Беркайчан онытылмас!

 

 

 

1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайткан Ташкичү авылы егетләре

 

 

 

 

Фамилиясе, исеме, атасының исеме

Туган елы

Кыскача белешмә

искәрмә

 

1

Габдрахимов Зәкәрия

Габдрахман улы

1921

    1939 нчы елны армия сафларына чакырыла. Приморьеда хезмәт итә. 1941 нче елның март аенда, армия сафларында хезмәт иткәндә, көнбатышка – Украинаның Каменка шәһәренә күчерәләр. Бу шәһәрдән чиккә кадәр ара 60 км лап кына була. Зәкәрия абый хезмәт иткән часть солдатлары тимер юл салу белән шогыльләнәләр. Сугыш башлангач, кулларына корал тотып фашистларга каршы көрәшә башлыйлар. Аерым приказ нигезендә, алар частена чигенергә туры килә.  Мәскәү өчен оборона тора, Волхов, Ленинград фронтларында катнаша. Ленинград болкадасын өзү сугышларының шаһите була. Блокада вакытындагы бөтен авырлыкларны да күрә.  1945 нче елның 8 маен Берлинда каршылый. Сугыштан соң туган якларына әйләнеп ката. Ташкичү авылында яши. Хәмидел исемле кыз белән гаилә кора, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе колхозда төрле эшләр башкара, бригадир булып эшли. Вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

2

Баһавиев Сәлахетдин

Баһави улы

1913

1941 нче елның 10 июлендә Ватанны сакларга чакырыла. Авыр яралардан (сул кулы терсәктән юк) 1942 нче елның 7 нче августында демобилизацияләнә. Гади колхозчы. Гаффәбану исемле кыз белән гаилә кора, 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Җәүдәт тәрбиясендә яши.1949 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән.

Армиягә китү, кайту 1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” дан алынды

3

Баһаветдинов Галәветдин Баһаутдин улы

1906

 1941 нче елда мобилизацияләнә. Авыр яралардан 1943 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш инвалиды. Гайшәбикә исемле кыз белән гаилә кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улы (Сәет) төрле елларда районда җитәкче урыннарда эшләде. Улы Тәбрис күп еллар Сабантуйларда бил алышты.  Галәветдин абый 1973 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

4

Валиуллин Ярулла Вәлиулла улы

билгесез

Белешмә юк. Тәлгатьләр нигезе. Карчыгы белән торды.

“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабында, 97 бит

 

5

Габдрәхимов Зәкәрия

 Габдрәхим улы

1918

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. Автоматчылар ротасында хезмәт итә, рота командиры була. Гвардия сержанты. Батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “За отвагу”, “За оборону Ленинграда”, “За победу над Германией”, “За взятие Вены” медальләре белән бүләкләнә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. К.Якуб исемендәге колхозда бригдир булып эшли. Берничә елдан соң Зеленодольск шәһәренә китә. Заводта цех начальнигы  булып эшли. 1981 нче елда вафат, Ташкичү авылы зиратына күмелгән.

6

Габдрахманов Гайнулла Габдрахман улы

1908

1941-1944 нче елларда фашистларга каршы көрәшә. Яралана. Демобилизациядән  соң Ташкичү авылына кайта, гади колхозчы булып хезмәт итә. Кәшифә апа белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Нигезләренә Хабибуллиннар яңа йорт кордылар.  Вафат. Ташкичү авылы зиратына күмелгән.

 

7

Галимов Гарәфетдин

 Галим улы

1924

   1943-1945 нче елларда дошманга каршы көрәштә катнаша. Сугыштан соң Ташкичү авылына кайтып төпләнә. Рәисә апа белән гаилә кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр.   Озак еллар колхоз умартачылыганда эшләде. Улы Рамазан тәрбиясендә яшәде. Гарәфетдин абый 1976 нчы елда вафат, Ташкичү авылы зиратына җирләнгән.

8

Гараев Хәйдәр

 Гәрәй улы

1914

  1940 нчы елда армия сафларына чакырыла. Сугышка да армия сафларында хезмәт иткәндә керә. Кавалериядә хезмәт итә. Авыр яралана. 1941 нче елда демобилизацияләнә. Колхозда балта остасы булып эшли, атлар карый, коммутаторда дежурный вазыйфаларын башкара. Нәгыймә апа белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерә. Гараев Нурислам абыйның әтисе. 1993 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнә.

