Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министырлыгы,

Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе

һәм Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институты

 

 

 

 

 

 

 

Рәсәй тарихында Ташкичү авылы

 тоткан урын

 

 

 

 

 

 

                                         Эшләде: Л.Р.Минһаҗева, 8 класс укучысы

                                         Җитәкче: Р.Р.Хәкимҗанова, тарих укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

План

 

1.     Кереш

2.     Татар баһадиры – Батырша

3.     Олуг галим, язучы, мөгаллим – Ш.Мәрҗани

4.     Мәхмүт  Галәүнең ачы язмышы

5.     Йомгаклау

6.     Кулланылган әдәбият исемлеге.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер-кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге  калыр туган җирем.

Габдулла Тукай.

          Туган җир... Туган авыл...

         Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбыз­ның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңелебез түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар—дөньяда яшәвебез, барлыгыбыз һәм без үзебез.

         Безнең төбәкнең кечкенә генә авылларында яши торган апа-абыйларыбыз милләтебезнең мактанычы булырлык ул һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәр. Халкыбызның күренекле шәхесләре Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, М.Галәү, С.Хәким һәм  башка­лар авыл чирәмнәрендә тәгәрәп үскән.Авылларыбыз үзебезгә күз карасы кебек кадерле һәм газиз. Илһамны да туган яклары табигатеннән алган булсалар кирәк. Юкса, бетмәс-төкәнмәс  моң, рухи көч, сүнмәс иҗат чишмәсе кайдан килергә мөмкин?

         Туган ил, туган нигез, туган туфракның ни аңлатуын гади сүзләр белән, күңел кылларының иң нечкәләрен дә хәрәкәткә китерә торган итеп Зәкия Туфайлова үзенең «Туган ил» дигән шигырендә күрсәтә:

            Туган ил ул—алтын арышлар.

                      Туган ил ул—зифа камышлар,

                      Туган ил ул—иркен болыннар,

                      Болыннарда нәни колыннар.

                      Туган ил ул—зәңгәр диңгезләр,

                      Туган туфрак, үскән нигезләр,

                      Туган илдә барыбыз бертуган,

                      Бик кадерле безгә ул шуңа,

                      Туган ил ул була бер генә,—

                      Туган илнең кадерен бел генә.

        Данлы Арча районы татар дөньясында күренекле шәхесләре белән билгеле. Район элек-электән һөнәрчеләре, игенчеләре, сәүдәгәрләре һәм укымышлы кешеләре белән аерылып торган.

          Мин сезгә Арча районының 1717 елда нигез салынган Ташкичү авылы турында сөйләп китәргә уйлыйм. “Ташкичү Казаннан ерак түгел урнашкан бер авыл. Төп халыкның күпчелеге Ашыт, кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка авыллардан килеп урнашкан”. (Ш.Мәрҗәни. “Мостәфадел-әхбар фе әлвали Казан вә Болгар”. Казан, 1989).

           Ташкичү авылы атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш кабатлана. XVIII йөз чыганагы Д.А. Корсаков хезмәтендә аның элекке Ходайгол исеме белән бергә хәзерге атамасы Ташкичү дә телгә алына. (Сборник 1908, №95, б.253).

             Ташкичү атамасы “таш” һәм “кичү” сүзләре кушылмасыннан ясалган. (Ф.Гарипова “Авыллар һәм калалар тарихыннан”. Казан, 1997).

           1817 елда Оры авылының мәшһүр сәүдәгәре Сөләйман бике Нәзир бине туктамыш бине мөслим Ташкичүдә таш мәчет төзеткән. Бу мәчеттә XIX йөзнең  мәшһүр татар галиме, тарихчы философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани дә белем алган.

           XVIII- XIX гасырларда Ташкичү авылы мәдрәсәсе белән дан тоткан. Анда шул вакытның данлыклы дин әһелләре укыганнар һәм укытканнар. Алар арасында Ахун Габделсаләм бине Урай аерым урын тоткан.

          Мәдрәсәдә Габдулла Галиев (1715-1762 еллар) исемле бер шәкерт укыган. Ул 1755 елда патша режимының коллык сәясәтенә каршы оештырылган крестьяннар сугышына җитәкчелек итә.

