Сугыш ветераннары

 

Гарифзянов Зарифзян Гарифзянович

1922-1983

      Гарифзянов Зарифҗан Гарифҗан улы 1922 нче елда  Мәмсә авылында туа.

       1941 нче елда фронтка китә.1943 нче елны Курск дугасы сугышында яралана, бер күзен калдыра. 1944 нче елда туган авылына кайта. Яралардан йөзе шулкадәр үзгәргән була, әнисе бу кешенең Зарифҗан булуына берничә көн ышанмый. Яралары төзәлгәч, Яңа Кенәр авылында сельпода бухгалтер булып эшли.  1948 нче елда Гөлбикә исемле кыз белән семья кора,7 бала үстерә. Өйләнгәч, гомере буе Мәмсә авылында яши, төзүчеләр бригадасында эшли, библиотека мөдире, колхозның ревизия комиссиясе составында эшли. Олы улы Мансур ТР атказанган шоферы, өченче улы Мәсхүт ТР атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы халык укытучысы. Улы Мәсхүт тәрбиясендә яшәде. 1983 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнде.

 

 

 

 

 

Галимуллин Бари Галимуллович

1925-2010

       Галимуллин Барый Галимулла улы 1925  нче елда Мәмсә авылында туа.

      1943 нче елның январь аенда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Горький өлкәсенең Арзамас шәһәрендә 6 айлык фронт өчен әзерлек курслары үтә. Шул ук елның сентябрь аенда автоматчы рядовой буларак Орша шәһәре тирәсендә беренче сугышчан чирканчык ала. Яралана. 4 ай госпитальдә дәвалангач, Барый абыйны  Белоруссия юнәлешендә тупланган запас полкка җибәрәләр. Станоклы пулеметчылар отделениесенең командиры итеп билгелиләр. Сары авыруы эләктерә. Госпитальдән чыккач, элемтәчеләр отрядына билгелиләр. Литваны, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша.1945 нче елның апрель аенда Кенигсбергны алучылар сафында була. 1945 нче елның май аенда Приморье өлкәсенә Япониягә каршы сугышларга озаталар. 1948 нче елда авылга кайта. Күкрәген “За победу над Германией”, “За отвагу”, “За взятие Кенигсберга”, “За победу над Японией” медальләре бизи. Салым инспекторы булып эшкә урнаша. Дания исемле кыз белән гаилә кора, бер егет үстерәләр. Дания апа үлгәч, улы Мәхмүт һәм килене тәрбиясендә кала. Мәмсә авылы зиратына җирләнә.

 

 

 

 

Гимадиева  Марьям Гимадиевна

1919-1990

 

Мәрьям апа 1919 нчы елда Яңа Кенәр авылында туа. Ташкичү,Иске Ашыт, Мәмсә авылларында башлангыч классларда укыта. 1942 нче елда мобилизацияләнә. Сугышны элемтәчеләр ротасында телефонистка булып башлый. Писарь да була, пешекче хезмәтен дә башкара. Орел-Курск дугасындагы сугышта катнаша. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтү эшен дә башкара. 1944 нче елның 6 августында Висла еласын кичкәндә, контузия ала. Кыска сроклы медсестралар әзерләү курларын уза. Медсестра булып 24019 нчы частьнең 304 нче санитар батальонында хезмәт итә. “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” , “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сержант М.Гыймадиева Сандомир плацдармын, Киевны азат итүдә катнаша. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Мәмсә башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. 1990 нче елда вафат. Мәмсә зиратында күмелгән.

 

 

 

 

 

 

 

Загидуллин Магсум Загидуллович

1927-2002 

 

Заһидуллин Мәгъсүм Заһидулла улы 1926 нчы елда Мәмсә авылында туа.

   1944 нче елда армия сафларына чакырыла.  Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.Япон мелитаристларына каршы көрәштә катнаша. 1951 нче елда демобилизацияләнә.  Байкал авылы кызы Мәсрүрә белән гаилә кора. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Колхаз рәисе вазыйфалары башкара.Аннан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Улы Фаршат тәрбиясендә яшәде. 2002 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Зайнуллин Фарит Зайнуллович

1925-2000

 

    Зәйнуллин Фәрит Зәйни улы 1925 нче елда Мәмсә авылында туа.