9

Гыйләҗетдинов Абдрахман Гыйләҗ улы

1910

1941 нче елда сугышка китә. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң, туган авылында гади колхозчы булып эшли. Сәрвәр апа белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер улы, Габделнур, Ташкичү, Яңа Кенәр, Арча, Казан Сабантуйларында зур җиңүләргә ирешкән кеше. 1986 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән.

10

Җәләев Минһаҗ

Җәләлетдин улы

1924

1942 нче елның 13 августында фронтка чакырыла. Муром шәһәрендә пулеметчылар әзерләү курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, Финляндия чигенә алып китәләр, шунда оборона тоталар.

  1943 нче елда Белоруссияне азат итүдә катнаша. Брянск, Осташко, Витебск һәм башка шәһәрләрне азат итүдә үз өлешен кертә. Беренче сугышчан бүләк – “За отвагу” медаленә дә шушы чорда лаек була. Август аенда авыр яралана. Госпитальгә эләгә.  Госпитальдән чыкканда, иптәшләре Латвияне азат итүгә катнашалар. Минһаҗ абый да аларга барып кушыла. 1944 нче елның 25 июлендә  дошманга  сазлык аша чыгып һөҗүм итәләр. Шушы бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен ул “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.Ә менә 30 июль көнне тагын яралана.  Айдан артык госпитальдә ятып чыга. Үз частенә кайта.

  Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышта тагын яралана Минһаҗ абый. Җиңү хәбәрен госпитальдә ишетә. 1945 нче елның 6 декабрендә Ташкичүгә кайта. Гимнастеркасына “Германияне җиңгән өчен” һәм III дәрәҗә Дан ордены өстәлгән була.

  Минһаҗ абый Тайфә исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Саба авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый. Күп еллар К.Якуб исемендәге колхозда баш хисапчы булып эшли. Улы Данил тәрбиясендә яшәде. Данил мәктәптә математика укытты, РФ күкрәк билгесе иясе. Минһаҗ абый  2014 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

11

 

 

 

Заһидуллин Гарифулла

Заһидулла улы

1918

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла.  1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң туган авылында механизатор булып хезмәт итә. Тайфә исемле кыз белән гаилә кора. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы, Наҗия, озак еллар Бөгелмә шәһәрендә укытучы булып эшләде. “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә, “РФ мәгарифе отличнигы”, “РФ мактаулы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе. Гарифулла абый 1990 нчы елда вафат.  Ташкичү авылы зиратына җирләнгән.

 

12

Ибатуллин Габделхак

 Ибәтулла улы

1898

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла.  1944 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш инвалиды. Сугышка кадәр үк Гайшәбикә исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Кыям Бөек Ватан сугышында һәлак була. Колхозда яшелчәчелек бакчасында эшли.  1985 нче елда вафат. Ташкичү  авылы зиратында җирләнгән.

13

Исмәгыйлев Вагыйзь

Исмәгыйль улы

1926

   1942 нче елда мобилизацияләнә. 1945 нче елда сугыштан кайта. Сугыштан соң Казан шәһәренә барып төпләнә, 22 нче заводта эшли. 1976 нчы елда вафат. Казан шәһәрендә җирләнгән.

14

Исмәгыйлев Равил Исмәгыйль улы

 1923

   1942 нче елда сугышка алына. 1945 нче елда демобилизацияләнә.  Сугыштан соң Оренбург якларына китә. 1993 нче елда Оренбург шәһәрендә вафат. Шунда җирләнгән.

15

Исмәгыйлев Юныс Исмәгыйль улы

1924

  1942 нче елның 28 сентябрендә мобилилизацияләнә. 1945 нче елда сугыштан кайта. Башта Ташкичү авылында яши һәм эшли. Амур якларына китә. 2001 нче елда Амурда вафат була. Шул шәһәрдә җирләнгән.