         Габдулла Галиев 1715 елда Танып елгасы буендагы  Карыбаш дигән мишәр авылында дөньяга килә. 1743 елга кадәр ул Тайсуган мәдрәсәсендә укый, ә аннан соң Ташкичү мәдрәсәсендә белем ала. Ун елдан артык мөгаллимлек итә, аннан соң халыкның юлбашчысына әверелә. Халык аны яратып батыр шаһ (Батырша) дип атый.

          Татар, башкорт халыкларының лашман хезмәте, җирсез калдыру, мәчетләрне җимерү, көчләп чукындыру, почта йөртү мәшәкәтьләрен күтәрү халыкның ачуын кабарта. 1754 елның 16 мартында тозны сатып бирү турында указ чыгу  халыкның сабырлыгын юкка чыгара. (К.Р. Синицина “Татарстан һәм татар халкы тарихы”. Казан, 1996.) Димәк, Батырша бу вакыйгаларны аңлап, үз тирәсенә ризасызларны туплап көрәшкә күтәрелгән. Ташкичү мәдрәсәсендәге белемнәрен эшкә җигеп, ул өндәмәләр язып тарата. Мәдәрәсәдәге алдынгы карашлы, фәлсәфи фикерле шәхесләр Батыршага дөрес юнәлеш биргән. Ул үзенең гомерен халыкка бәйсезлек алып бирү өчен багышлый. Яхшы укыган кеше көрәш кырларында да сынатмаган. Ике ел буе халыкны җитәкләве аңа җиңел бирелмәгәндер. Мин Ташкичү мәдрәсәсендә укыган күп шәхесләрне беләм. Алар, барысы да, татар халкы өчен хезмәт итүчеләр. Бу сыйфатларга Батырша да ия. Ул да бит авылыбызның күренекле шәхесләре исемлегендә. Кулга алынса да өметен югалтмаган. Батырша: “Бән рәхмәтле мәликәбездән башка берәүгә дә берни әйтмәймен. Шәрәфәтле падишаһымызга олуг серем бар бәнем”,- диеп, Синатның оберсекретаре Хрущевтан кәгазь-каләм сорап ала”. (Җ.Рәхимов “Батырша”. Казан, 1994.) Халыкның тормышын җиңеләйтүне сорап Елизавета Петровнага хат яза.

           Минем уйлавымча, хатны патшабикәгә бирмәгәннәр, шуңа күрә бик аз үзгәреш күзәтелә. “Чукынган татарлар белән бер авылда яшәүче татарларны күчерүне туктату, мөселманнарны яңа чукынганнар өчен рекуртлыкка алуны бетерү турында белдерәләр. 1756 елгы указы белән Елизавета Петровна мәчетләр төзергә рөхсәт итә”. (И.А. Гыйләҗев, В.И. Пискарев, Ф.Ш.Хуҗин. “Татарстан һәм татар халкы тарихы”. Казан, 2008.)        

             “Кемнәрдер үлде, кемнәрдер бу фани дөньядан китте дип, тормыш туктап калмый. Батырша кебек ябайлар, җитмәсә алты ел буе җир асты казаматларында аунап, инде әллә кайчан хәбәрсез югалганга саналганнар гына түгел, олуг түрәләр, падишаһ-императорлар, шөһрәтле галим-хакимнәр җан тәслим кылсалар да, мәгыйшәт, җир өстендә берни булмагандай, дәвам итә, алга бара” (Җ.Рәхимов “Батырша”. Казан, 1994).

         Минемчә, Е. Пугачев  восстаниесенә зур этәргечне Батырша хәрәкәте биргән. Шушы хәрәкәтне Дон казагы Пугачев җаек буйларыннан үзенең көрәш юлын башлап җибәрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


         Һәр халыкның мәдәни-иҗтимагый үсешенә этәргеч биргән, аның үткәнендә тирән эз калдырган эшлеклеләре-шәхесләре була. Шундый шәхесләрнең берсе-Шиһабетдин Мәрҗани. Татар халкы тарихында аның эшчәнлеге аерым бер урын алып тора. Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 3(15) январендә Ябынчы  авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Яшьтән үк бик зирәк, үзенчәлекле фикерләүче бала булып үсә. Аның бабалары чыгышы буенча Әтнә төбәгендәге Мәрҗан, Комыргуҗа авыллары белән бәйләнгәннәр. Мәрҗаниләр нәселендә китап күчерүчеләр, шәкертләр тәрбияләүче укымышлылар, зыялылар күп булган. Галимнең әтисе Баһаветдин Ябынчы авылыннан Ташкичү авылына имам булып килгән. (Т.Р. Арча районы хакимияте “Арча төбәге тарихы”. Казан, 1996.)

