Пәнҗишәмбе, 28.03.2024, 12:50
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2021 » Сентябрь » 07

Акциягә беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр барлык укучылар катнаша.Игелекле эшләр атнасы акция генә түгел, ә тормыш принцибы – кешеләргә ярдәм итү, якыннарыңа шатлык һәм елмаю бүләк итү.Без барыбыз да бу тормышның бер кечкенә кисәкчеге. Ярдәмгә мохтаҗларга йөрәк җылыбызны кызганмыйк! Без яхшы булсак-тормыш матур булыр!

 

Просмотров: 241 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 07.09.2021 | Комментарии (0)

Буген илебездә барлык мәктәпләр үз укучыларын беренче дәрескә дәшә. Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Мәктәбебездә дә Белем бәйрәме бик матур узды. Укучыларны мәктәп директоры  Г.Р. Сабирзянова, ТР табигый ресурсларны саклау буенча территориаль җитәкчелеге вәкиле Г.Л.Касыймов, Арча районы мәгариф идарәсе  методисты И.А.Хабибуллин, Ташкичү ширкәте җитәкчесе Р.Х.Хабибуллин катнашты.  Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр.

 

Просмотров: 259 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 07.09.2021 | Комментарии (0)