Пәнҗишәмбе, 28.03.2024, 18:33
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » 2020 » Октябрь » 27

9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Г.Д.Касимова җитәкчелегендә "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ һәм "Ялкын" журналы редакциясе оештырган  "Яшәү чыганагы - газ" дип аталган Республика конкурсында катнаштылар. Алар сыйныф белән "Иң шәп класс" номинациясенә электрон газета тәкъдим иттеләр һәм 1 нче урын яуладылар.

   Котлыйбыз! 

Просмотров: 333 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 27.10.2020 | Комментарии (0)

1886 нчы елда Арча ягы дөньяга ике даһине тудырган. Аның берсе - бөек Тукай, икенчесе татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салган М.Галәү. Мәхмүт Галәүнең туган көне дә, үлгән вакыты да бик серле. Энөеклопедиядә туган 8 сентябрь дип бирелсә, ул үзе 8 ноябрьдә туганмын дип яза. Үлгән елы 1938 нче ел дип бирелсә, архив материалларында 1937 нче ел дип күрсәтелә. Шунысы билгеле: ул Ташкичү авылында туган, 11 яшькә кадәр яшәгән. Бүген мәктәптә М.Галәүне искә алу укулары үткәрелде. Аның үлемсез әсәрләре искә төшерелде.

Просмотров: 298 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 27.10.2020 | Комментарии (0)