         Шиһабетдин Ташкичү мәдрәсәсен  тәмамлагач, биредә дүрт ел мөгаллимлек итә. Белемен тирәнәйтү омтылышы белән 1838 елда Бохарага китә. 1843 елда Сәмәркандка килә һәм андагы мәдрәсәдә белем ала. 1845 елда яңадан Бохарага кайтып “Мир-Гарәб” мәдрәсәсендә белемен тирәнәйтә. 1849 елда, туган якларына әйләнеп кайткач, Ш. Мәрҗани Казан шәһәренең беренче мәчетенә-имам, ә аннан соң шул мәчетнең каршындагы мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә һәм бу уку йортында кырык ел дәвамында шәкертләргә белем бирә.

        Ш.Мәрҗаниның фарсы теле морфологиясе дәреслеген язарга алынуы турында чыганаклар сакланган. Ризаэтдин Фәхретдин бине Сәйфетдин галим белән аралаша. Аларның иҗади  эшчәнлекләре, укыту ысуллары, балалар тәрбияләүдәге тәҗрибәләре белән уртаклашулары турында чыганаклар сакланган.

          Минем уйлавымча, Ш.Мәрҗани-Р.Фәхретдиннең фәнни эшкә этәргән газеталарга мәкаләләр язарга өйрәткән остазы. Р.Фәхретдин-Мәрҗанинең якты истәлегенә тап төшермичә һәм аның эшен дәвам итүче мәгърифәтче.

        Әгәр мәгърифәтчеләр булмаса, кем бирер иде татар балаларына белем һәм тәрбия? Алар мәгарифне,фәнни һәм техник белемнәр таратуны,искергән йолалардан азат итүне максат итеп куялар.Моңа ирешү аларның төп тормыш рәвешенә әверелә.

Шиһабетдин Мәрҗани: ”Халкыбызның киләчәге өчен без европача белемгә, мәгарифкә, мәдәнияткә, сәнгатькә мохтаҗ. Осталык һәм белемне кайда бар, шуннан алырга ярый. Белем һәм мәгърифәт милли чикләрне дә, тел чикләрен дә белми”,-- дип яза.


           1887-1888 елларда Р.Фәхретдиновның бер-бер артлы балалар тәрбиясе, гарәп теле грамматикасы, мирас бүлү мәсьәләсендә шәригать кануннары, әхлак тәрбиясе турында татар һәм гарәп телләрендә дүрт китабы басылуы шул хакта сөйли.

      

    Димәк, Р.Фәхретдиновка Ш.Мәрҗани зур йогынты ясаган. Мәрҗани мәдрәсәләрдәге дөньяви белем бирү дәрәҗәсе түбән дип уйлаган. Бу фәлсәфи фикерен Р.Фәхретдиновка да әйткән. Шуңа күрә Р.Фәхретдинов фәнни эш белән мавыга башлаган. Шәкертләрнең белемен күтәрү өчен бик күп китаплар һәм дәреслекләр язган.

        Мин Мәрҗаниның иҗаты белән танышканнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: ул гомер буе алган белеменнән канәгать булмаган. Шунлыктан бик күп мәдрәсәдә белем алган һәм фәнни тикшеренүләр алып барган. Халык арасына чыгып риваятьләр һәм борынгы язмалар җыйган. Менә шуларга таянып,фәнни хезмәтләр язган. Без мәктәпләрдә аның гыйльми эшчәнлегенә нигезләнеп, татар тарихын, халык авыз иҗатын өйрәнәбез.