16

Касыймов  Ибраһим

Касыйм улы

1910

   1942 нче елда сугышка чакырыла. Ленинград фронтына эләгә. СССРның Югары Советы 1942 нче елның 22 декабре Указы нигезендә “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнә.  1945 нче елда демобилизацияләнә. СССРның Югары Советы Президиумы УКазы белән 1947 нче елның 15 март приказы нигезендә “За доблестный труд в ВОВ 1941-1945”һәм 1947 нче елның 31 май Указы нигезендә “За победу над Германией в ВОВ 1941-1945” медальләре белән бүләкләнә. 1947 нче елның 31 маенда Ташкичү авылына кайта, балта остасы булып эшли. Гафифә исемле кыз белән гаилә кора, 5 балага тормыш бирәләр. Бер улы, Фаяз, Россия Федерациясенең атказанган врачы, “Бәкер” шифаханәсе баш табибы. Ибраһим абый 1987 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

17

Кашшапов Әнәс

 Кашаф улы

1920

   1941 нче елда сугышка чакыру ала.  1942 нче елда авыр яралана, демобилизацияләнә. Туган авылына кайта. К.Якуб исемендәге колхоз рәисе вазыйфалары башкара. Аннан соң ягулык салучы булып эшли. Мәмсә авылы кызы Равия белән гаилә кора. 5 бала  тәрбияләп үстерәләр. Бер кызы, Сания, Башкортстан Республикасы атказанган укытучысы дәрәҗәсенә күтәрелә.  Р.Төхфәтуллинның “Авылдашым Нәби” повестеның колхоз рәисе прототибы – Әнәс абый. Тырыш хезмәте өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1975 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

18

Лотфуллин Галимулла

 Лотфулла улы

1916

Ташкичү авылында туган.  1942 нче елда Чита шәһәреннән армия сафларына мобилизацияләнә.  1944 нче елда демобилизацияләнә. Аларның нигезендә хәзер Галяветдинов Илсурлар йорт салды.

19

Лотфуллин Һидиятулла Лотфулла улы

1913

   1941 нче елда мобилизацияләнә.  Яралана. 1942 нче елда демобилизацияләнә. Казан шәһәрендә яши һәм эшли. 1986 нчы елда шунда вафат.

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

20

Лотфуллин Шәрифулла Лотфулла улы

1912

белешмә юк “Алар җиңү алып кайтты”дигән китапта. 16.02.1940 ел – читтә. Туган ягына кайта. 1941 нче елның 1 январе, 1942 нче елның 17 июле – фронтта. (“Хозяйственная книга”дан)

21

Мәгъсумов Мөбәрәкҗан

Мәгъсүм улы

1921

 Ташкичү авылында туган. 1941 нче елны Ярославль шәһәреннән мобилизацияләнә.  Авыр яралана. 1941 нче елның ахырында демобилизацияләнә. Ташкичү авылына кайта, гади колхозчы булып эшли. Кәшифә апа белән гаилә төзи.  4 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Мәхмүт тәрбиясендә яши. Мөбәрәкҗан абый 1979 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

22

Маликов Габделнур

Мәлик улы

1921

   1941 нче елда сугышка алына.  1946 нчы елда демобилизацияләнә.  Ташкичү авылында яши. Келәт мөдире булып эшли. Сугыштан соң Нурдидә апа белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Маликов Газиз озак еллар К.Якуб колхозында җаваплы эшләрдә катнашты. Габделнур абый 1989 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

23

Мәхмүтов Барый

 Мәхмүт улы

1926

 1943 нче елда мобилизацияләнә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Район телефон станциясендә эшче, колхозда тимерче вазыйфаларын башкара. Рәшидә исемле кыз белән гаилә кора. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Мөршидә тәрбиясендә яшәде. Барый абый 1987 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

24

Мөхәммәтҗанов Басыйр Мөхәммәтҗан улы

1927

1941 нче елда сугышка китә. 853 нче укчы полкта хезмәт итә.  “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Нәкыя апа белән гаилә кора. 2 егет үстерәләр. Басыйр абый колхозда шофер булып эшли. 1995 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

