1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайткан Ташкичү авылы егетләре
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле 1418 көне һәм 1418 төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Илебезнең 40 миллионга якын ул һәм кызлары җирдә тынычлык хакына башларын салдылар. Солдатлар фронтларда, партизаннар дошман тылында, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр заводларда һәм иген кырларында – көченнән килгән һәркем Җиңү сәгатен якынайтты.
Илебезгә 2600 триллион сумлык зыян килде. 1710 нан артык шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык авыл, 32 меңнән артык предприятие җимерелде. 65 мең км дан артык тимер юл линиясе сафтан чыкты. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” – бу лозунг Совет кешеләренең лозунгысына әверелде. Җиңүгә завод-фабрикаларда, колхоз кырларында зур өлеш кертелде. Татарстанга илебезнең көнбатыш өлешләреннән 70 тән артык завод-фабрика күчерелде һәм тиз арада алар фронт өчен продукция әзерләп чыгара башладылар. Белоруссия, Украина, Балтыйк буе республикаларыннан Татарстан территориясенә качаклар кайтты. Татарстан җире күпме язучы, шагыйрь, сәнгать әһелләрен үз канаты астына алды.
Татарстан территориясеннән 560 меңнән артык егет һәм кыз илне сакларга китте. Аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады. Районыбыз егетләре һәм кызлары фронтта үзләрен аямыйча көрәштелә. 4 егет – Иске Кишет авылыннан Гани Биккенә улы Сафиуллин, Арча егете Валентин Федорович Ежков, Түбән Оры авылы егете Гатаулла Салих улы Салихов, Мирҗәм авылы егете Нәкыйп Сафа улы Сафин сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. 157 арчалы Дан ордены белән бүләкләнде, 5 кеше – Кызыл байрак, 251 кеше Кызыл Йолдыз, 71 кеше – Ватан сугышы ордены кавалерлары.
Авыл халкы: хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торды. Фронт өчен күпме икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырылды, йон бияләй, оекбашлар бәйләнде, шәхси самолет, танклар төзү өчен акча күчерелде. Барысы да Җиңү өчен эшләнде. Күпме кеше торф чыгару, урманда утын әзерләү буенча эшләделәр. Дошман Мәскәү шәһәренә якынлаша башлагач, күпме хатын-кыз, яшь егетләр, кызлар окоп , траншея казырга йөрделәр.
Еллар уза. Сугыш дәһшәте беткәнгә дә 75 ел тула. Батырларның исеме мәңгелек. Ләкин сугыш кырларында ятып калган, каберләре дә билгесез каһарманнар күпме! Сугышка киткән кайбер егет һәм кызларның исемнәре дә билгесез. Кечкенә генә авылдан күпме кеше фронтларда катнашкан – төгәл билгеле түгел. Ветераннар исән чагында истәлекләр язып алу, мәңгеләштерүгә аерым игътибар ителмәгән. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз, намусыбыз эше.
№ |
Фамилиясе, исеме, атасының исеме |
Туган елы |
Кыскача белешмә |
искәрмә |
1 |
Габдрахимов Зәкәрия Габдрахман улы |
1921 |
1939 нчы елны армия сафларына чакырыла. Приморьеда хезмәт итә. 1941 нче елның март аенда, армия сафларында хезмәт иткәндә, көнбатышка – Украинаның Каменка шәһәренә күчерәләр. Бу шәһәрдән чиккә кадәр ара 60 км лап кына була. Зәкәрия абый хезмәт иткән часть солдатлары тимер юл салу белән шогыльләнәләр. Сугыш башлангач, кулларына корал тотып фашистларга каршы көрәшә башлыйлар. Аерым приказ нигезендә, алар частена чигенергә туры килә. Мәскәү өчен оборона тора, Волхов, Ленинград фронтларында катнаша. Ленинград болкадасын өзү сугышларының шаһите була. Блокада вакытындагы бөтен авырлыкларны да күрә. 1945 нче елның 8 маен Берлинда каршылый. Сугыштан соң туган якларына әйләнеп ката. Ташкичү авылында яши. Хәмидел исемле кыз белән гаилә кора, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе колхозда төрле эшләр башкара, бригадир булып эшли. Вафат. Ташкичү авылында җирләнгән. |
|
2 |
Баһавиев Сәлахетдин Баһави улы |
1913 |
1941 нче елның 10 июлендә Ватанны сакларга чакырыла. Авыр яралардан (сул кулы терсәктән юк) 1942 нче елның 7 нче августында демобилизацияләнә. Гади колхозчы. Гаффәбану исемле кыз белән гаилә кора, 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Җәүдәт тәрбиясендә яши.1949 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән. |
Армиягә китү, кайту 1940-1943 елгы “Хозяйственная книга” дан алынды |
3 |
Баһаветдинов Галәветдин Баһаутдин улы |
1906 |
1941 нче елда мобилизацияләнә. Авыр яралардан 1943 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш инвалиды. Гайшәбикә исемле кыз белән гаилә кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улы (Сәет) төрле елларда районда җитәкче урыннарда эшләде. Улы Тәбрис күп еллар Сабантуйларда бил алышты. Галәветдин абый 1973 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән. |
|
4 |
Валиуллин Ярулла Вәлиулла улы |
билгесез |
Белешмә юк. Тәлгатьләр нигезе. Карчыгы белән торды. |
“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабында, 97 бит |
5 |
Габдрәхимов Зәкәрия Габдрәхим улы |
1918 |
