Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе.

11 ноябрь көнне Казан шәһәренең Милли Дәүләт музеенда Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе булып узды. Кичәдә язучылар, М.Галәүнең оныгы Олег Надир улы Галәветдинов, аның кызы Анастасия Олеговна Галәветдиновалар белән беррәттән Ташкичү мәктәбе коллективы да катнашты. Кичәнең икенче өлеше Ташкичү мәктәбендә узды. Кунаклар Галәветдин бабайның кабере янында зиярат кылдылар, төп нигездә булдылар. М.Галәүнең эзе калган мәчеткә керделәр.Мәктәптә кунакларга язучы бабаларына багышланган искә алу кичәсе күрсәттеләр. Укучыларны кунаклар архив материаллары белән таныштырдылар, истәлек медале тапшырдылар. Кунаклар Ташкичү авылына килүләре белән канәгать калдылар.

  http://arskmedia.ru/wp-content/uploads/2016/11/IMG_51.                                                                    

 

 

Тормышы үзе бер роман язарлык.

Тарихи романнар авторы Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” әсәрләрен кызыксынып укыдым, ә менә башка әсәрләре белән таныш түгел идем. Чынлыкта, Ташкичүдә туып–үскән якташыбыз шагыйрь дә, драматург та, журналист та, публицист, тәрҗемәче буларак та бик күп әсәрләр иҗат иткән.

Ташкичү мәктәбендә “Болганчык еллар җырчысы” исеме астында үткән Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә аның турында бик күп нәрсәләр белдек. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары буларак оештырылган бу чара укытучыларга дәресләрдә куллану өчен чын байлык иде. Чөнки чыгыш ясаган һәр кеше ниндидер яңалык әйтте, моңарчы ишетелмәгән фактларга тукталды.

Тулырак мәгълүмат... 


 

Мәктәп яңадан  ишекләрен ачты.

2016 елның 1 сентябре көнне 300 еллык тарихы булган Ташкичү халкы өчен сөенечле вакыйга булып узды. Ныклап төзекләндерелгәннән соң, мәктәп яңадан үзенең ишекләрен ачты. 1986 нчы елда сафка баскан мәктәп бинасы 30 елдан соң төзекләндерелде. Ташкичү халкының шатлыгын уртаклашырга Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев килде. Ул укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәптә узган ремонт эшләре белән танышты һәм канәгать калды.