25

Мөхәммәтҗанов Шамил Мөхәммәтҗан улы

1924

1942 нче елның 13 августына фронтка повестка ала. Башта Муром шәһәрендәге сугышка хәзерләүләр пунктында укый. Декабрь аенда Курск дугасына китерәләр. Саперлар батальонына эләгә ул. Төп эше – миналар кую. Шул ук вакытта дошманнарга каршы көрәшергә дә туры килә. Авыр яралана. Уң аягына снаряд ярчыклары тия. 2 ай дәваланганнан соң яңадан фронт. Бу юлы Ленинград фронтына җибәрәләр. Дошманны Лениградтан Латвия якларына куганда, 1944 нче елның 5 февралендә Шамил икенче тапкыр яралана, дошман чолганышында кала. Пленга эләгә. Үлемнән аны латыш егете коткара. Дөресрәге, Латвиядә яшәүче һәм  немец телен белүче татар егете булып чыга ул. Ул немецтан Шамилгә атмавын үтенә. Ә операцияне әсир рус хирургы ясый. Әсирлектән Шамилне Америка солдатлары азат итә.

 2 елга якын әсирлектә булса да, аңа кадәр батырлыклар күрсәткән Шамил абый “За боевые заслуги”, “За отвагу” кебек чын батырлык үрнәге күрсәткән өчен бирелә торган медальләр белән бүләкләнгән була.

  Тыныч тормышта шофер һөнәрен үзләштерә. Шофер, комбайнчы, Шушмабаш урта мәктәбендә хезмәт укытучы булып эшли. Кафия исемле кыз белән гаилә төзеп, 3 кыз, 1 егет үстерә. Шушмабаш авылында җирләнде.

Истәлекләрдә туган елы 1922 дип бирелә

26

Мостафин Вафа Мостафа улы

1896

  1942 нче елның 31 нче октябрендә сугышка алына.  Сирәк канлы кеше була. Бер офицерга канын салалар. Авыр хәлдәге Вафа абыйны авылга кайтаралар. Озак яшәми, вафат була. Ташкичү авылы зиратына җирләнә. Төгәл җирләнгән урыны да билгеле түгел. Нәүфәл абыйның әтисе.

 

27

Мухаметшин Абдулла Мөхәммәтша улы

1905

   1941 нче елда фронтка алына. Яралана. 1942 нче елда демобилизацияләнә.  К.Якуб исемендәге колхозда эшли. Соңгы елларда имам булып тора. Нигезе – бүгенге көндә Г.Мансур йорты. 1994 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән. Габделбәр Абдуллин әтисе

 

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

28

Мусин Газиз

Муса улы

1904

  1941 нче елда армия сафларына чакырыла.  1945 нче елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Үзбәкстанга күчеп китә. Ташкент шәһәрендә җирләнгән. Мусина Даимә апалар туганы

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

29

Нәҗмиев Мөсәгыйть

 Нәҗми улы

1925

  1941нче елдан армия сафларында. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Башта К.Якуб исемендәге колхозда эшли, аннан соң Казан шәһәренә китә. 1952 нче елда вафат. Казанда җирләнгән.  Мөсәгыйть абый нигезендә бүгенге көндә Махиянова Миңлегөл яши.

 

30

Нигъмәтуллин Сибгатулла Нигъмәтулла улы

1924

  Армия сафларына 1942 нче елның 23 августында чакырыла. Бу вакытта аңа 18 яшь була.  Башта Свердловск шәһәренә җибәрәләр. Артеллирист һөнәрен үзләштерә башлый. 15 көннән Сибагатулланы Ленинград фронтына җибрәләр. Беренче сугыш чирканчыгын 1942 нче елның декабрендә ала. Станковый пулемет расчеты составында була.  Кайкойгыч сугышта яралана.1943 нче елның 6 августында снаряд кыйпылчыгы эләгә: ике аягына, сул кулына ядрә кыйпылчыклары тия. Яралардан кулсыз калу куркынычы яный. Егет 2 ай госпитальдә ятып чыга. Аннан соң Эстония территориясеннән немец гаскәрләрен кууда катнаша. Яңадан Ленинградны азат итүгә күчерелә, 1944 нче елның октябрь аенда яңадан авыр яралана: пуля муенның алгы ягыннан кереп, арткы яктан чыга. Бу яралардан савыккач, вышкада каравылда тору кебек хәрәкәтне аз таләп итә торган вазыйфалар башкара.  Демобилизацияләнгәндә озатучы белән авылга кайта. Чөнки 1 группа инвалид була.  Ни кызганыч, ”За отвагу”, “За оборону Ленинграда” медальләре гимнастеркасы белән бергә госпитальдә югала. 1950 нче елда  Маһинур исемле кыз белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе колхозда ат җигеп эшли. “Хезмәт ветераны” исеме ала. Улы Рафис тәрбиясендә яшәде. 2005 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән.