   1943 нче елда мобилизацияләнә. Сугышта каты яралана. Ядрә кыйпылчыклары йөзен һәм аягын яралый.  Шул ук елны госпитальдән туган авылына кайта. Гомере буе К.Якуб исемендәге колхозда балта остасы булып хезмәт итте. Мәмсә авылы кызы Наҗия белән гаилә төзи. 8 бала үстерәләр. Бер кызлары (1956 нчы елгы) 6-7 яшьләрендә язгы суга батып үлә. 2000 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратына җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Заляев Мингаз Заляевич

1924-2014

     Җәләев Минһаҗ Җәләлетдин улы  1925 нче елда Ташкичү авылында туа.

    1942 нче елның 13 августында фронтка чакырыла. Муром шәһәрендә пулеметчылар әзерләү курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, Финляндия чигенә алып китәләр, шунда оборона тоталар.

  1943 нче елда Белоруссияне азат итүдә катнаша. Брянск, Осташко, Витебск һәм башка шәһәрләрне азат итүдә үз өлешен кертә. Беренче сугышчан бүләк – “За отвагу” медаленә дә шушы чорда лаек була. Август аенда авыр яралана. Госпитальгә эләгә.  Госпитальдән чыкканда, иптәшләре Латвияне азат итүгә катнашалар. Минһаҗ абый да аларга барып кушыла. 1944 нче елның 25 июлендә  дошманга  сазлык аша чыгып һөҗүм итәләр. Шушы бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен ул “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.Ә менә 30 июль көнне тагын яралана.  Айдан артык госпитальдә ятып чыга. Үз частенә кайта.

  Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышта тагын яралана Минһаҗ абый. Җиңү хәбәрен госпитальдә ишетә. 1945 нче елның 6 декабрендә Ташкичүгә кайта. Гимнастеркасына “Германияне җиңгән өчен” һәм III дәрәҗә Дан ордены өстәлгән була.

  Минһаҗ абый Тайфә исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Саба авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый. Күп еллар К.Якуб исемендәге колхозда баш хисапчы булып эшли. Улы Данил тәрбиясендә яшәде. Данил мәктәптә математика укытты, РФ күкрәк билгесе иясе. Минһаҗ абый  2014 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

 

 

 

 

 

Ибатуллин Габдрахман Ибатуллович

1905-

 

Ибатуллин Габделхак Ибатулла улы 1898 нче елда Ташкичү авылында туа.1942 нче елда армия сафларына чакырыла.  1944 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш инвалиды. Сугышка кадәр үк Гайшәбикә исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Кыям Бөек Ватан сугышында һәлак була. Колхозда яшелчәчелек бакчасында эшли.  1985 нче елда вафат. Ташкичү  авылы зиратында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Касимов Ибрагим Касимович

1910-1987

 

     1942 нче елда фронтка чакырыла, Ленинград фронтына эләгә.  1942 нче елның 22 декабрендә  СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнә.  1945 нче елда демобилизацияләнә. СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1947 нче елның 15 март приказы нигезендә “За доблестный труд в ВОВ 1941-1945” һәм 1947 нче елның 31 май Указы нигезендә “За победу над Германией в ВОВ 1941-1945” медальләре белән бүләкләнә. 1947 нче елның 31 маенда Ташкичү авылына кайта, балта остасы булып эшли. Гафифә исемле кыз белән гаилә кора, 5 балага тормыш бирәләр. Бер улы, Ибраһимов Фаяз, Россия Федерациясенең атказанган врачы, “Бәкер” шифаханәсе баш табибы. Ибраһим абый 1987 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

Кашапов Анас Кашапович

1920-1975

   Кашшапов Әнәс Кашшаф улы 1920 нче елда Ташкичү авылында туа.