1941 нче елда армия сафларына чакырыла. Автоматчылар ротасында хезмәт итә, рота командиры була. Гвардия сержанты. Батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “За отвагу”, “За оборону Ленинграда”, “За победу над Германией”, “За взятие Вены” медальләре белән бүләкләнә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. К.Якуб исемендәге колхозда бригдир булып эшли. Берничә елдан соң Зеленодольск шәһәренә китә. Заводта цех начальнигы булып эшли. 1981 нче елда вафат, Ташкичү авылы зиратына күмелгән. |
|
6 |
Габдрахманов Гайнулла Габдрахман улы |
1908 |
1941-1944 нче елларда фашистларга каршы көрәшә. Яралана. Демобилизациядән соң Ташкичү авылына кайта, гади колхозчы булып хезмәт итә. Кәшифә апа белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Нигезләренә Хабибуллиннар яңа йорт кордылар. Вафат. Ташкичү авылы зиратына күмелгән. |
|
7 |
Галимов Гарәфетдин Галим улы |
1924 |
1943-1945 нче елларда дошманга каршы көрәштә катнаша. Сугыштан соң Ташкичү авылына кайтып төпләнә. Рәисә апа белән гаилә кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар колхоз умартачылыганда эшләде. Улы Рамазан тәрбиясендә яшәде. Гарәфетдин абый 1976 нчы елда вафат, Ташкичү авылы зиратына җирләнгән. |
|
8 |
Гараев Хәйдәр Гәрәй улы |
1914 |
1940 нчы елда армия сафларына чакырыла. Сугышка да армия сафларында хезмәт иткәндә керә. Кавалериядә хезмәт итә. Авыр яралана. 1941 нче елда демобилизацияләнә. Колхозда балта остасы булып эшли, атлар карый, коммутаторда дежурный вазыйфаларын башкара. Нәгыймә апа белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерә. Гараев Нурислам абыйның әтисе. 1993 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнә. |
|
9 |
Гыйләҗетдинов Абдрахман Гыйләҗ улы |
1910 |
1941 нче елда сугышка китә. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң, туган авылында гади колхозчы булып эшли. Сәрвәр апа белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улы, Габделнур, Ташкичү, Яңа Кенәр, Арча, Казан Сабантуйларында зур җиңүләргә ирешкән кеше. 1986 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән. |
|
10 |
Җәләев Минһаҗ Җәләлетдин улы |
1924 |
1942 нче елның 13 августында фронтка чакырыла. Муром шәһәрендә пулеметчылар әзерләү курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, Финляндия чигенә алып китәләр, шунда оборона тоталар. 1943 нче елда Белоруссияне азат итүдә катнаша. Брянск, Осташко, Витебск һәм башка шәһәрләрне азат итүдә үз өлешен кертә. Беренче сугышчан бүләк – “За отвагу” медаленә дә шушы чорда лаек була. Август аенда авыр яралана. Госпитальгә эләгә. Госпитальдән чыкканда, иптәшләре Латвияне азат итүгә катнашалар. Минһаҗ абый да аларга барып кушыла. 1944 нче елның 25 июлендә дошманга сазлык аша чыгып һөҗүм итәләр. Шушы бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен ул “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.Ә менә 30 июль көнне тагын яралана. Айдан артык госпитальдә ятып чыга. Үз частенә кайта. Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышта тагын яралана Минһаҗ абый. Җиңү хәбәрен госпитальдә ишетә. 1945 нче елның 6 декабрендә Ташкичүгә кайта. Гимнастеркасына “Германияне җиңгән өчен” һәм III дәрәҗә Дан ордены өстәлгән була. Минһаҗ абый Тайфә исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Саба авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый. Күп еллар К.Якуб исемендәге колхозда баш хисапчы булып эшли. Улы Данил тәрбиясендә яшәде. Данил мәктәптә математика укытты, РФ күкрәк билгесе иясе. Минһаҗ абый 2014 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән. |
|
11
|
Заһидуллин Гарифулла Заһидулла улы |
1918 |
1941 нче елда армия сафларына чакырыла. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң туган авылында механизатор булып хезмәт итә. Тайфә исемле кыз белән гаилә кора. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы, Наҗия, озак еллар Бөгелмә шәһәрендә укытучы булып эшләде. “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә, “РФ мәгарифе отличнигы”, “РФ мактаулы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе. Гарифулла абый 1990 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратына җирләнгән. |
|
12 |
Ибатуллин Габделхак Ибәтулла улы |
1898 |
1942 нче елда армия сафларына чакырыла. 1944 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш инвалиды. Сугышка кадәр үк Гайшәбикә исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Кыям Бөек Ватан сугышында һәлак була. Колхозда яшелчәчелек бакчасында эшли. 1985 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән. |
|
13 |
Исмәгыйлев Вагыйзь Исмәгыйль улы |
1926 |
1942 нче елда мобилизацияләнә. 1945 нче елда сугыштан кайта. Сугыштан соң Казан шәһәренә барып төпләнә, 22 нче заводта эшли. 1976 нчы елда вафат. Казан шәһәрендә җирләнгән. |
|
14 |
Исмәгыйлев Равил Исмәгыйль улы |
1923 |
1942 нче елда сугышка алына. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Оренбург якларына китә. 1993 нче елда Оренбург шәһәрендә вафат. Шунда җирләнгән. |