 

31

Нуриев Гафиятулла

 Нуретдин улы

1924

1940 нчы елда ФЗОда укый. 1942 нче елның 18 августында армия сафларында. Ташкичү авылында җирләнгән.

Хәлимә ападан сорыйсы

32

Нуриев Фасхетдин

Нури улы

1920

  1941 нче елда сугышка алына. 1946 нчы елда демобилизацияләнә.  Ташкичү авылында яши. Колхозда эшли. 1969 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән. Хәлимә апаның этисе.

туган елы 1921 дип “Хозяйственная  книга” да бирелә

33

Сабирҗанов Сәгыйдулла Сабирҗан улы

1906

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. Сугыш кырында авыр яралана. 1942 нче елда демобилизацияләнә. Колхозда төрле эшләрдә эшли. 1980 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән. Сагъдуллин Локманның әтисе.

 

34

Сәгъдиев Шәйхетдин

Сәгъди улы

1904

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. 1942 нче елның 20 ноябрендә авыр ярлардан демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, яралы аягыннан ярчык чыга. Сугыш инвалиды. Сугышка кадәр үк Маһруй апа белән гаилә корган була. 9 бала тәрбиялиләр. Ләкин иң олы улы Зөлкәрәм  сугыш кырларында ятып кала. Улы Рөстәм тәрбиясендә яшиләр.  1980 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

35

Садриев Мәсгут

Габдрахман улы

1921

78 нче бит, Ташкент шәһәреннән 1941 нче елда сугышка китә

1922 нче елгы дип бирелә “Хозяйственная книга”да

36

Садрыев Нәфикъ

Садрый улы

1914

   1941-1943 нче елларда фашистларга каршы сугыша. Авыр яралана.  Сугыштан соң Ташкичү авылында кала. Колхозда склад мөдире булып эшли. Фәүзия апа белән гаилә кора. 7 бала үстерәләр. Улы Нәҗип тәрбиясендә яшәделәр. 1983 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

37

Сәлимов Кәрим

 Сәлим улы

1914

   1941 нче елда Ватанны сакларга чакырыла, 1945 нче елда кайта. Казан шәһәренә урнаша, шофер булып эшли. 1988 нче елда Казанда җирләнгән. Сәлимов Зәкәрия абыйның абыйсы.

 “Хозяйственная  книга” да 26.08.1942 дән сугышта дип бирелә

38

Саттаров Бакый

Мөэмин улы

1919

   1943-1945 нче елларда фашистларга каршы сугышта катнаша. Сугыштан кайткач, колхозда эшли, Гөлфия апа белән гаилә кора. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Равил тәрбиясендә яшәделәр. 1997 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

“Хозяйственная  книга” да фамилиясе Мөэминов бирелә

39

Сафаргалиев Солтан

Сәфәргали улы

1923

  Солтан абый сугышка 1942 нче елның 2 апрелендә  китә. Шул елның 1 маенда хәрби ант кабул итә. 961 нчы укчы полкында хезмәт итә. Сугышка 1943 нче елның 1 мартында керә. Ржев, Витебск, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 2 тапкыр яралана. Беренче тапкыр уң аягы яралана. 1943 елның мартыннан июнь аена кадәр госпитальдә ята.  Дәвалангач, 700 нче укчы полкта хезмәт итә. Икенче тапкыр уң кулының бармаклар яралана. 1944 нче елның мартыннан 1945 нче елның 4 мартына кадәр госпитальдә ята. Шуннан туган авылына кайта. Ташкичү авылында укытучы булып эшләүче Яңа Кенәр кызы Мәгъфүрә белән гаилә кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Төрле эшләр башкара, ферма мөдире булып эшли. 1997 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