1941 нче елда сугышка чакыру ала.  1942 нче елда авыр яралана, демобилизацияләнә. Туган авылына кайта. К.Якуб исемендәге колхоз рәисе вазыйфалары башкара. Аннан соң ягулык салучы булып эшли. Мәмсә авылы кызы Равия белән гаилә кора. 5 бала  тәрбияләп үстерәләр. Бер кызы, Кашшапова Сания, Башкортстан Республикасы атказанган укытучысы дәрәҗәсенә күтәрелә.  Р.Төхфәтуллинның “Авылдашым Нәби” повестеның колхоз рәисе прототибы – Әнәс абый. Тырыш хезмәте өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1975 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

Маликов Габдельнур Маликович

1921-1989

 

   Маликов Габделнур Малик улы 1921 нче елда Ташкичү авылында туа.1941 нче елда сугышка алына.  1946 нчы елда демобилизацияләнә.  Ташкичү авылында яши. Келәт мөдире булып эшли. Сугыштан соң Нурдидә апа белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Маликов Газиз озак еллар К.Якуб колхозында җаваплы эшләрдә катнашты, “Ашытбаш” күмәк хуҗалыгы рәисе, Ташкичү авыл советын җитәкләде. Габделнур абый 1989 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мухаметзянов Басыр Мухаметзянович

1926-1987

   Мөхәммәтҗанов Басыйр Мөхәммәтҗан улы 1927 нче елда Ташкичү авылында туа.1941 нче елда сугышка китә. 853 нче укчы полкта хезмәт итә.  “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Нәкыя апа белән гаилә кора. 2 егет үстерәләр. Басыйр абый колхозда шофер булып эшли. 1995 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Мухаметшин Давлетша Мухаметшевич

1924-1995

     Мөхәммәтшин Дәүләтша Мөхәммәтша улы 1924 нче елда Мәмсә авылында туа. Сугыш турында хәбәрне Дәүләт абый Донбаста ФЗӨ дә уку барышында ишетә. Донбассны немецлар басып алганчы, Идел аша мең авырлыклар белән туган авылына кайта. 1942 нче елның август аенда 1924 нче елгы 23 егетне комиссия уздыралар. Горький шәһәренә өйрәнүләргә җибәрәләр. 1943 нче елның январь аенда Ленинград фронтына күчерәләр. 355 нче запас укчы полкта хезмәт итә. Станоклы пулеметчы була. Мартның 17 ләрендә алгы сызыкка җибәрәләр. Көчле бәрелештә батальонда 54 кеше кала.  Икенче көнне шул көч белән атакага күтәреләләр. Окопта ятканда,  снаряд кыйпылчыгы аның уң күзен яралый. Аңын югалткан Дәүләт абый Лениград госпиталендә дәвалана. Бер айдан соң утын әзерләү отрядына беркетәләр. 1945 нче елның октябрь аенда авылга кайта. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Күп еллар учетчик хезмәтен башкара. Яңа Кенәр авылы кызы Ясминә апа белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Фәрхәт тәрбиясендә яшәде. 1995 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнде.

 

 

 

 

 

 

 

Насибуллин Нигматулла Насибуллович

1918-2000

   Насибуллин Нигъматулла Насибулла улы 1918 нче елда Мәмсә авылында туа.1939 нчы елда армия сафларына чакырыла. 1941 нче елның мартына кадәр Алабуга шәһәрендә политруклар әзерләү курсларында була. 1942 нче елда Владимир шәһәренә җибәрелә, 446 нчы укчы полкы составында Украина фонтына эләгә.  Май-июнь айларында 2 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Новошахтинск шәһәре тирәсендә сугышта чолганышта кала, пленга алына. 1945 нче елның  маена кадәр Германиядә әсирләр лагеренда була. Азат ителгәч,  җәяүләп туган иленә кайта. “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.  1948 нче елда Көнчыгыш Казахстан якларына китә. Тыныч тормышта профессиясе – ташчы. Тирә-як авыл халкына мич чыгару, кирпечтән өйләр салу белән шогыльләнә. 1950 нче елда Ашытбаш авылы кызы Фарваз белән гаилә кора. Алты бала тәрбияләп үстерәләр.   Тырыш хезмәте өчен һәм 1958 нче елда республикада барган социалистик ярышта зур уңышларга ирешүе өчен 1959 нчы елда “Лучший колхозный строитель Республики” исеменә лаек була. 1978 нче елда “Ветеран труда” медале белән бүләкләнә. 2000 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

 

 

Нигматуллин Сибгатулла Нигматуллович

1924-2005

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Садриев Нафик Садриевич

1914-1983

Садрыев Нафикъ Садри улы 1914 нче елда ташкичү авылында туа. 1941-1943 нче елларда фашистларга каршы сугыша. Авыр яралана.  Сугыштан соң Ташкичү авылында кала. Колхозда склад мөдире булып эшли. Фәүзия апа белән гаилә кора. 7 бала үстерәләр. Улы Нәҗип тәрбиясендә яшәделәр. 1983 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сафагалиев Солтангали Сафаргалиевич