          Башка халыкның телләрен, диннәрен, сәнгатен белгән кеше ул! Әгәр ул болар белән тныш булмаган булса, мәгърифәтчеләр күтәргән төп мәсьәләләрне яктырта алмас иде. Ислам дине яклы шәхес рус теле, дөньяви фәннәр укытуны хуплый. Ш.Мәрҗаниның тырышлыгы белән, ул эшләгән беренче мәчетнең каршындагы мәдрәсәдә 1872 елда рус теле укытыла башлый. Моның белән риза булмаган байлар һәм муллалар Мәрҗанине “көфер” лектә гаепли. “Шиһап мулла-миссионер. Ул-сатылган кеше. Русча укырга баш сәбәп ул гына булды. Кыямәттә кулыбыз якасында булсын”. (Мәрҗани” мәҗмугасы, 1915 ел.)

           “Карга күзен карга чукымый” дигән әйтем бу очракта туры килми.

            Минемчә, Мәрҗанида үҗәтлек, батырлык, үз халкының тормышын яхшыртам дигән караш бар нәрсәдән өстен булган.

           1876 елда Казанда татар яшьләрен рус теле укытучылары буларак әзерләү өчен Татар укытучылары мәктәбе ачыла. Ш.Мәрҗани бу мәктәптә дин дәресләре укыта. Үзе дә русчаны шушында өйрәнә. Башка телләрне өйрәнгән кебек рус телен дә галим  кызыксынып өйрәнә. Аның рус теле турында язып калдырган канатлы сүзләре төрле чыганакларда сакланган. “Алтын яткан тауны күбрәк һәм тирәнрәк тикшергән саен, аннан кыйммәтле рудаларны күбрәк табасың. Рус теле һәм әдәбияты әнә шулай иксез-чиксез”. (Ш.Ш.Мәрҗани “Мәкаләләр җыентыгы” Төзүчесе Х.Хисмәтуллин Казан 1968.)

           Минем уйлавымча, Мәрҗани җыр-моңга ия кеше булгандыр. Әгәр алай булмаса, ул яшьләргә музыкаль тәрбия бирүне хупламас иде. Җыр  кешенең бөтен рухи дөньясын ачып бирә. Ул әле үзе дә кеше югында җырлап йөрмәде микән?!

          Ш.Мәрҗани көрәшче дә булган әле. Борынгыларның сөйләүләре буенча, батыр кала алмаган сабантуйларында начар кәеф белән йөргән.

      Мәрҗани үз шәкертләрен чакыртып, үләренә санаулы көннәр, сәгатьләр калганын белә торып, тарихи хезмәтләрен әйтеп яздыра. Бу аның соңгы минутына кадәр татар халкының бәхете турында уйлаганын раслаучы фактор булып тора! Татар халкына астрономияне өйрәтергә рөхсәт бирелә. Бу Мәрҗанинең татар акылын шәригать кысаларыннан азат итүме? Бу сорауга галимнәр әле дә җавап бирә алмыйлар. Фәйзулла бине Мортаза (астрономия буенча белгеч) ясаган астролябия Мәрҗанинең эш бүлмәсендә сакланган.

         Күп шәхесләрнең исемнәре үзе вафат булгач кына билгеле була. Ә Мәрҗанинең үзе исән чагында ук галим буларак даны таралган. 1874 елда Англия энциклопедистлары Ш.Мәрҗанигә махсус хат язып, аннан биографиясен, рәсемен, хезмәтләре турында мәгълүмат сораган.

          1880 елда Шиһабетдин хәзрәт хаҗга бара. Юлы Түбән Новгород, Мәскәү, Одесса аркылы Истанбулга илткән. Көндәлегенә юлда күргәннәрен язган. Аны Ризаәтдин бине Фәхретдинга тапшыра, ә ул үз чиратында “Рихләтел-Мәрҗани” исемле китап бастыра. Минемчә, Мәрҗани-әдәбиятыбызда сәяхәтнамәгә нигез салучы кеше!