40

Сафин Әпсәләм

Сафа улы

1912

1941 нче елда сугышка чакырыла. 1942 нче елда авыр яраланып, туган якларына кайта. Колхозда бригадир була. Галия апа белән 4 кыз тәрбияләп үстерәләр.  1959 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

41

Сафин Газиз

Сафа улы

1907

   1941 нче елның 18 октябрендә фашистларга каршы көрәшкә чакырыла. Яралана. 1944 нче елда демобилизацияләнә. Яңа Кенәр авылына барып төпләнә. Яңа Кенәр участок больницасында ат җигүче булып эшли. 1992 нче елда вафат, Яңа Кенәр авылында җирләнгән.

 

42

Сафин Закир

Сафа улы

1911

  1941 нче елда армия сафларына алына. Сугышта яралана, 1942 нче елның 26 августында демобилизацияләнә. Авылда гади колхозчы булып хезмәт куя. Мөкәррәмә апа белән гаилә кора. 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызы Венера тәрбиясендә яшәде. 1989 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

43

Сафин Шакир

Сафа улы

1914

1941 нче елда армиягә чакыру ала.  Кече сержант. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Кафия апа белән гаилә кора, 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Гөлнадия, ВУЗ тәмамлагач, Ташкичү мәктәбендә укытучы булып эшләде. Шакир абый үзе колхозда колхозчы иде. Улы Әнис тәрбиясендә яшәде. 1987 нче елда вафат, Ташкичү авылында җирләнгән.

 

44

Ситдиков Фәйзрахман

 Ситдыйк улы

1906

  1942 нче елның 26 сентябреннән сугышка чакрыла. 1945 нче елда кайта. Сугыштан соң Ашытбаш МТСында механизатор булып эшли. Балалар үстерә. Бер улы, Әдһәм, озак еллар Ташкичү мәктәбендә укытучы булып эшләде. 1983 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнде.

 

45

Фәйзрахманов Гыйлемхан Фәйзрахман улы

1905

   1940 нчы елда армия сафларына чакырыла. 1941 нче елда демобилизацияләнә. Авылга кайта. Колхозда эшли. 1971 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

1940-1943 елгы “Хозяйственная книгада” 01.07.1942 сугышка китә диелә

46

Фәйзрахманов Хәмит Фәйзрахман улы

1913

  1941 нче елның августында фронтка чакырыла. 121 нче мотоукчы полкында хезмәт итә башлый.  Кенигсберг шәһәре өчен каты сугышлар ваытында яралана, чолганышта кала,  әсирлеккә эләгә. Туган авылына 1945 нче елда әйләнеп кайта. Маһинур апа белән гаилә кора, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәмит абый гомере буе тракторда эшли. Кызы Нәзирә тәрбиясендә яши. 1998 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратына күмелгән.

Китапта 1941 нче елда демобилизацияләнә диелгән

47

Фәйзрахманов Хәйдәр Фәйзрахман улы

1913

 1941 нче елда армия сафларына чакырыла.  Яралана. Фронттан 1943 нче елда кайта. Ташкичү авылында улы Әмир тәрбиясендә яши. Колхозда төрле эшләр башкара. 1979 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

48

Фәтхрахманов Габделхак Фәтхрахман улы

1925

  1943 нче елда сугышка алына. 1948 нче елда демобилизцияләнә. Сугыштан соң Төрфәндә исемле кыз белән гаилә кора, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Колхозда зоотехник булып эшли. Уллары югары белем ала. Рәшит филология фәннәре кандидаты. 1992 нче елда Габделхак абый вафат була. Ташкичү авылына җирләнә.