1923-1997

 

   Сәфәргалиев Солтан Сәфәргали улы 1923 нче елда Ташкичү авылында туа. Солтан абый сугышка 1942 нче елның 2 апрелендә  китә. Шул елның 1 маенда хәрби ант кабул итә. 961 нчы укчы полкында хезмәт итә. Сугышка 1943 нче елның 1 мартында керә. Ржев, Витебск, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 2 тапкыр яралана. Беренче тапкыр уң аягы яралана. 1943 елның мартыннан июнь аена кадәр госпитальдә ята.  Дәвалангач, 700 нче укчы полкта хезмәт итә. Икенче тапкыр уң кулының бармаклар яралана. 1944 нче елның мартыннан 1945 нче елның 4 мартына кадәр госпитальдә ята. Шуннан туган авылына кайта. Ташкичү авылында укытучы булып эшләүче Яңа Кенәр кызы Мәгъфүрә белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Төрле эшләр башкара, ферма мөдире булып эшли. 1997 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

Сафин Закир Сафинович

1911-1989

Сафин Закир Сафа улы 1911 нче елда Ташкичү авылында туа. 1941 нче елда армия сафларына алына. Сугышта яралана, 1942 нче елның 26 августында демобилизацияләнә. Авылда гади колхозчы булып хезмәт куя. Мөкәррәмә апа белән гаилә кора. 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызы Венера тәрбиясендә яшәде. 1989 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сафин Нургали Сафинович

1922-2013

 

Сафин Нургали Сафа улы 1922 нче елда Мәмсә авылында туа. 1941 нче елда хәрби хезмәткә алына. Куйбышев шәһәрендә 6 айлык курсларда элемтәче һөнәрен үзләштерә. Көньяк фронтка эләгә, Сталинград өчен барган сугышларда катнаша.Контузия ала. Сугыш юлы Нургали абыйны Югославия җирләренә кадәр алып бара. Яралана. Терелгәч, яңадан фронтка озатыла. Сугыш бетү хәбәрен Будапешт шәһәрендә ишетә. Ләкин 1949 нчы елда гына демобилизацияләнә. Яңа Кенәр авылы кызы Фәимә апа белән семья кора. 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Нургали абый сугыштан кайткач, ун  еллар Мәмсә авылында колхоз рәисе булып эшли. Шушы чорда ул Мәмсә авылы уртасында алмагач бакчасы үстерә. Өй тирәсендә дә күп итеп алмагачлар үстерде, яшелчә бакчасы тотты, бал кортлары үрчетте. 2013 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында күмелгән..

 

 

 

 

 

Файзрахманов Фатхрахман Файзрахманович

1907-1942

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Файзрахманов Хамит Файзрахманович

1913-1998

 

Фәйзрахманов Хәмит Фәйзрахман улы 1913 нче елда Ташкичү авылында туа. 1941 нче елның августында фронтка чакырыла. 121 нче мотоукчы полкында хезмәт итә башлый.  Кенигсберг шәһәре өчен каты сугышлар ваытында яралана, чолганышта кала,  әсирлеккә эләгә. Туган авылына 1945 нче елда әйләнеп кайта. Маһинур апа белән гаилә кора, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәмит абый гомере буе тракторда эшли. Кызы Нәзирә тәрбиясендә яши. 1998 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратына күмелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фатхрахманов Габделхак Фатхрахманович

1925-1992

 

Фәтхрахманов Габделхак Фәтхрахман улы 1925 нче елдаТашкичү авылында туа. 1943 нче елда сугышка алына. 1948 нче елда демобилизцияләнә. Сугыштан соң Төрфәндә исемле кыз белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Колхозда зоотехник булып эшли. Уллары югары белем ала. Рәшит филология фәннәре кандидаты. 1992 нче елда Габделхак абый вафат була. Ташкичү авылына җирләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хамзин Кави Хамзинович

