Үзе ваклый, үзе турый – Арча укучысы яңа җайланма уйлап тапкан

20180420_112611

Чеби алу һәм аны үстерү сезоны җиткәндә гаиләгездә булган ир-атларның ике кулына бер эш: үлән турау һәм орлык ваклау җайланмасы эшләп карасыннар әле. Бу җайланманы Арча районы Ташкичү урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Вәлиев уйлап тапкан. Ә инде планнарын тормышка ашыруга аның хезмәт укытучысы да зур өлеш керткән. Шушы җайланма ярдәмендә хезмәт фәне буенча республика күләмендә узган олимпиадада 5нче урынны алган егет. Аны ясау серләрен Рәсүл «Безнең гәҗит»кә дә сөйләде.

– Авылда яшәгәч терлек тә асрыйбыз, ел саен бройлер токымлы чебеш алабыз. Аларга азык әзерләгән вакытта, барыбер, күп эш кул көче ярдәмендә эшләнә. Әйтик, чебиләргә үләнне кулдан да турап була, әмма моның өчен күп физик көч, вакыт кирәк. Гадәттә, без үләннәрне пычак, балта белән ваклый торган идек. Алай эшләү хәтәр дә бит әле ул – ялгыш кына бармагыңны кисәргә мөмкин. Кычытканны турый башласаң, ул да бер җәфа – кулны өтәли. Шуңа күрә үлән чаба торган җайланма ясап карарга булдым. Чиләк, калай, электр двигателе генә кирәк монда. Калганы бик җайлы. Чиләкнең төбен тиштем дә, аскы якта двигатель калды, чиләк төбенең өске ягында – пычак кебек үткен кискечләр. Двигательне утка тоташтыргач, ул пычакларны әйләндерә башлый. Шулай итеп, үлән турала. Әмма уйлап торгач: «Бу җайланмадан тагын да шәбрәк әйбер ясап була бит», – дигән фикергә килдем. Әзер үлән чапкычымны әйләндереп капладым да, двигательнең өске ягына калайдан тагын бер «савыт» кигерттем, төбенә, шулай ук, пычак урнаштырдым. Хуҗалыкта вакланган ашлык та кирәк, сатып ала башласаң, ул гадәти бөртекле культураларга караганда кыйммәтрәк тора. Ә бу җайланма орлыкны ваклау мөмкинлеге дә бирә. Урысча әйткәндә, «два в одном» килеп чыкты. Болай ике җайланманы берләштерүем материал куллану ягыннан да экономияле булды әле. Двигатель арзан тормый – ике җайланмага ул икәү кирәк булыр иде. Бу очракта берәү дә җитте. Соңыннан җайланманы казан астына кигертелә торган өчаякка «утырттым», – дип сөйли егет.

Мондый җайланма ясау өчен укучыга дәресләрдән соң калырга туры килгән. Хезмәт дәресләре укытучысы Рөстәм Камалиев ярдәмендә, өч көн дигәндә башкарып чыккан. Укытучысының үзе белән дә сөйләштек.

 

Үлән чапкыч

Үлән чапкыч

 

 

Астын өскә әйләндерсәң – тегермән

Астын өскә әйләндерсәң – тегермән

 

 

– Хезмәт фәненнән олимпиадаларга даими катнашып киләбез. Авыл хуҗалыгында кул хезмәтен алыштырырдай җайланмалар эшләргә тырышабыз. Менә бу җайланманың бәясе, сатуга куйсаң – 1500 сум тирәсе. Электр двигательләре арзан тормаганлыктан гына шулай килеп чыга әле ул анда да. Әгәр дә газета укучыларыгыз арасында бу җайланманы эшләп карарга теләүче булса, двигатель сайлаганда куәтлерәген алсын, ким дигәндә 2 мең «оборот»лысын. Куәте аннан артыграк булса – тагын да яхшы. Билгеле, аның орлык ваклагычы савытын сваркалар кулланып та ясап була, әмма куркынычсызлык ягын да уйладым, баланы эшкә өйрәтүем төп принцип булганлыктан да, без калайда гына тукталдык, – ди ул.

Сүз уңаеннан, Рәсүлнең тегермән-үлән чапкычы Ташкичүдә популярлык казанырга өлгергән инде. Биредә халык чебине күп ала, шуңа күрә гаҗәеп җайланмага чират торалар, ди.

Рәсүл Вәлиев үзе уйлап тапкан җайланмасы янында

Рәсүл Галиев үзе уйлап тапкан җайланмасы янында

 

 

– Аның тегермәне он да ясый алмый, көрпә дә ясамый – орлыкны ваклый гына. Вакланган орлыкны терлек азыгына гына түгел, чебиләргә диелгән комбикормага да кушып җибәрергә әйбәт, – дип тә аңлата укытучы.

Ә Рәсүл үзе уйлап тапкан җайланмасына сөенүен яшерми. Аны эшләгән вакытта да, шатлыктан канатланып йөрдем, ди ул. Тырышлыгың бушка китмәвен, ясаган әйбереңнең кешеләргә ярдәм итә алуын һәм, иң мөһиме, кирәкле булуын белү чынлап та рәхәт тойгы шул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Арча – Казан