 

49

Фәхриев Хәбир

Фәхри улы

1906

   1941 нче елда сугышка китә. 1942 нче елда демобилизацияләнә. Ташкичү авылында яши һәм эшли. Мәймунә ападан 1987 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

50

Хәмзин Кави

Хәмзә улы

1925

1943 нче елның январь аенда фронтка чакырыла Кави абый.  Әле аңа 18 яшь август аенда гына туларга тиеш була. Аларна Ерак Көнчыгышка – Комсомольск шәһәренә озаталар. Шоферлыкка укыта башлыйлар.Укуны тәмамлагач, аны яңадан Көнбатышка, Украина территориясендәге 144 нче автотранспорт батальонына җибәрәләр. Гаубицалы пушканы “Полуторка” дип аталучы машинада бер урыннан икенче урынга күчерергә тиеш була Кави абый.  Шушы хезмәттә ул Көнчыгыш Пруссия аша үтеп Венгриягә, аннан Чехословакиягә барып җитә. ГАЗ-51, икенче фронт ачылгач, Американың  “Студебекер” дип аталучы автомобильләрен иярли.Батырлыклары өчен “За отвагу”, “За победу над Германией”, “За взятие Вены” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, туган илебезгә кайта. 1948 нче елда Кави абыйга 1 май парадында катнашырга туры килә.  1949 нчы елның 19 маенда Тула шәһәреннән демобилизацияләнә, Ташкичүгә кайта. Кәүсәрия исемле кыз белән гаилә кора, 1 кыз, 1 егет үстерә. Ягулык склады мөдире вазыйфалары башкара, шофер булып эшли. “Хезмәт ветераны” дәрәҗәсе ала. 2006 нчы елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

 

51

Хәмидуллин Гайнулла Хәмидулла улы

1921

   1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Туган ягына кайткач, бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китә. 1990 нчы елда вафат. Ташкент шәһәрендә җирләнгән. Илдуслар туганы.

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

52

Хәмидуллин Фәрит

Хәмидулла улы

1924

1942 нче елда сугышка алына. Яралана. 1944 нче елда демобилизацияләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.  Сугыштан соң Яңа Кенәр авылына барып төпләнә. 1989 нчы елда вафат. Яңа Кенәр авылында җирләнгән.

1940-1943 елгы “Хозяйственная  книга” да юк

53

Хәнәфиев Миңголла

 Хәнәфи улы

1925

   1942 нче елда сугышка китә. Танкист курслары уза һәм танкист булып хезмәт итә. 1945 нче елда сугыштан кайта. Казан шәһәренә урнаша. Гаилә кормый. Хәнәфиев Рәҗәп абыйның иң олы абыйсы. Хәрби заводта эшли. 1948 нче елда вафат. Казан шәһәрендә җирләнгән.

 

54

Хәйретдинов Әсәт

Хәйретдин улы

1921

   1941 нче елда сугышка чакырыла. 1943 нче елда демобилизацияләнә. Казан шәһәрендә яши. Бауман районы эчке эшләр бүлеге инспекторы булып эшли.

 

55

Хисаметдинов Шәйхетдин Хисаметдин улы

1906

   1941 нче елда армия сафларына чакырыла. Яралана. 1942 нче елда демобилизацияләнә. Ташкичү авылында яши һәм эшли. Камәр апа белән гаилә кора. 3 бала тәрбиялиләр. Улы Фәргать тәрбиясендә яшәделәр. 1991 нче елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

туган елы 1905 дип “Хозяйственная  книга” да бирелә

56

Хуҗиев  (Г)Әбделхәй 

Хуҗи улы

1911

   1943 нче елда сугышка чакырыла. 1945 нче елда демобилизацияләнә. Ташкичү авылында яши, колхозда эшли.

“Хозяйственная  книга” да Габделхай

57

Хуҗиев Нуретдин

Хуҗи улы

1921

   Сугышка Нуретдин абый 1942 нче елда Оренбург шәһәреннән мобилизацияләнә.  26 нчы укчы полкта хезмәт итә.  Мәскәү астында барган көрәштә катнаша. Авыр яралардан, аңын югалта. Пленга төшә. Пленда барлык авырлыкларны кичерә, тән җәрәхәтләре ала. Сугыш беткәннән соң гына азат ителә, Ташкичү авылына сугыш тәмамланганнан соң кайта. Майҗамал исемле кыз белән гаилә коралар. 3 бала тәрбияләп  үстерәләр. Улы Газинур тәрбиясендә яшиләр. 2002 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында җирләнгән.