1925-2006

    Хамзин Кави Хәмзә улы 1925 нче елда Ташкичү авылында туа. 1943 нче елның январь аенда фронтка чакырыла Кави абый.  Әле аңа 18 яшь август аенда гына туларга тиеш була. Аларна Ерак Көнчыгышка – Комсомольск шәһәренә озаталар. Шоферлыкка укыта башлыйлар.Укуны тәмамлагач, аны яңадан Көнбатышка, Украина территориясендәге 144 нче автотранспорт батальонына җибәрәләр. Гаубицалы пушканы “Полуторка” дип аталучы машинада бер урыннан икенче урынга күчерергә тиеш була Кави абый.  Шушы хезмәттә ул Көнчыгыш Пруссия аша үтеп Венгриягә, аннан Чехословакиягә барып җитә. ГАЗ-51, икенче фронт ачылгач, Американың  “Студебекер” дип аталучы автомобильләрен иярли.Батырлыклары өчен “За отвагу”, “За победу над Германией”, “За взятие Вены” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, туган илебезгә кайта. 1948 нче елда Кави абыйга 1 май парадында катнашырга туры килә.  1949 нчы елның 19 маенда Тула шәһәреннән демобилизацияләнә, Ташкичүгә кайта. Кәүсәрия исемле кыз белән гаилә кора, 1 кыз, 1 егет үстерә. Ягулык склады мөдире вазыйфалары башкара, шофер булып эшли. “Хезмәт ветераны” дәрәҗәсе ала. 2006 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

 

 

 

 

Хузиев Нуретдин Хузиевич

1921-2002

      Хуҗиев Нуретдин Хуҗи улы 1921 нче елда Ташкичү авылында туа. Сугышка Нуретдин абый 1942 нче елда Оренбург шәһәреннән мобилизацияләнә.  26 нчы укчы полкта хезмәт итә.  Мәскәү астында барган көрәштә катнаша. Авыр яралардан, аңын югалта. Пленга төшә. Пленда барлык авырлыкларны кичерә, тән җәрәхәтләре ала. Сугыш беткәннән соң гына азат ителә, Ташкичү авылына сугыш тәмамланганнан соң кайта. Майҗамал исемле кыз белән гаилә коралар. 3 бала тәрбияләп  үстерәләр. Улы Газинур тәрбиясендә яшиләр. 2002 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шагимарданов Назип Шагимарданович

1926-2003

 Шаһимәрдәнов Нәҗип Шаһимәрдән улы 1926 нчы елда Ташкичү авылында туа. 17 яшендә армиягә китәргә повестка ала. Бу 1943 нче елның 9 ноябре була. 10 ноябрь көнне, эшолонга утыртып Суслонгер лагерена җибәрәләр. Берничә ай Суслонгерда азаплангач, 7 класс белемле Нәҗипне бер иптәше белән Энгельс шәһәрендәге очучылар әзерли торган училищега җибәрәләр. Анда 1 ай физик культура белән шөгыльләнәләр. Занятиелар башлана. Рус телен начар белү сәбәпле. Нәҗипне училищедан җибәрәләр. 1944 нче елның ноябрь – декабрь айларында Горький шәһәре янындагы Гроховер лагерендагы миномет установкалары өйрәнү училищесына җибәрәләр. . 1974 нче елда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Мәскәү шәһәрендә яши һәм эшли. Гаилә кора. Бер кыз һәм егет үстерәләр. 2003 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

Шагимарданов Сабир Шагимарданович

  1913-1981

 

     Шаһимәрдәнов Сабир Шаһимәрдән улы 1913 нче елдаТашкичү авылында туа. 1932 нче елда армия сафларына чакырыла.  Сабир абый хезмәт иткән вакытта фин сугышы башлана. Шушы сугышта катнаша, 1940 нчы елда Ташкичүгә кайта. Кафия исемле кыз белән 1940 нчы елда гаилә кора. Тыныч тормышта 1 ел да яшәп кала алмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышның беренче көннәреннән үк мобилизацияләнә. 1943 нче елда каты яралана. 9 ай госпитальдә ята. Дәвалангач, Ташкичүгә кайта. Бер аягы тездән бөгелми, таякка таянып йөри.II группа инвалид. Хатыны белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Сабир абый башта тегермәндә дежурный, аннан соң авыл пожар бүлекчәсендә эшләгән. Сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Ләкин алар сакланмаган. 1981 нче елның 10 декабрендә вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

Яруллин Гатаулла Яруллович

1911-1964