Пәнҗишәмбе, 25.04.2024, 17:08
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Яңалыклар архивы

Арча районы мәгариф идарәсенең 2022 нче елгы март-апрель планы нигезендә,  мәктәпләр арасында “Милли кием" флешмобы уздырыла. Әлеге флешмобка мәктәбебез укучылары да кушылды. Милли кием — халкыбызның кадерле мирасы, аның күңел дөньясының, көнкүрешнең чагылышы.Милли киемнәр бүген дә үзләренең матурлыгы  һәм кабатланмас булуы белән күзнең явын алып ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 221 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 20.08.2022 | Комментарии (0)

Бүген мәктәбебездә “Пионериянең 100 ел”лыгына багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 4 класс укучылары  Татарстан  Варислар Берлегенә һәм 6 класс укучылары  Россия укучылар хәрәкәте сафларына кабул ителде. Әлеге тантанада Ташкичүмәктәбендәозакелларпионервожатый булып эшләгән  Рузалия Ибраһим кызы Насибуллина да катнашты.  Рузалия Ибраһимовна  пионерия оешмасының тарихы, атрибутлары белән таныштырды, галстуклы мәктәпеллары хатирәләре белән уртаклашты. Заманында алдынгы вожатый, бүгенге көндә дә тынгысыз йөрәкле ветеран укытучыбыз чыгышын укучылар бик кызы ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 196 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 20.08.2022 | Комментарии (0)

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез!

Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, классташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Белем һәм тәрбия биргән мәктәбегездә уку елларын күң ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 290 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 20.08.2022 | Комментарии (0)

15 апрель көнне Яңа Кырлай мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Республикакүләм  XI   Габдулла Тукай укуларында  мәктәбебезнең  9 класс укучылары   актив катнашты.  “ Туган ягым фольклоры” номинациясендә  Хәкимҗанова  Алиягә ,  “ Шамаил – татар халкының борынгы традициясе” номинациясендә  Ибатуллина Гөлиягә   уңышлы чыгыш ясаганнары өчен җиңүче  дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар

Просмотров: 313 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 06.10.2021 | Комментарии (0)

“Мин Арча баласы” проекты кысаларында үткәрелгән  “Мин Арчаны беләм”  квестында  мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гараев Исхак  “Арча яфраклары” командасында катнашып,  1 нче урын яулады.  Исхакны зур уңышы белән котлыйбыз!

Просмотров: 336 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 01.10.2021 | Комментарии (0)

Татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан  10 сентябрь  көнне  Ташкичү төп гомум белем мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе  уздырылды. Әлеге чарада укучылар һәм мәктәп коллективы  теләп катнаштылар.

Просмотров: 291 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 13.09.2021 | Комментарии (0)

Акциягә беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр барлык укучылар катнаша.Игелекле эшләр атнасы акция генә түгел, ә тормыш принцибы – кешеләргә ярдәм итү, якыннарыңа шатлык һәм елмаю бүләк итү.Без барыбыз да бу тормышның бер кечкенә кисәкчеге. Ярдәмгә мохтаҗларга йөрәк җылыбызны кызганмыйк! Без яхшы булсак-тормыш матур булыр!

 

Просмотров: 247 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 07.09.2021 | Комментарии (0)

Буген илебездә барлык мәктәпләр үз укучыларын беренче дәрескә дәшә. Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Мәктәбебездә дә Белем бәйрәме бик матур узды. Укучыларны мәктәп директоры  Г.Р. Сабирзянова, ТР табигый ресурсларны саклау буенча территориаль җитәкчелеге вәкиле Г.Л.Касыймов, Арча районы мәгариф идарәсе  методисты И.А.Хабибуллин, Ташкичү ширкәте җитәкчесе Р.Х.Хабибуллин катнашты.  Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр.

 

Просмотров: 266 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 07.09.2021 | Комментарии (0)

2021 нче елның 16 январе – бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Ш.Мәрҗанинең туган көне. Шушы уңайдан 15 январь көнне “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә “Ш.Мәрҗани мирасын барлау” исемендәге районкүләм укулар оештырылды. Укуларда Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтләрен анализладылар, туган җиребезне кадерләп яшәүләре, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

 

Просмотров: 400 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 19.01.2021 | Комментарии (0)

9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Г.Д.Касимова җитәкчелегендә "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ һәм "Ялкын" журналы редакциясе оештырган  "Яшәү чыганагы - газ" дип аталган Республика конкурсында катнаштылар. Алар сыйныф белән "Иң шәп класс" номинациясенә электрон газета тәкъдим иттеләр һәм 1 нче урын яуладылар.

   Котлыйбыз! 

Просмотров: 339 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 27.10.2020 | Комментарии (0)

1 2 3 4 5 »