 

58

Шәвәлиев Сибгатулла

 Шәвәли улы

1915

   1941 нче елда сугышка алына.(01.11.1941).  Каты көрәштә яралана, 1942 нче елда демобилизацияләнә. Сугыш инвалиды. Сәтирә апа белән гаилә кора, Ташкичү авылында яши, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1949-1951 нче елларда колхоз рәисе вазыйфалары башкара. Аннан соң төрле эшләрдә эшли.Төпчек кызы Ясирә Кысна авылында яши.   1986 нчы елда вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

59

Шагимарданов Нәҗип Шаһимәрдән улы

1926

  17 яшендә армиягә китәргә повестка ала. Бу 1943 нче елның 9 ноябре була. 10 ноябрь көнне, эшолонга утыртып Суслонгер лагерена җибәрәләр. Берничә ай Суслонгерда азаплангач, 7 класс белемле Нәҗипне бер иптәше белән Энгельс шәһәрендәге очучылар әзерли торган училищега җибәрәләр. Анда 1 ай физик культура белән шөгыльләнәләр. Занятиелар башлана. Рус телен начар белү сәбәпле. Нәҗипне училищедан җибәрәләр. 1944 нче елның ноябрь – декабрь айларында Горький шәһәре янындагы Гроховер лагерендагы миномет установкалары өйрәнү училищесына җибәрәләр. Монда алар “Катюша” миномет коралын өйрәнәләр. Олы яшьтәге политработник Нәҗипкә күбрәк русча текстларны кычкырып укырга, рус телен өйрәнергә куша. Буш вакытларда элеваторда ашлык бушаталар, басуда бәрәңге алуда булышалар. 1945 нче елның январь аеннан май аена кадәр 2 нче Белоруссия фронтының 313 нче миномет бригадасында фашистларга каршы көрәшә. Кенигсбергны азат итүдә катнаша. “Кенигсбергны азат иткән өчен”, “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За освобождении Варшавы”, Польшаның “За освобождении Польшы”   медальләре белән бүләкләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Нәҗип фронт белән Эльба ярларына кадәр бара, америка солдатлары белән очраша. Армия сафларында 7 ел Польша җирләрендә  хезмәт итә. 1950 нче елның октябрь аенда демобилизацияләнә. 25 яшендә урта мәктәп курсын үзләштерү өчен укырга керә. 1953 нче елда КДУда укый башлый. 198 нче елда КДУны тәмамлый. 1962 нче елда Мәскәү шәһәренә күчерелә, НИИ Счетмаш предприятиесенә урнаша, фәнни хезмәт белән шогыльләнә башлый. Техник фәннәр кандидаты. 1974 нче елда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Мәскәү шәһәрендә яши һәм эшли. Гаилә кора. Бер кыз һәм егет үстерәләр. 2003 нче елда вафат. Ташкичү авылы зиратында күмелгән.

 

60

Шагимарданов Сабир Шаһимәрдән улы

1913

   1932 нче елда армия сафларына чакырыла.  Сабир абый хезмәт иткән вакытта фин сугышы башлана. Шушы сугышта катнаша, 1940 нчы елда Ташкичүгә кайта. Кафия исемле кыз белән 1940 нчы елда гаилә кора. Тыныч тормышта 1 ел да яшәп кала алмый, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышның беренче көннәреннән үк мобилизацияләнә. 1943 нче елда каты яралана. 9 ай госпитальдә ята. Дәвалангач, Ташкичүгә кайта. Бер аягы тездән бөгелми, таякка таянып йөри.II группа инвалид. Хатыны белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Сабир абый башта тегермәндә дежурный, аннан соң авыл пожар бүлекчәсендә эшләгән. Сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Ләкин алар сакланмаган. 1981 нче елның 10 декабрендә вафат. Ташкичү авылында җирләнгән.

 

61

Шакиров Мәхәммәтҗан

Шакир улы

1916

   1939 нчы елдан Ашхабад шәһәрендә. Сугыштан соң Ташкент шәһәренә барып төпләнә. Ташкентта җирләнгән.

“Хозяйственная  книга” Ашхабатта дип  бирелә

62

Шаяхмәтов Нуриәхмәт Шәяхмәт улы

1917

   1939 нчы елдан армия сафларында. Сугышны армия сафларында кабул итә. 1946 нчы елда демобилизацияләнә. Арчада яши. Икмәк заводында токарь булып эшли. Дан ордены кавалеры. Арчада җирләнгән.