            Ш.Мәрҗани исеме татар халкының горурлыгы, хезмәтләре һәм фикере югалмый торган кыйммәтле таш булып тора. Мин аны кыйммәтле таш белән чагыштырам, чөнки ул горур, көчле гәүдәле, тирән белемле, туры сүзле шәхес булган. Мәрҗәнинең энесе Галәэтдин улы Мәхмүт Галәү дә күренекле татар язучысы исеменә ия.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


            Мәхмүт Гәләүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” дигән ике романы Ташкичү авылындагы сыйнфый көрәшне чагылдыра. Монда Мәмсә, Мәңгәр, Әтнә вакыйгалары да, Ш.Мәрҗанинең Казан бае Ибраһим Юнусов белән катлаулы авыр мөнәсәбәтләре дә - барысы да искиткеч зур осталык белән сәнгәтьчә чагылдырылган. Чөнки ул үзе дә шул чорларда дөньяга килгән. “Крестьян восстаниесенең дәһшәтле, күз яшьле вакыйгалары халык йөрәгендә кара кан булып укмашкан хәсрәтле Казан артында – 1886 елда бер бала туа. Ул Шиһабетдин Мәрҗани нәселендә, Ташкичү авылында хәлфә гаиләсендә - Мәхмүт Галәветдинов”. (Татарстан Республикасының Арча районы хәкимияте “Арча төбәге тарихы”. Казан, 1996)

            Башлангыч белемне әтисеннән алгач, Казанга мәдрәсәгә килә. 1903 елда Әстерханда балалар укыта. Яшь журналист үзенең эшчәнлегендә беренче көннән революционер Зариф Садыйков йогынтысында була. З.Садыйковның яшерен исеме – Ибраһим Моратов. 1911 елның февралендә Әстерхан губерна жандарм  идарәсе начальнигы Уфа ГЖУ начальнигына “танып белү” өчен бер фоторәсем җибәрә: “Ибраһим Моратов псевдонимы астында 1908 елда Әстерханда күренекле социаль-демократлар арасында кайнашкан һәм мәтбугатта Әстерхан мөселманнары арасында пропаганда алып барган татарның фотография карточкасын сезгә юллап, 1909 елда бу эш буенча Уфада төрмәдә тотылганын хәбәр итүегезне сорыйм.” Бу шәхес М.Галәүнең дөньяга карашын тәрбияләүдә зур роль уйный. Минемчә, М.Галәүнең Әстерхан чоры революцион вакыйгаларга бай булган. Патша хөкүмәтенә каршы “Туп” журналын чыгаруы шуны исбатлый. Ләкин журналны чыгаруны тыйгач, М.Галәү Оренбургка китә. Анда сатирик журнал “Кармак”ны чыгара башлый. Үз акчасына китап кибете ача. Димәк, М.Галәүнең романнар язарга зур осталыгы ачыла. Журналист буларак ул язу сәләтен яхшырта. Китаплар сата, шул акчага китаплар чыгару мөмкинлеген таба. 1917 елда Уфада халык мәгарифе өлкәсендә эшли һәм 1925 елда аны Мәскәүгә наборщиклар мәктәбен оештырырга чакыралар. Мәскәүдә яшәгән чоры иҗатының иң актив чоры һәм гомеренең дә соңы була.

            Мәхмүт Гәләүнең иҗатын галимнәр өйрәнәләр. Без дә мәктәптә аның романнарын яратып укыйбыз.

            Арча ягы шагыйрьләргә, язучыларга, галимнәргә бай. Алар безнең горурлыгыбыз булып тора, чөнки соклангыч эшчәнлекләре нәтиҗәсендә искиткеч бай мирас тупланган, милли мәдәният үскән.

            Ташкичү авылыннан чыккан халкының атаклы галиме Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Мәхмүт Гәләү Рәсәйдә яхшы мәгълүм. Безгә әле аларның иҗатларын өйрәнергә кирәк, шул вакытта гына мирасның асылын аңлап була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.     Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.-Казан, 1997.

2.     Гыйләҗев., Пискарев В.И., Хуҗин Ф.Ш. Татарстан һәм татар халкы тарихы-Казан, 20085.

3.     Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фе әхвали Казан вә Болгар.-Казан, 1989.

4.     Рәхимов Җ.Г. Батырша-Казан, 1994.

5.     Синицына К.Р. Татарстан һәм татар халкы тарихы.-Казан, 1996.

6.     Солтанбәков Б.Ф. татарстан тарихы.-Казан, 2001.

7.     Татарстан Республикасының Арча районы хакимияте –Арча төбәге тарихы-Казан, 1996.