Ташкичүем - алтын бишек.
Рәшит Фәтхрахманов
Тарих мең дә
җиде йөздә...
Ил тетрәткән, утлар
кичкән,
Гайрәтле ир -
Баһадиршаһ
Ташкичүнең суын эчкән.
Җыр яңгыраткан
Габдессаләм,
Чишмә булып аккан гыйлем.
Чын ирләрчә яратырга
Өйрәткән ул
туган илен.
Калыкканнар Батыршалар.
Рух чыныккан, канатланган.
Өмет белән зарлы
халык
Батыршага карап калган.
Тарих мең дә сигез
йөздә...
Ил елаган, җай
килмәгән.
Ташкичүләр
сәүдә иткән,
Файда күргән
игеннәрдән.
Белем алган, мәчет салган.
Сынатмаган зарлы халык,
Каһирәдә галим
булган
Ташкичүдә белем алып.
Гарәпләргә тел
өйрәткән,
Иманлыга дин
өйрәткән.
Ташкичүдә
үскән егет
Ихлас күңел, чын
йөрәктән.
Илгә биргән
Мәрҗанине-
Кояшка тиң олы затны,
Карашы - нур, теле - гыйлем ,
Адымына тикле затлы.
Даны белән дөнья
гизгән,
Таң калдырган халыкларны.
Әйди-әйди татарларны
Яктылыкка алып барды.
Тарих мең дә тугыз
йөздә...
Кандаш туган
Мәрҗанигә -
Мәхмүт
Галәү - атаклы ир
Кан-яшь түгә
әллә нигә.
Ташкичүнең
чал тарихын
Романнарга салып язды.
Көтә иде милләтенә
Киләчәк бер җылы язны.
Милләт көткән зур өметтән
Калды
бары «Канлы тамга».
Кай
зинданда яшен түккән,
Кай
җирләрдә каны тамган?!
Тарих янә ике меңдә...
Яңа
гасыр ачты ишек.
Көз
озата, яз каршылый