәхмәтов Ибрай(һим)  Галиәхмәт улы

1897

билгесез

кызылармеец

билгесез

1940-1943 нче елгы “Хозяйственная книга”да юк

15

Гали(м)уллин Гадил Гатаулла улы

1924

22.08.1943

кызылармеец

Донецк өлкәсе Славянск районы, Моросовка авылы

“Хәтер” китабында  авылы күрсәтелмәгән, “Галимуллин” дип бирелгән, Галиулла улы булырга тиеш

16

Галиуллин Галимулла Галиулла улы

1911

20.06.1942

кызылармеец

Ленинград өлкәсе, Веретейка вылы

 

17

Галиуллин Гарифулла Галиулла улы

1908

билгесез

кызылармеец

билгесез

 

Тулы текст...